Әллә үзебез хорда җырламадыкмы? Һәр мәктәп концертында тәүге чыгыш хорныкы була торган иде. Һәр оешманың, һәр вузның үз хоры булу хәтта мәҗбүри иде бугай. Ә ул хорда дәрәҗәле җырчы – солист бар. Гомуми авазлар ташкыныннан аерылып, күккә үрләгән тургай кебек ул солист.