Логотип
Икенче ашлар

Кызыл балыклы шпинат рулеты

«Аш-су» сәхифәбезнең кунагы Илүзә ГӘРӘЕВАга әле 25 кенә яшь. Ә ул инде ире Илназ белән гаилә корып йорт җиткезергә, ике балага гомер бирергә һәм җитмеш төрле һөнәр үзләштерергә өлгергән.

Белеме буенча Илүзә шәфкать туташы – Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Маникюр остасы да ул; икешәр яруслы, авырлыгы унар килограммга җиткән бәйрәм тортлары да пешерә. Сабын кайнату эшен дә белә. Интерьерны бизи торган зур чәчәкләр дә ясый.
Үз өендә фотозоналар булдырып (каминга кадәр үз куллары белән ясаган!), фотосессияләр уздыру белән дә мавыгып алган. 2022 елда уллары Раян тугач, Илназ белән үз гаилә бизнесларын булдырганнар: цех ачып, мөселман хатын-кызлары өчен күлмәкләр һәм баш киемнәре тегәләр.
Арча районы Түбән Курса авылында туып-үскән Илүзә татар блогеры да. Бүген 27 меңнән артык язылучысы булган «Илүзә Илдарская» блогын ул инде 2015 елдан ук алып бара. «Маникюр белән шөгыльләнгәндә постлар куюдан башлаган идем. 2019 елда кызыбыз Камилә тугач, декретта чакта тортлар пешерү белән мавыгып киттем дә, ул акрынлап кулинар блогка әверелде. Тик хәзер рецептлар төшерергә вакытым гына җитми, – ди уңган яшь ханым. – Тәмле һәм файдалы ризыклар пешерергә яратам. Аларны төрләндереп торырга тырышам. Сезон вакытында күбрәк яшелчәләр кулланабыз.

«Сөембикә» журналы укучыларына тәкъдим итә торган бу шпинатлы рулетны да җәй көне рәхәтләнеп әзерләргә була. Ул тәмле дә, файдалы да, матур да. Үзе шундый тиз һәм җайлы гына әзерләнә. Ә шпинатны бакчада үстерүнең бер кыенлыгы да юк».

Сабан туе табынына үзгә сый дип, бергәләшеп әзерлик соң!

Кирәк 
Камыр өчен: 250 г шпинат / 3 йомырка / 1 аш кашыгы үсемлек мае / 70 г он / чеметем генә тоз.
Эчлек өчен: 200 г эремчекле сыр (яки каймак кушылган эремчек) / 1 аш кашыгы лимон суы (мәҗбүри түгел) / 200 г тозлы кызыл балык.

 Эш барышы 


 

Шпинатны юып, өстенә кайнап торган су коябыз.

Йомырканың агын сарысыннан аерабыз.

Йомырканың агына аз гына тоз кушып, блендер белән күпертәбез. Ак төстәге куе күбек булырга тиеш.

5 минут кайнар суда тотканнан соң шпинатның суын саркытабыз.

Аны зуррак савытка салып, 3 йомырка сарысын кушабыз.

Шпинатны блендер белән боламык хәленә килгәнче ваклыйбыз. Бик чәчри, шуңа күрә биегрәк савыт алырга тырышыгыз.

Үсемлек мае кушабыз.

Вакланган шпинатка башта он кушып туглыйбыз.

Аннары күпертелгән йомырка агын салып, сак кына болгатабыз.

Камырны пергаментлы табага җәеп, 180–190 градуста 8–10 минут пеше­рә­без.

Суынгач, өстенә эремчекле сыр ягабыз. Сырга лимон суы куша аласыз.

Кызыл балыкны юка гына тасмаларга телеп, җәемнең бер читенә тезәбез. Балык күбрәк булса да ярый. Тозы аз булса, тоз сибәргә кирәк.

Пергамент кәгазе ярдәмендә рулетны тыгыз итеп тәгәрәтеп төрәбез.

Кискәнче, бераз ныгысын өчен, суыткычка куеп торабыз.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.
 

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар