Логотип
Актуаль тема

Әтиләр качышлы уйный

Алимент түләмәс өчен алар төрле хәйләгә бара. Андый хәсрәт-әтиләрнең бурычы бүген 2 миллиард сумнан артып киткән.
 
Алимент сүзен ишетүгә күз алдына әтисез бала килеп баса. Бәхетсез бала, әти назыннан, әти тәрбиясеннән мәхрүм бала. Ул кимсенеп, яшьтәшләре арасында җәберсенеп үсә. Әгәр дә без яңа өйләнешкән парларның һәр дүртенчесе аерыла дип кисәтәбез икән, алимент мәсьәләсендә безнең алга таба да, кем әйтмешли, күрәселәр бар әле.
 
Саннар да, фактлар да шул хакта сөйли. Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм республиканың баш суд приставы Радик Ильясов катнашында оештырылган кабул итү көне әлеге мәсьәләләргә багышланды. Мөрәҗәгать итүче әниләрнең һәркайсы иренең алимент түләмәвеннән зарланды. Хәер, аерылышкач, ире түгел инде ул аның. Ләкин баласы өчен ул бит әти. 
 
Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе була: кайсы үзе теләп түли, баласын тәрбияләүдә катнаша. Кайсы газизенә акча бирмәс өчен качып йөри. Илдән чыгып китәргә дә күп сорамас иде. Чыгармыйлар гына, ул инде күптән приставларның кара исемлегендә, аңа карата «исполнительный лист» күптән тутырылган. Баш суд приставының әйтүенә караганда, приставлар кулында шундый характердагы 21 мең эш (аларча, лист – авт.) ята. Өстәвенә, алименттан качып йөрүчеләргә карата 80 җинаять эше кузгатылган. Монысы инде «злостный», ягъни барып чыккан алиментчылар. Уйлап карагыз инде,  гаилә кыйммәтләре кая таба тәгәри... Татарстан Фәннәр академиясенең «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта әтисезлек очраклары нык артып киткән. Һәм бу хәлне (һәлакәткә илтә торган, дип әйтер идем – авт.), әлбәттә инде, акча белән генә җайга салып булмый. 
 
Бала балигъ булу яшенә җиткәч, алимент үзеннән-үзе ата кешенең бурычына әверелә. Димәк, барыбер түлисе.
Баланы ялгыз тәрбияләгән анага һәрьяклап авыр. Бу хакта әйтеп тә торасы юк. Тамагың тук, өстең бөтен генә түгел бит, баланы тәртипле, җәмгыятькә кирәкле шәхес итеп тәрбияләү дә бик мөһим. Ә моның өчен, үзегез беләсез, акча кирәк, матди якны кайгыртырга кирәк. Закон буенча балага тотылган чыгымнарның яртысын – әти, яртысын әни түли. Бары шул чагында гына әти кеше картайган көндә баласына «карамыйсың» дип, дәгъва белдерә ала. Кайчандыр газизен бар дип тә белмәгән ирләрнең гомерләре баешка борылган бер мәлдә балаларын искә төшереп, ярдәм сораган мисаллар да аз түгел. Менә шуңа да әниләр алимент түләми тилмерткән юньсез әтиләрне ата хокукыннан мәхрүм итүдә булышлык күрсәтүне үтенеп киләләр дә. Нурлат шәһәрендә яшәүче Гөлүсә ханым да шундый гозер белән килгән. «Ирем белән аерылышканда балага нибары 11 генә ай иде, – ди ул. – Хәзер балага 16 яшь. Шул вакыт эчендә ул нибары бер мәртәбә, балага 15 яшь тулган көнне килеп китте. Алимент түләми. Ә бала түләүле уку йортында укый. Укыту өчен акча кирәк, дип әйтеп карыйм, аңламый». Хәзер әти кешенең баласы алдында 500 мең сум бурычы бар. Баш суд приставы ханымны игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә. Ата хокукыннан мәхрүм итү өчен судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
 
Республикада алимент түләү бурычы булган ир-атларның саны 9 меңгә якын.
Мондый очракта суд та, законнар да әни мәнфәгате ягында. Шуңа да карамастан, «алимент-әтиләр» ул законнарны читләтеп үтү җаен табып кына торалар. 
«Ирем мине бала тууга ук ташлап китте, – дип сөйли Альбина ханым. – Өч айдан аерылыштык. Алиментка бирдем. Эшләгән җиреннән 10 мең эш хакы алуы турында белешмә җибәрделәр. Ә мин беләм аның ничек яшәвен: әле генә кредитка фатир сатып алды. Машинада йөри. Бер дә мохтаҗлыкта яшәми. Суд приставлары янына бардым, алар да тынычландыргыч, өметләндергеч сүз әйтмәделәр. Болай караганда, барысы да закон буенча, диләр». «Юк сез хаклы түгел, – дип сүзгә кушыла Радик Ильясов. – Балага акчаның күпме тотылуын нигезләп аңлатырга, саннар белән дәлилләп күрсәтергә кирәк. Аена 10 мең китә икән, димәк 5 меңен әти түли». Ул ханымга, ирнең эш хакын күзәтү астына алсыннар өчен, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә.
 
Рәсми рәвештә беркайда эшләми дип исәпләнүчеләр дә байтак. Нинди чара күрергә соң моның ишеләргә?  Ни акчасы юк, ни мал-мөлкәте дигәндәй. Төрмәгә утыртырга була. Монысы инде соңгы чара. Андый җәзадан берәүгә дә җиңеллек килми. Яисә элеккеге совет чоры заманнарындагы кебек, ирексезләп дәүләт предприятиесенә эшкә урнаштырырга. Зарарлы эшкә булса да ярый. Тырышып эшләп, тизрәк әйбәтрәк урынга урнашу җаен карарлар. 
 
Алименттан качып йөрүчеләргә карата чыгарылган законнар бик кырыс хәзер. Алимент түләми икән, машинасына, фатирына арест салына, ягъни ул инде руль артында кинәнә алмый, аларны, әйткәнемчә, чит илгә дә чыгармыйлар.
 
Ә шулай да... гамәлдәге законнарда гына түгел хикмәт. Язылмаган законнар да бар бит бу дөньяда: балаң барын онытмау, аны кайгыртып, яратканыңны белдереп яшәү. «Спас районында яшәүче бер ир суд приставларына килеп, баласына булган 362 мең сум бурычын калдырып киткән», – дип сөйли баш суд приставы. Шәхси транспортта йөрүне чикләү турында закон чыкканнан бирле суд приставлары тарафыннан 584 шундый карар кабул ителгән, 5 меңнән артык кисәтү ясалган. Нәтиҗәдә, алименттан баш тартып йөрүчеләрдән 9 миллион сум акча кайтарылган. Димәк, качып котылам димә.
Никадәр алиментчы, шуның кадәрле үк әтисез бала. Ир тәрбиясе күрмәгән баладан сорау да шул хәтле генә. Әлбәттә, мин аерылышулар турында әйтәм. Шуның ише күңелсез хәлләр булмаса, алимент турында сөйләшеп утырыр идекме без бүген?!
 
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар