Менә шулай ул тормыш – байлык килү белән гадилек югала, кеше тормышта бары комфорт эзли башлый
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-2
Егетенең әти-әнисе Айгөлне үз гаиләләренә кабул итәрләрме, авыр сүзләр белән рәнҗетмәсләрме?
Бер уйласаң, борчылырга урын бар кебек кызга. Рәфис үз-үзен тотышы белән башка яшьтәшләреннән аерылып тормаса да, социаль статусы югары: әтисе шәһәрдә танылган эшмәкәр – берничә супермаркет тота. Әнисе Луиза Михайловна өйдә генә торса да, иренең эшләрен контрольдә тота икән, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Рәфис әнисенең бик актив булуын, ирененең, балаларының һәр адымын контрольдә тотканын әйтте.
– Әни соңгы тапкыр Мәскәүдән махсус чакыртылган җырчылар катнашында уздырылган хәйрия концертының оештыру комитетын җитәкләде. Ул үзенә гел эш табып кына тора: театр, концертлар ярата, дус хатыннары белән күргәзмәләргә, мода күрсәтү чараларына йөри. Әти, киресенчә, әнинең капма-каршысы: үз персонасына игътибар яратмый, театр-концертларга йөрми, хәтта кунакка да бик сирәк бара. Ул үз бизнесына чумган, алар әйтерсең икесе ике тормыш белән яши. Әнинең дуслары арасында телевидение режиссерлары, баш редакторлар бар. Аны еш кына тапшыруларга чакыралар,аннан интервью алалар. Әни минем булачак хатынымны да үзе аралашкан даирәдән булуын тели.
Рәфиснең сөйләгәнен кыз елмаеп тыңласа да, күңелендә борчу тоя.
– Әгәр дә әниең хатыныңны үз даирәсеннән күрергә тели икән, нигә минем янымда йөрисең? Өйлән үз тиңенә, әниең сайлаган кызга, – диде берсендә ачыргаланып Айгөл.
Рәфисне үз яныннан күп тапкырлар куып та карады ул. Ләкин егетнең яратуы арта гына барды, ул көн саен аңа чәчәк букетлары алып килде, кафе-рестораннарга чакырды.
– Матурым, сине бер күрүдә яраттым. Миңа әни тапкан кызлар кирәкми. Мин үзем сайлаган, күңелем теләгән кызга гына өйләнәчәкмен! Әни бу турыда белә, һәм беркем дә мине үзгәртә алмаячак! Каршы төшәләр икән, алар белән аралашудан туктыйм! Мин – ир кеше, минем үз фикерем бар, – диде егет Айгөлгә.
Рәфиснең әтисе Шамил Шәфкәтович үзе дә авыл егете, институтта укыганда тулай торакта яшәгән. Икенче курста ул булачак хатыны белән таныша. Луиза Казан кызы була. Егет белән кыз арасында мәхәббәт уты кабына. Бер ел очрашып йөргәч, Рәфиснең әтисе әнисенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
Аларга беренче вакытларда җиңел булмаган. Туйлары узгач, Луизаның әти-әнисендә яшәгәннәр. Өч бүлмәле фатирда алардан кала, тагын Луизаның энесе белән сеңлесе, карт әбисе дә бар бит әле. Яшь кияүгә хатынының туганнары белән уртак тел табу җиңел булмаган, Луизаның әтисе эштән кайткач өйдә тавыш чыгара, хатынына кул күтәрә икән. Бер көнне заводтан атасы кызмача кайта, киявенә бәйләнә башлый: «Мин өйләнгәч, хатын өендә яшәмәдем, син – авыл мокыты, үз хатыныңны үзең карарга тиеш», – ди.
Бу сүзләрдән соң кияү кеше бик хурланган, чемоданга киемнәрен, китапларын салган да тулай торакка – дуслары янына китеп барган.
Ире ташлап чыгып киткәч, Луиза бик елап, тулай торак юлларын таптый башлаган, ирен яңадан үзләренә чакырган. Ләкин Шамил шарт куйган: «Мине кире кайтарасың килсә, әти-әниең килеп миннән гафу үтенсен», – дигән.
Икенче көнне кәләшнең әти-әнисе парлашып тулай торкакка кияүдән гафу сорарга килә, ләкин кияү гафу итсә дә, алар өенә кайтудан баш тарта.
Яшь гаилә бер әбидә бүлмә арендалап тора башлый. Тормышлары җиңелдән булмый: Шамил Луизаның әти-әниләре ярдәменнән баш тарта, бары стипендиягә яшиләр. Иртәнгә хәтле имтиханнарга әзерләнәләр, китапханәләрдә утыралар, лекцияләрдән соң ир кеше фатирга түләргә акча эшләр өчен грузчик булып яллана.
Авылда яшәүче әти-әниләре кулдан килгәнчә ярдәм иткән – ит, сөт, бәрәңге алып килә торган булган. Уллары арендалап торган бүлмәдә яшәгән вакытта туган.
Рәфис ул вакытлар турында Айгөлгә болай дип сөйләде:
– Әти ягыннан әбием белән бабам, 2 яшь вакытымда мине авылга алып киткәннәр, әти-әнием диплом яклаган вакытларда мин алар тәрбиясендә яшәгәнмен...
Шамил белән Луиза институт тәмамлау турында диплом алгач, бер оешмага эшкә урнашкан, улларын бакчага биргәннәр. Хезмәт хакы ала башлагач, инде тормышлары да җайлашкан.
Әтисе бик тырыш, югары стратегик кеше буларак, коллективта хөрмәт казана, карьера буенча өскә үрмәли. Берничә елдан яшь пар үз фатирларына күченә, тора-бара кирпечтән зур йорт салып чыга. Акчасыз вакытлар артта кала: ир кеше үз бизнесын корып җибәрә, яхшы машинада йөри башлый. Хатынын акчадан өзми: елына берничә тапкыр чит илгә сәяхәткә баралар, яхшы курортларда ял итәләр. Аннан әнисе кыз бала таба...
Хәзер ата кеше балаларына үзенең студент елларын, акчасыз вакытларын сагынып сөйли икән: «Үз көчең белән күтәрелгән кешеләр уңышның кадерен белә! Яшь вакытта акча булмаганда мәхәббәт тә көчле иде, әниең белән бик бәхетле идек. Хәзер, баегач, әниеңнең холкы үзгәрде, хисләр дә элеккеге кебек түгел. Сөйләшүләр дә гел акча тирәсендә әйләнә, бизнес – беренче урында. Кайвакыт ресторан урынына авыл мичендә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашыйсы, кара уылдык, кызыл балыкны котлет белән бәрәңге боламыгына алыштырасы килә. Син, улым, хатын эзләгәндә акча артыннан куучы кызны сайлама, андыйлар авырлыклар килгәндә ташлап китә. Гади, кешелекле, эшкә уңган кызны табарга тырыш. Иң беренче чиратта тәмле итеп ашарга пешерә торган булсын. Әниеңә мин тәмле итеп өчпочмак пешерә белгәне өчен өйләндем. Хәзер дә зур бәйрәмнәрдә үзебезчә, татарча бәлеш пешерүен сорыйм. Ләкин соңгы вакытта ул ялкауланды, маникюрын бозарга курка, мең сәбәп таба. Менә шулай ул тормыш – байлык килү белән гадилек югала, кеше тормыштан бары комфорт эзли башлый...»
Айгөл Рәфиснең гаиләләре турында язылган язмаларны интернеттан актарып эзләп тапты. Луиза Михайловнаның фотолары хатын-кызлар өчен нәшер ителә торган журналларда еш чыга икән. Ул интервьюларында гаилә кыйммәтләре, бәхет, балалар тәрбияләү турында сөйли. Фикерләре үтә дә мәгънәле: «Йортта ир-ат кеше хуҗа булырга тиеш, ир – баш, хатын муен», – дип җавап биргән бер журналист соравына. Луиза ханымның ире һәрнәрсәне хатыны белән киңәшләшеп эшли икән. Аларның гаиләсе тигез мәхәббәткә, бер-береңне аңлауга корылган. Фотоларда Рәфиснең әнисе бик җитди кыяфәтле, эшлекле ханым икәне сизелә...
Шушы факторлар Айгөл күңелендәге шикләрне арттыра гына. Рәфиснең әти-әнисе белән танышырга йөрәге, күңеле тартмый аның...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-4)
Фото: Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк