Ул китте. Яр буйлап китте. Кызлар тугаена җиткәч кенә, борылып, кул болгады. Ул инде еракта булса да, мин Илаһиянең зәңгәр күзләрен күрдем. Миңа караганда гына аның күзләре шулай җете зәңгәр була иде...
Мәгъсум ХУҖИН
Хикәя
Иоланта, мин бишенче-алтынчы классларда укыганда, бездә торды. Башта, эвакуация белән килггәч тә, аның әнисе һәм әбисе дә безгә өйдәш булдылар. Алар авылда егерме көнләп кенә тордылар да кырык беренченең август башында ук Казанга күчеп киттеләр. Иоланта алар белән хат алышты. Әнисенең-әбисенең тормышы тернәкләнүенә хат алган саен сөенде. Иоланта шәһәргә барып йөрде, әнисе һәм әбисе авылга бер дә кайтмады, безгә күчтәнәчләр генә җибәрделәр. Минем әни аларны кунакка чакырырга беренче тапкыр кушкач ук Иоланта: |
– Юк, юу-ук, Мәсүфә апакаем, кайтмасыннар! – дип кулларын селтәде. – Монда кайтып эш калдырсалар, аларны эшләреннән чыгарырлар.
Башка юлы, кырык икенченең марты кергәч – моны мин көне-сәгате белән хәтерлим – әни:
– Син дә алар кебек җыр укытасың инде. Барып йөрисең бит әле шәһәргә, – дигәч тә, Иоланта:
– Минем буш көннәрем бар, – дип каршы төште. – Мине сезнең авыл кешеләре, сорасам, атнага да җибәреп торалар. – Иоланта, мәктәп директоры, димәде, авылның барлык кешеләренә бәя бирде. – Ә әни белән әбине җибәрмәүләре мөмкин. Аннары алар икешәр урында эшлиләр.
– Өенә сыйдырмый безне Мәсүфә, дип, мине ачуланырлар бит. Татар гадәтен санга сукмый, диярләр. Хәзинәмдә бары да – якты йөзем үзләренә.
Иоланта, алай түгеллеген белдереп, башын чайкады. Елмая иде. Зәңгәр күзләрен тутырып миңа карап алды. Уң кулы белән чәчләрен сыпырды. Аның чәчләре соргылт-коңгырт, калын, дулкыннары эре. Чәч очлары җилкәләренә тигәннәр дә эчкә бөгәрләнгәннәр. Сул кулының бармак очлары белән авызын каплады. Авызыннан сүз чыгуын тыйды кебек. Эндәшмәде. Безнең мәктәпнең җыр укытучысы Иоланта апаның бит алмаларына алсулык йөгерде. Түгәрәк йөзе тагын да матурланды латыш кызы Иолантаның...
Нигә мин боларга игътибар иттем икән? Гүзәллекнең һаман-һаман яңаруы малай кешенең дә күңелен туктаусыз җәлеп итәдер шул...
Шуннан соң әни безгә аз вакытка өйдәш апаларны авылга чакырмас булды. Мин Иолантаның авылдан китеп йөрмәвен теләдем. Шәһәрдә ул ике-өч көн генә торса да, аның бездә булмавына ел тулгандыр, еллар узгандыр кебек иде. Өстәвенә, әни миңа төксе эндәшә башлады. Март кергән көннән соң шулай кырысланды. Иоланта өйдә чагында мине ачуланмады, ул югында төртке сүзләрен исәпсез сипте. Март кергән көндә Иолантаның гүзәллеге, игелеге, тагын күп-күп изгелекләре чиксез икәнлегенә соклануымны миһербанлы әнием нигәдер ошатмады. Ә минем күңелем, сугыш барса да, шул сугыш кырында әтиемә һәм ике абыема үлем янаса да, әнием еш орышса да, гел яхшы сүзләр генә табарга теләде. Иптәш малайларым белән әрләшүне, кемгәдер начарлык кылып булуын оныта башладым бугай мин.
Иоланта...
Бу дөньяда шуннан да матур исем юктыр! Шушы исемнең сихрилеген белгәч, тормышымдагы һәр нәрсәне күңелемә төгәл сеңдерергә гадәтләндем, уй дәрьясына чумуның рәхәтен татыдым. Хыял дөньям Иолантаның мәгърур матурлыгына, күңеле олылыгына тиң идедер!..
Ә, ие, болай булды бит.
Мартның унбише иде. Мәктәптән кайтып чәй эчкәч, сыер абзарын чистарттым, сарыкларга кич салырга печән бүлеп куйдым. Ишегалды тирәсендә бүтән эш тапмадым, баз юлын ачарга иртәрәк, кар тагын явардыр әле. Аннары баз уңаен көрәргә дә кирәкми, кар тыгызлангач, баз өстенең ишек төбен генә казып төшәм дә, шул тирәдәге кар базга салырга җитә. Быел безнең авылда кар мул яуды, базга сыймаганын соңыннан таратырмын.
Баскыч төбенә барып утырдым. Кояш җылыта, селкенмәсәң, битне җәйгечә кыздыра. Сыер да, әнә, башын кояшка куеп күши. Көз туган ике кара бәрән ишегалды буйлап чабышкалыйлар. Тавыклар да абзар авызында гына тукталып калмаганнар, капкагача сәфәр кылганнар.
Әни кайтып керде. Миңлекәй абый янына барган булгандыр, кулында буш ашъяулык кына иде. Көндезгә бик тәмле итеп кыстыбый пешергән иде, шуны илткәндер. Миңлекәй абый – әнинен иң олы туганы ул, ялгызы яши. Үз балалары карасалар да,|әни көн саен Миңлекәй абыйнын хәлен белмичә калмый.
– Бу кадәр дә ата ялкау булырсың икән! – дип башлады әни.
– Мин абзар тирәсендәге эшләрне бетердем инде.
– Төпчек бала ялкау була, диләр иде аны! Хак икән, Ходаем! Хыялый җан син! Эш сөймәс зат! Ялкауның каралты түбәсендә алабута үсә. Шуны бел!
– Әни, безнең каралты түбәләрендә алабута үскәне юк ла.
– Өй түбәсен кар басып төшәргә тора. Шуны да күрмисең ичмасам!
Менә кая каеруы икән әнинең, түбә карларын көрәр чак җиткән икән. Шулай да мин:
– Әни, әле авылда берәү дә түбә карын көрәмәде, – дип акланасы иттем.
– Яз мисалын бирә әнә! Кешене көтмә! Син башла! Җыен тузга язмаганын да син башлыйсың бит әле!
– Өй түбәсен хәзер ялт иттерәм мин аны!
Түбәгә менәргә баскыч куярга да өлгермәдем, әни чиләк-көянтә күтәреп чыкты.
– Әни, суга Иоланта апа...
– Синең Илаһәңне көтсәң! – дип бүлдерде әни. – Юләр баш син, улыкаем!
– Илаһә? Нәрсә ул... Кем ул — Илаһә?
Хатын-кыз алла! Синең аллаң!
Рәхмәт сиңа, әни! Син Иолантага тагын да матуррак исем тапкансың ич! Аның үз исеменнән дә әйбәтрәк исем булмыйдыр дип уйлый идем, ә син аңа үзебезчә исем, Иолантага... Илаһиягә үзедәй гүзәл исем куштың! Илаһия...
Мин бу рәхмәтемне әнигә әйтмәдем. Шушы әйтелмәгән рәхмәтемне әни кайчан да булса барыбер аңлар әле...
Әни капкага таба бара башлауга, Иоланта... юк ла, Илаһия кайтып керде. Әнинең алдына җәһәт кенә төште дә, аңа сумкасын тоттырды, чиләк-көянтәне үз җилкәсенә алды.
– Ни... ни бит, Иоланта, ни... – дип мәлҗерәп калды әле генә мине ачуланган әни. – Бүген озакладың. Ризыкның тәме китә, кыстыбый пешергән идем.
– И-и, Мәсүфә апа, син пешергән ризыкның тәме китәме соң? – дип елмайды Илаһия.
Күктә кояш балкый, ә җирдә Илаһиянең көләч йөзе кояш булып балкый иде. Ул миңа карамаска тырышкан булды. Карады, башын өскә чөеп, зәңгәр күзләрен тутырып карады.
– Җангәрәй, егылып төшмә, яме, – дип башын сузыбрак кыйшайтты Илаһия.
Мин башымны чайкадым. Эндәшмәдем.
– Ни, улым, Җангәрәй, сак була күр, – диде әни. Аның ачуы беткән иде. Илаһия кулында шул бу дөнья, аның көченнән килмәгән нәрсә юк! – Ни, Җангәрәй улым, сиңа булышырга... ни, Миңлекәй абыең килеп җитәр.
Миңлекәй абыйның түбә көрәргә ярдәм итә алмаячагын белә әни, бу сүзләрне фикере таралып киткәч кенә әйтүе инде. Әй, миңа булышчы кирәкми ич! Илаһия чишмәдән гел миңа карап кайтыр бит әле! Ярдәм шул миңа! Тик, сукмак читенә басып, карга бата күрмәсен Илаһия...
– Ни, улым, Җангәрәй, чабаталарыңны ямьсез бәйләгәнсең. Юешне, пычракны чабаталарың үзләре эзләп табарга тора. Алгай-салгай йөрмә. Тәртипсез киенсәң, йөрешең үзеннән-үзе эленке-салынкыга әйләнә дә куя. Алгыр бул. Зирәк-уңган була күр. Нигә итекләреңне кимәдең? Хәзер алып чыгып бирәм. Килбәтең нинди булса, күләгәң шундый булыр, улым. Кешеләр күләгәңнән дә көлмәсен. Кояшы үтә җете бүген, күләгә бик ачык төшә...
Мин эндәшмәдем. Әнинең сүзләрен Илаһия ишеткәндер, капканы чыккач, туктап торды бугай ул. Әнинең ягымлы сүзләре аның да күңеленә яткандыр...
Кырык икенченең-кырык өченченең кышын тулысынча диярлек әнисе-әбисе яныңда уздырды. Августта кайтты. Мин колхозда ат җигеп эшләдем. Илаһия кайткан көнне үк ындыр табагына менгән иде. Мин комбайннан ашлык алып кайткач очраштык. Исәнләшмәдек. Ул минем җилкәмә кагылып кына алды. Аның күзләренә карап, бер мәлгә тораташ катып калдым. Илаһиянең карашы элеккечә иде. Түгел лә, аның күзләре миннән башканы күрми иде! Без сөйләшмәдек.
Илаһия миңа әрҗәдән ашлык бушатырга булышты. Иптәш малайга да булышты. Бик тә ярдәмчел бит шул Илаһия. Шәмәрдәнгә ашлык илтәсе көннәрдә ул безгә йөк төяште, безнең – сәфәр чыгучы малайларның – аркаларыбыздан сөяр иде. Илаһия безне араламый иде, шулай да аның кулы минем җилкәмдә озаграк тора иде. Әмма моны ындыр табагындагы берәү дә күрмәде, моны мин генә тоя идем...
Кырык икенченең-кырык өченченең кышы авыр булды, ачлык килде. Әни бу кышта кыстыбый-бәлешләр пешермәде, аш бәрәңгесенең генә кабыгын әрчеде. Шулай да ул безне ач калдырмады. Миңлекәй абыйга да, Илаһиянең әнисе-әбисенә дә өлеш чыгарырга җаен таба иде минем әни. Безнең өч кешелек табыныбыз тигез иде. Әгәр әни мичкә тәгәрәткән бәрәңгене Илаһиягә яки миңа берне артык куйса, Илаһия аны әнинең үзенә сүзсез генә бирә иде. Минем Илаһиягә томырылып карауларымны күрмәмешкә салышса да, еш әрләде ул мине. Кайчак ипләп кенә акландым, кайчак эндәшмәдем.
Бер шимбәдә ачулануыңда да сүз кайтармадым. Үземә тиешле эшләрне бетергәч, дәрес әзерләргә утырган идем, башыма берни сеңмәде. Ишек уңаендагы ян тәрәзә каршына килеп бастым: шуңа җене купкан әнинең. Моннан мәктәп буеннан-буена күренә бит. Уйга чумганмын. Әнинең башта әйткән сүзләрен дә ишетмәгәнмен.
– ...тора шунда корыган агач кебек! Киемең каюы да акка кара ямау булып күренер синең өстеңдә! Аңсыз җан! Кылганың тоссыз! Тоссызны күзсез дә тоя. Юка башлы булып үсәсең бит!
Капка ачылды. Әни кече якта кыбырсып йөрүе белән моны күрмәде, мине әрләвен белде.
– Нәрсә дип тешеңне шыгырдатасың әле? Һе, күр син моны! Чуртан тешен игәгән кебек торуын күр! Эш белмичә үсәсең бит! Каз оясы таралып беткән. Өйдә чит... – Әни сүзенең киртә аша очып чыгуын аңышты. – Өйдә ерактан килгән яши, – дип төзәтте. – Кешеләр бер-берсен сынаучан була. Чыбыклары мең якка тырпаешып торган ояга каз утыртыйммы инде? – Ояны артык хурлап ташлады, ярамаслык түгел иде әле ул. – Ояты миңа, малаена эш куша белми, диярләр. Хурлык, валлаһи гынам!
Өйалды ишеге ачылды. Әни баскан урынында тукталып калды. Илаһия өйгә кергәнче, тагын сабагын биреп өлгерде.
– Яшьтән белеп үсмәсәң, һөнәрне соңыннан бурычка алып булмый аны.
Илаһия кергәч, әни үзгәрде дә куйды, йөзе яктырды. Хәтта Илаһиягә пальтосын салырга булышты, әллә каушавыннан булды инде монысы, Илаһиягә беркайчан да авыр сүз әйтмәсә дә, аны якын итсә дә, моңарчы аны болай иркәләгәне юк иде. Илаһия сәерсенебрәк торды, миңа караш ташлады, аннары әнине кочаклап ук алды. Өйдә рәхәт тынлык урнашты. Әни яңадан сүз башласа да, тынлык бозылмады, әнинең тавышында явызлыкның тамчысы да юк иде.
– Ни, улым, Җангәрәй, каз оясы тузыбрак киткән икән. Мишә буена талчыбыкка төшәрсең. Үзең үрерсең. Миңлекәй абыең өйрәтер. Белмәгәнеңне, дим. Үзеңнең дә үреп караганың бар инде анысы. Ни, Иоланта, әллә син дә Җангәрәй белән бергә чыбыкка төшәсеңме соң? Бер күтәреп менгәнегез ояга җитәр иде.
Үз анаңның әрләве иркәләп сөюгә әйләнә дә куя шул...
Илаһия бездә икенче кышын торганда, авылга тәмам ияләнеп җитте, Казанга да еш бармады. Эвакуацияләнеп килүчеләрдән бу вакытка бүтән кеше калмады. Илаһияне берәү дә чит итмәде, гел дә безнең авыл кешесе ул. Хәзер татарча безнең кебек үк сөйләшә. Түгел лә, аның сөйләве йомшак, тавышы ук иркәли. Илаһия белән бер сөйләшкәч, тагын сөйләшәсе килеп тора. Өйдә без татарча сөйләшәбез, русча да катышкалый, әни үзе белгән| латыш сүзләрен җае саен кыстыра. Безнең авылга килгәндә Илаһия татарча сыңар сүз дә белми иде, русчасы да бик-бик чамалы иде. Беренче тапкыр безнең класска җыр дәресенә кергәнен хәтерлим. Баянын – аны үзләре белән алып килделәр – күтәргән иде.
– Сөйли белми, – диде. Без класс белән көлеп туктагач: – Уйнайт итәм, – дип үзе дә көлде.
Без инде көлмәдек. Илаһия алдына бизәкле кечкенә җәймә җәйде, баянын шуның өстенә куйды да акрын гына уйный башлады. Көе безгә түгел. Аннары кычкыртыбрак уйнады. Башын баян өстенә бер иде, бер күтәрде. Мишә болынына карый да, аннары карашын түшәм почмагына теки. Дәрес буе уйнады Илаһия. Таныш түгел көйләрне без йотылып тыңладык. Аның иң башлап уйнаган көе мина күбрәк ошады.
...Беркөнне, ут алыр чак җиткәч инде, Илаһиянең баянын алдым да, шул көйне чыгармакчы булдым. Баянда түгел, гармунда уйнавым да шуның хәтле генә инде минем. Әмма уйный белмәвемнән ояласы юк иде: әни Миңлекәй абыйның хәлен белергә китте, Илаһия мәктәптә, балалар белән опера куймакчы булып йөри. Илаһия башлап уйнаган көй күңелемдә яңгырый бит, баянда табам, барыбер табам мин шул көйне! Илаһия кебек итеп барыбер уйныйм!
Илаһиянең кайтып керүен сизмәгәнмен. Ул:
– Җангәрәй, нишләвең бу?! – дип кычкырып ук әйткәч кенә туктадым.
Ут кабызды. Пальто изүе чишелгән, әни белән икесе чөкердәшеп бәйләгән мамык шәле башыннан җилкәсенә шуып төшкән. Минем тезләрдә баян күреге сузылган килеш калган. Илаһия каршыма ук килеп басты, кулларын миңа сузды, аларны кинәт кире алып күкрәгенә кушырды.
– Җангәрәй...
Ул каршыма чүгәләде, ике кулы белән дә минем битләремне тотты, баш бармаклары белән күз төпләремне акрын-акрын гына сөйде.
– Җангәрәй... Син бу көйне беркайчан да уйнама. Акыллы бит син. Мин булганда, уйнама,— дип, үтенечен кечерәйтте аннары. – Үзем үтенсәм... кушсам гына, мин яныңда барында уйнарсың. Насыйп булса...
Студент чакта «Иоланта» операсын тыңлагач, мин бу көйнең Иоланта белән Водемонның беренче очрашуы дуэты икәнлеген белдем. Оркестр һәм җырчылар башкаруында бу көй тулы яңгырый икән. Шулай да бу көй Илаһия уйнаганча әйтеп бетергесез көчле, тетрәткеч, сөендергеч иде...
Шул ике елның минем күңелемә мәңгегә сеңгән көннәре күп. Мондый көннәрнең, Илаһия белән икәүдән калып, сөйләшмичә дә аңышкан көннәребезнең дим, кабатланганнары да булды. Ә бу көн кабатланмас, кабатланмаячак. Әллә кабатланырмы икән?..
Алтынчы классның соңгы имтиханын тапшырдым. Кырык өченченең июне иде. Ничәсе икәнлеген әйтмим. Нигә хәзер дә әйтмим – сәбәбен белмим. Ихлас.
Иртәгә үк колхоз эшенә чыгарга кушканнар иде. Сукага керешәбез, диделәр. Пар җирен сөрәсебез икән. Аннары пар җирен август җиткәнче – арыш чәчәр алдыннан инде – быел кабат сөрдерәчәкләр икән. Шундый әмер төшкән.
Нигә җәйнең шушындый изге көнендә мин генә өйдә утырырга тиеш икән? Әнигә бүген амбарлар юарга әйткәннәр иде. Илаһия дә өйдә юк. Кайдадыр, белмим. Авылыбыздагы бер укучыга, синнән менә дигән җырчы чыга, син тумыштан актриса, дип йөри, шул кыз янына киткәндер. Өйдә баяны да күренми.
Эшкә бер башлагач Мишә буйларын күреп булмас дип, быел әле суга тимәгән кармакларымны күтәрдем дә киттем балыкка!
Тик җим казырга онытканмын. Хәер, миңа балык эләгүе кирәкми дә иде. Язгы ташу тынганнан бирле Мишә буенда булганым юк, тын урынга утырырмын да хыялыма чумармын. Хыялымда мин күп нәрсәне күз алдыма башта элем-чалым гына китерсәм дә, аннары тоныклык бетә. Һәм томансыз хыялым сихри дөньям булып әверелә.
Мишәнең уң яктан әрәмәлеккә терәлгән, сулдан ачык Кызлар тугаена җиттем. Монда тирән, монда буй җиткән кызлар гына коена, монда кызлар хәзер су коенырга йөрмиләр, алар эштә. Бу тирәдә кармак салмыйлар. Монда кызлар патшалыгы, ә алар балык тотмыйлар. Өстәрәк Мишәнең ике яктан да талларга төренгән тагын бер тугае бар. Каз оясына чыбыкка Илаһия белән шунда барган идек. Монда Мишә тирән үк булмаса да, балык чиртүчән, чабакка салырга берничә чебен тотармын әле.
Чү! Суда кемдер чупырдый! Посып кына килеп, Мишәгә карадым. Без тал чыбыклары җыйган төштә Илаһия йөзә иде!
Шым булдым. Озак йөзде ул. Судан чыкты. Җилкәсенә кайтарылып килгән чәчләрен селкеде. Яр өстенә менгәч, Мишәгә карап басты. Һәр нәрсәнең чиге була, диләр. Дөрес! Илаһиянең гәүды гүзәллекнең чиге иде! Чиге иде!
Илаһия мине күрде. Икебез ике ярда торсак та, безнең күзләребез якыннар иде.
Мин, йөгереп барып, суга чумдым. Аргы ярда Илаһия мине кулын биреп тартып алды. Ул киенеп өлгергән иде инде. Ул барыбер гүзәл иде, ак күлмәге аның юеш тәненә сыланып алсулана иде.
– Җангәрәй...
Ул озак кына эндәшмәде. Мин исә сөйләшер хәлдә түгел идем.
– Җангәрәй... Син киемнәреңне киптергәч кайтырсың...
Ул китте. Яр буйлап китте. Кызлар тугаена җиткәч кенә, борылып, кул болгады. Ул инде еракта булса да, мин Илаһиянең зәңгәр күзләрен күрдем. Миңа караганда гына аның күзләре шулай җете зәңгәр була иде...
Шул кичне безнең койма буендагы озын имәндә утырдык. Әти аны капка баганаларын алыштырырга дип алып кайткан иде. Өлгерә алмады, үзе дә, ике абый да сугышка киттеләр. Кичләрен безнең капка төбенә күрше-тирә җыела, авыл һәм дөнья хәбәрләре шунда яңара иде. Илаһиягә татарның капка төбендәге әңгәмәләре ошый, имән бүрәнәдә иң башлап урын ала иде ул. Аның уң ягында әнинең урыны, сулында мин утырам. Бу кичке әңгәмәләргә Миңлекәй абый да килгәли. Ул, өлкән булса да, бүрәнә башына – читкә утыра, әңгәмәгә катышмый, сүз барышына карап, кул таягы белән бүрәнәгә суккалап кына куя. Бу турыда сөйләүдән тыелыгыз диюе буладыр, чөнки шул шак-шокны ишетүгә сүз бүтәнгә күчә.
Әни бүген:
– Ай Аллам ла, өйдә эшләрем бар икән лә! – диде дә кереп китте.
Үзе өйдә ут кабызмады. Йокларга яггы бугай. Бераздан башкалар да таралышты. Илаһия белән икәү калдык. Ул минем җилкәмә кулын салды, башымны тартып күкрәгенә кысты. Бу дөньяның рәхәтлеген белсәгез икән сез!..
Мин зәңгәр күкне күрәм. Алай гына түгел лә, мин Илаһиянең зәңгәр күзләрен дә күрәм! Илаһия башын читкә борды, аннары зәңгәр күккә карады. Анда тулы ай. Аңа таба аксыл болытлар йөзә. Шул болытларның кара башы якты айны каплый бара. Илаһиянең сөзеп кенә әйтелгән сүзләре ишетелде:
– Айның уты сүнә... Сиңа унөч яшь, миңа егерменче китте. Айның уты сүнде...
Иртәгесен әни мине таңнан ук уятты.
– Улым, Җангәрәем, торсаңчы. Иоланта китә...
– Ә-ә?!
– Иолантабыз китә. Әйберләрен җыештырды. Төенчеген төйнәде. Баянын безгә калдыра, сиңа.
Озатырга Миңлекәй абыең да килеп җитте. Тор инде... Уян инде... Егет кеше шундый чакта йоклап ятар диме!..
Уянсам да тормадым. Тора калсам, бу дөньяны җимереп ташларга әзер идем! Минем шул чактагы кодрәтемә сугыш дәһшәте дә тиңләшә алмый иде!..
Әни белән Илаһия сөйләшә. Өй ишеген япмаганнар, сүзләре миңа аермачык ишетелә.
– Мәсүфә апа, мин мамык шәлне алам, яме. Сезнең төсегез итәрмен.
– Ходаем ла, син үзең бәйләгән шәл ич ул!
– Без аны бергә бәйләдек, Мәсүфә апа. Сез өйрәтеп тордыгыз.
– Ни, Иоланта, нигә бик кинәт кенә уйладың соң әле? Китмәсәң... Ни, Иоланта, безне бөтенләйгә онытма...
– Мәсүфә апа, менә сезгә бүләгем. Мине искә төшергәндә шушы яулыкны ябарсыз.
Әни җавап кайтармады, кече якка кереп китте бугай, аяк тавышлары шул якка баргандай ишетелде. Миңлекәй абый, гадәтенчә, сәке почмагына посып утырадыр.
Чоланга Илаһия керде. Мин яткан сәкегә утырды. Кулын минем җилкәмә салды. Бөгәрләнеп кырын яткан идем, чалкан борды, йөземә капланды. Мин аны җилкәләреннән кочтым. Хатын-кызны беренче кочаклавым иде бу минем... Йөрәк чалып-чалып алды...
Бу хәлләр тар мизгелдә булды. Түгел лә, Илаһиянең сулышын яңагымда мин бик озак тойдым!
Көн идеме бу, төн идеме – анык белмәдем. Ә әни таңда уяткан кебек иде. Вакыт чамасы югалды.
Өйдә әни белән Миңлекәй абый сүзләре ишетелде.
– Мәсүфә, мәсьәләгә кырысрак килдең, – дип тамагын кырды Миңлекәй абый. – Үзләре дим, үзләре хәл иткән булырлар иде.
– Нишләп кырыс булыйм ди мин?! Араларына кысылмадым! Үзләре хәл итте бит. Иоланта үзе китте!
– Китте дә... – Миңлекәй абый йомшак күңелле кеше, минем сыман. – Дөнья бу, ниләр булмас, дим дә... Җангәрәй үсеп җитәр бит...
– Син утка май сибәргә җыенма, абый! Сугыштан, Алла боерса, әтисе кайтыр, ни дип җавап бирермен мин аңа?! Ундүрте тулмаган малаеңны өйләндердем, диярменме? Абыйларыннан уздырып, малайны өйләндергәнсең, кәйтәнле күлмәк тә киертә белмәгәнсең, дип ачуланса, ни диярмен? Аның иң кимендә шулай дип ачуланырга хакы бар. Ач заман бит, кәйтәнлек бизәгем дә юк. Аптыраш белән йөдәш кергәннәр ди өйдәш. Икесе тиң шул хәлдә калсыннармы?!
– Алай еракка китмә, Мәсүфә сеңлем. Әтисенә, абыйларына әйтмәссең. Бу хәлне Җангәрәй белән Иоланта үзләре белә дә, аннары син дә мин. Авылда ике бала... ике йөрәк газабын белүче бүтән юк. Дөнья бу. Җангәрәй үсәр...
– Дөнья! Дөнья! Олы дөньяны уйлагач, нигә Иолантаны озата барырга да башыбыз эшләмәде соң?!
– Барыйк, әйдә.
– Барыйк та барыйк! Иолантабызның киткәненә инде биш былтыр! Мишә күперен чыгадыр. И-и, Ходаем ла, Мәсүфә Иолантаны озатмады, дигән мәсхәрәгә калдык лабаса! Кайда куып җитәрмен инде Иолантаны?! И-и, Иолантакаем ла!.. Җангәрәем минем янымда кала, җанын яшәтергә җайларын ничек тә табармын. Синең әниең-әбиең беләме соң бу хәлләрне? Әллә белмәсеннәр өчен аларны авылга бер тапкыр да алып кайтмадыңмы? Иолантакаем, балакаем ла, син ничекләр түзәрсең икән?! Аллакаем ла...
Шуннан соңгысын мин хәтерләмим. Башта әни мине сөйде кебек. Аннары Миңлекәй абыйның кул таягы минем баш очында шакылдады бугай. Ерактан, бик ерактан тавыш ишетелде:
– Егет булыйк...
Миңлекәй абый тавышы.
Әнинең Илаһияне кайда куып җиткәнен белмим. Чөнки авылда төрле сүзләр йөреп алды.
– Иоланта яулыгын оныткан да Мәсүфә шуны илтергә йөгергән икән...
– Беләсең килсә, җаныкаем, Мәсүфә Иолантабызны куып җиткән, ди, алар кочаклашканнар да аерылыша алмыйча торганнар, ди...
– Нигә китте икән Иоланта?..
Бу сорауга минем хәзергәчә аңлатмам юк. Тик ахырда шуны гына әйтә алам. Әни Илаһия бүләк иткән яулыгын беркайчан да бәйләмәде, сандыгы төбендә саклады. Хәзер ул яулык миндә. Аны мин, ялгызым гына калгач, башыма бәйлим. Мондый чакларда тилергәнемне дә беләм. Шул тилерүдән мине Илаһиянең сүзләре айныта:
– Айның уты сүнгән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк