Фильмның сценарие шагыйрь Илдар Юзиевның шул исемдәге поэмасы сюжетына корылган. Сценарий авторы һәм режиссеры – шагыйрьнең улы Салават Юзеев. Продюсеры – Миләүшә Айтуганова.
Фильм – мәхәббәт, язмыш һәм вакыт сынавына дучар булган ике яшь кешенең – Сәет белән Ясминәнең тарихы. Алар яшьлек таңнарында символик «Гашыйклар тавы»на менеп, мәхәббәтләренә тугрылык сакларга ант итә. Әмма язмыш аларны бер-берсеннән озак елларга аера.
«Әдәби әсәрне фильм сценарие итеп үзгәртү өчен, аны яңадан язарга кирәк, – ди Салават Юзеев. – Без моны ничек тә булдырып чыктык. Мин бәхетле тарихылар яратам, безнең фильмның да азагы бәхетле тәмамлана».
«Гашыйклар тавы»н инде берничә илдә фестивальләрдә күрсәтергә дә өлгергәннәр. Иран, Марокко, Таҗикстан, Якутия тамашачылары аны бик җылы кабул иткән. Фильмда төп герой – Сәетнең олыгайган чагын уйнаган актер – Татарстанның Халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Мароккода узган кинофестивальдә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкләнгән. Төп геройның икенчесе – Ясминәне уйнаган актер Иранда «Иң яхшы хатын-кыз роле» пермиясенә лаек булган.
Илдус абый фильмны төшергән вакытта бик борчылуын әйтеп үтте. «Без, артистлар, сәхнәдә уйныйбыз, ә фильмда, киресенчә, уйнамаска, ә шушы герой булып яшәргә кирәк», – диде ул.
Татарстанның Халык артисты Рәфикъ Таһировның бу беренче генә уйнаган фильмы түгел. «Гашыйклар тавы»н үзе дә карарга җитешкән. Аны караганнан соң, күңелендә рәхәт хисләр калуын сөйләде.
«Гашыйклар тавы» – автор фильмы, коммерция фильмы түгел. Аны уйланып карарга кирәк, шуңа күрә бөтен кешегә ошап бетмәскә дә мөмкин. Яшь чикләве 16+ булганга, ул «Пушкин картасы» программасына керми.
Фильмны Россиянең «Фильм Дистрибьюшн» җәмгыяте прокатка алган һәм ул Татарстанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк.
Миләүшә Айтуганова әлеге фильмны бик чикле – дүрт миллион сумлык бюджет белән төшерә башлауларын сөйләде. Салават Юзеев эшкә үзенең шәкертләрен – студентларны җәлеп итүен, һәм алар арасында Африканың Ангола дәүләтеннән килеп укучы егет булуын әйтте.
Фильм тамашачыга өч вариантта – татар телендә, русча субтитрлар белән, геройларның сөйләме өстеннән русча яздырылган тавыш белән тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк