Иң яхшы ир булу өчен ни кирәк? Салкын төнгә каршы сөйгәнеңә кибеттән әфлисун алып кайту да җитә. Минем: «Тест уңай нәтиҗә күрсәтте», – дигәнем сюрприз булырга тиеш түгел, чөнки безнең бу адым алдан ук планлаштырылган иде. Әмма, менә бит, кем уйлаган, ирем тораташтай катты. Бер сүз әйтә алмады. Берничә минуттан соң гына: «Матур сүзләр әйтәсем килә – һич табалмыйм...» – дип куйды. Кочаклавы иң матуры булды. Бу мизгелдән без «йөкле гаилә»гә әверелдек.