Логотип
Рәссам сәхифәсе

Петербург истәлекләре

Моннан егерме еллар элек «Сөембикә» журналы  Петербургта яшәп иҗат итүче якташыбыз, талантлы рәссам Рәмзия ЗИННӘТОВА белән таныштырган иде инде. Ул вакыттан соң картиналары сюжетында өр-яңа төс-тәэсирләр урын алды, сәнгать стиле баеды, әмма иҗат кыйбласын билгеләүче төп юнәлеш – татар авылының, милли костюмнарның (борынгы, архаик формаларын да истә тотып)  матурлыгы һәм шигъри дөньясы шул килеш калды. Ләкин ул дөнья һич тә чынбарлыкның чагылышы гына түгел, анда романтика, хыял, яратып кына җиңелчә көлү бар. Әйтерсең, тамашачыга шулай күрсәтәсе, шулай сөйлисе килә. Һәм һәр картина – сюжет һәм диалогтан тора. 
 
Бөтенесен талант билгели, әлбәттә. Ләкин һөнәр дә, детальләрне белү дә бик мөһим. Рәмзия тормышында бар да рәссам өчен сирәк була торган уңышка корылган. Бу дөньяга шаккатып, гаҗәпләнеп карый торган Казан кызының балачагы Саба районында, әбисе яшәгән татар авылында уза. Туган тел, татар мохите, гади авыл кешесенең көнкүреше иҗатына канатлар куя. Юк, Рәмзия Зиннәтова соцреалистларча тасвирламый ул тормышны, һәртөрле ымсындыргыч иске һәм яңа юнәлешләрдән качып, үзенчә – Рәмзиячә яза картиналарын.
 
1973 елда рәссам-декоратор белгечлеге буенча Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Рәмзия И. Е. Репин исемендәге Ленинград архитектура, сынлы сәнгать һәм скульптура институтында укуын дәвам итә, профессионал рәссам-график булып китә. 
 
Казан һәм Петербург. Ике полюс, җанга якын ике шәһәр. Колорит, буяулар, җәйге татар авылының бәйрәмчәлеге күз күреп күнеккән Казан рәссамнары сюжетларын һич кабатламый, ә бәлки Петербург мәктәбенә хас классик яктылык тигезләнеше кыры аша уза. Һәм төш сыман бераз сихрирәк, серлерәк килеп чыга. Рәмзия Зиннәтованың 1997 елда иҗат ителгән бер цикл эшләре нәкъ менә шулай күзаллана. Геройлары хәтта төштә дә көндезге җылы авыл тәэсирендә кала. Озак еллар Петербургта яшәп тә, рәссамның туган Татарстаны төсләре белән тулышкан иҗаты, мөгаен, аның  нәфис сәнгать дөньясыдыр ул. Туган як турындагы Петербург истәлекләредер. 
 
 Рәмзия Зиннәтова иҗатын хатирәләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас. Тулы бер портретлар сериясендә рәссам геройларын урта гасырлардагы татар костюмнарына киендерә. Ханбикә Сөембикә образы да, ХХ йөз башы татар сәүдәгәрләре фотографияләре дә, иске Европа парад портретлары традицияләре дә чагыла анда.
 
Дөнья күрү, туктаусыз эзләнү, алган белемнәр рәссам иҗатын баета гына. Рәмзия сәнгать дөньясындагы һәр яңалыкны күзәтеп бара, Петербург күргәзмәләрендә йөри, еш сәяхәт итә, дөнья сәнгате тенденцияләрен өйрәнә. Үзенә дә, студентларына да бик кирәк ул. Күп еллар инде Рәмзия Шәйди кызы дөньяның иң мәшһүр уку йортларының берсе булган Санкт-Петербург университетында, дизайн кафедрасында укыта. 
 
Кырык еллар элек Рәмзия Зиннәтованың башлангыч чор картиналарын күргәзмәдә күреп, Дрезден тамашачысы таң калган иде. Аннары бөтен дөнья буенча дистәләгән күргәзмәләре ачылды. Аның эшләре Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Сәнгать академиясе фондларында, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Германия музейларында, шулай ук Россия, Германия, Франция, Япония, Ирландия, АКШтагы шәхси коллекцияләрендә урын алды. Петербургтагы «Чәкчәк» кафесын бизәгәндә дә  таланты ачылды: рәссам татар халкының гамәли сәнгатьтәге бай мәдәниятен күрсәтә алды. Шулай да яңа һәм инде билгеле эшләренең зур күргәзмәсен туган Татарстанында күрәсе килә. Анда рәссамны беләләр, яраталар. Иҗаты – зур татар сәнгатенең бер өлеше. Ә бүгенге репродукцияләр рәссам белән тәүге тапкыр гына танышучылар өчен беренче адымнар булсын.
                                                                                                       
        

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    рәхмәт! Рамзия ханым, иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын!

    Хәзер укыйлар