Логотип
Яңалыклар

Казан кызлары – Питерда мода подиумында

Казанның «Без бергә (Мы вместе)» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хатын-кызлары Санкт-Петербургта узган «Neva Fashion Week» мода атнасында үзләре теккән кием коллекциясен күрсәтеп кайтты.

21–22 март көннәрендә «Ambassador» кунакханәсендә  Россия һәм БДБ илләреннән танылган дизайнерлар катнашында XIX сезон мода күрсәтүе узды. Әлеге чарада Казанлылар «Легко» дип аталган инклюзив кием коллекциясен тәкъдим иткән. Подиумга профессиональ модельләр белән беррәттән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар да чыккан. Алар – яман шеш чирен җиңеп, тормыштан ямь табып яшәүчеләр. «Без бергә» – шундый хатын-кызларны берләштерә торган иҗтимагый оешма.

Мода атнасын белем бирү программасы башлап җибәргән: мода өлкәсе белгечләре катнашучыларга белән үз тәҗрибәләрен, белемнәрен уртаклашкан. Танылган артистлар да чыгыш ясаган.

Оешманың җитәкчесе Юлия Ивашкевич сүзләренчә, инклюзия – бүген сүз генә түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә башкалар белән тигез дәрәҗәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге.

Проект Россия мода индустриясен үстерүгә, талантлы дизайнерларны һәм брендларны танытуга юнәлтелгән.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар