Логотип
Шәхес

Галәм сулышы

Астрофизик галимнәр Галәмне тыңлый беләләр. Өзлексез «җырлап» торган Җиһан аларны сокландыра да, бөек ачышларга да рухландыра. Галәм хорында үзгә бер нотаны сизеп алганда бөтен дөньяның бар галимнәре биниһая бер дулкынлану кичерә. Ник теге яки бу җисем нотаны боза, ник теге яки бу пульсар сулышын тизләтә? Аннары килеп, бу Галәми хорның дирижеры кем? Булырга тиеш бит инде ул?! Чөнки җитәкче дирижер таягыннан башка музыка хасил була алмый!  Ноталар йолдызлы бизәк хасил итсен өчен бөек Хаким, ягъни  дирижер кирәк. Кешелек дөньясы  Йолдызлы күк дигән илаһи хордан күзен ала алмыйча, Бөек Серне аңлый алмыйча миллион еллар йөди.


 
Океан-дәрья да шул авазлар системасына буйсына булыр. Йөз меңләгән балыклары, җәнлекләре, акыл иясе дельфиннары авазлар алмашып, ничектер, аңлашып, ниндидер уртак гармонияне табып, үзара сөйләшеп-җырлашып яшиләр. Ә аларның дирижеры кем? Юк, дирижерсыз гына булмас ул, булмас...
Югары сәнгать  яралган антик дөньяның тамашаларын күз алдына китерегез. Эсхил, Эврипид, Софокл трагедияләре уйналган Колизей амфитеатрларын. Алгы планда фаҗига рольләргә бүлеп уйнала, ә арткы планда Хор шул заманда булып узган вакыйгалар хакында җырлап тора. Димәк, Хор һәммәсен дә белә, һәммәсеннән дә хәбәрдар! Ә менә аның дирижеры инде кеше, таяклы музыкант булырга тиеш.
Әллә үзебез хорда җырламадыкмы? Һәр мәктәп концертында тәүге чыгыш хорныкы була торган иде. Һәр оешманың, һәр вузның үз хоры булу хәтта мәҗбүри иде бугай. Ә ул хорда дәрәҗәле җырчы  – солист бар. Гомуми авазлар ташкыныннан аерылып, күккә үрләгән тургай кебек ул солист.



 
ФУГА...
Миләүшә Әмир кызы Таминдарова Казан дәүләт консерваториясенең хор бүлеген, аннары шунда ук ассисентураны тәмамлаган, хор дирижерлары кафедрасында хәзергәчә укытып йөри торган дирижер. Әмма аның бу регалияләрен Татарстан камера хоры җитәкчесе дигәне күмеп киткән. Хәер, хорның исемен дә еш кына кыскартып әйтәләр: Таминдарова хоры! Нәкъ шулай – өндәү билгесе белән.
Аңа кадәрме? Аңа кадәр Миләүшә Таминдарова профессор Сергей Казачков җитәкләгән  студентлар хорының хормейстеры. Шул ук вакытта Казан музыка училищесында хор дирижерлары бүлеген җитәкли. Үзенең шушы хорын әле 1997 елда ук танытырга өлгерә. Россия милли операсы оркестры белән дә, Оборона министрлыгының симфоник оркестры белән дә катлаулы музыкаль әсәрләр башкарып, үзләренә халыкара фестивальләрдә катнашу хокукы яулый камера хоры. Чехиядәге фестивальдә Таминдарованы дирижер буларак зур уңыш көтеп торган икән. «Дирижерлык өлкәсендә соклангыч казанышларга ирешкән өчен» медале аңа гына бирелә.


 
Ләкин Миләүшә – Тургай, ягъни солист бит әле. Опера һәм балет театрының, башка музыкаль коллективларның  АКШка, Германиягә, Швециягә, Чехиягә гастрольләрендә башлап җырлаучы сыйфатында катнашып, Таминдарова Моцарт, Гайдн, Софья Гобәйдуллина әсәрләрен җырлый. Шул сәфәрдән кайткач бирелә инде аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән дәрәҗәле исем. 2007 елдан башлап Миләүшә Әмир кызы Татарстан дәүләт камера хорын җитәкли.


 
Без аның белән Зур концерт залы бинасындагы  кабинетында сөйләшеп утырабыз.
– Кечкенә икән кабинетыгыз.
– Миңа җитә. Минем хорымның Европаның иң затлы залында – Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында  репетицияләр ясау мөмкинлеге бар!
– Сез – солист буларак танылган җырчы – хор сәнгатенә кереп киткәнсез. Аның да ир-атларга гына буйсына торганына. Хатын-кыз дирижерлар бармак белән генә санарлык бит ул. Сез дә, тагын менә Анна Гөлишәмбарова бар.
Казан данлы дирижерлары белән мактана ала. Натан Рахлин, Фуат Мансуров, Сергей Казачков, Владислав Лукьянов, Александр Сладковский... Болары телгә килгән исемнәр генә әле.
– Ә мин Сезнең янга хор дигән хикмәт хакында сөйләшергә дип килдем.
– О-о, хор чыннан да хикмәт ул! Балагыз булса, хорга бирегез. Мәшәкатьле үсмер булса, бигрәк тә! Музыка изге нәрсә бит ул. Аның тирәсендә нәҗес тормый. Музыка ул кешелекнең рун язуы! Анда бар да бар. Шекспир ни дигән әле, «ноталар безне коткарачак!» – дигәнме?
– Әллә тагын... Мин Бетховенның: «Музыка кешеләр йөрәгендә очкын кабызырга тиеш!» дигәнен генә ишеткәнем бар.
– Сезнең ишеткәнегез бар, ә минем ул очкынның кабынганын күргәнем бар, күргәнем!
– Әле мин Сезнең күзләрдәге очкынны гына күрәм. Каян килә бу тиклем энергетика?
Бу хакта соңыннан. Әле хор хикмәте турында сөйләшик. Әйтик, бала төрле конкурсларга йөри, ди. Конкурслар балачак дигән матур фасылны харап итә торган нәрсә. Вундеркиндларны конкурслар түгел, акылы булган әниләр тәрбияли. Акыллы әни баласын хорга бирә, кеше арасына китерә. Сабыйларны иртә картаюдан хорда җырлау гына коткарачак.


 
– Ничек итеп?
– Бала хорда, беренчедән, дуслыкка; икенчедән, җаваплылыкка өйрәнә. Өченчедән, тавыш аппаратын, резонаторларын эшләтеп, сәламәтлеген ныгыта. «Чылбырлы сулыш алу» дигән нәрсә бар. Ул болай. Хорда җырлаучылар бөтенесе берьюлы авазны өзеп, сулыш алырга тиеш түгел. Чираттан кирәк. Шуңа күрә хорда җырлаучы күршесен тыңлый. Күршесе сулыш алу өчен бүленгәндә авазны ул дәвам итәргә тиеш. Димәк, аның колагы күршесен тыңлау дулкынына көйләнгән. Күршесе аның авазын тыңлый. Алар шул рәвешле бер-берсен ишетәләр. Бөек әйбер ул – «чылбырлы сулыш алу»!
– Хәзерге дөньяда бик кирәкле сыйфат ул – бер-береңне ишетә, тыңлый белү! Сез әле тагын бик кызык кына итеп «быть в фуге» дип тә әйтеп куйдыгыз. Монысын да шул бер-береңә карата сабыр булуның, музыкадагы гына түгел, дөньядагы авазлар полифониясен ишетә белүнең бер төре дип атыйкмы?
– Шулайрак. Ә менә мин үзем дирижер буларак, хорның бөек миссиясен кешеләргә ачылырга ярдәм итүдә дә күрәм. Хорыма йөргән 32 кешенең һәркайсының йөрәге ничек типкәнне ишетеп торам мин. Күзләрен күрәм. Алар монда килгәч, ачылалар... Мин хордагы егетнең күзенә карап: «улым», дип эндәшкәндә, ул «улымның» күңеле җылына.
– Сезнең камера хорында 32 генә җырчымыни? Ә бит сәхнәне иңләп, затлы киемнәрдән чыгып  баскач, күп күренәсез.
– Хор дип аталу өчен коллективта 50 җырчы булу шарт. Күбәербез әле.
– Хор булса да, дирижер сүзе чыккач, күз алдына оркестр килә. Феллини фильмындагыча, сезнең хористларны да берәр музыка уен коралына тәңгәл итеп карыйсы килә. Һичьюгы Сезнең үзегезне.
– Мин – виолончель!
– Виолончель – ялгызлык һәм моңсулык символы. Ә Сезне репетиция вакытында күзәтеп утырганда минем күңелгә бер генә чагыштыру килде: перпитум мобиле! (мәңгелек двигатель). Сезнең буй-сын кылган хәрәкәтләргә акробатлар көнләшерлек. Ә мимика соң, мимика! Бу  «сөйли белә торган» йөзне сәхнә тоткан мәшһүр мимнар әҗәткә сорап торырлык. Кулыгызда дирижер таягы да юк. Керфек угы белән генә авазларны «кабызып» җибәрәсез. Аңлыйлар тагын үзегезне.
– Аңлашмагач та хор була димени ул! Күмәк җырлау, оркестр – ул тулы бер фәлсәфә. Мин үземне виолончель дисәм дә, иң яраткан музыкаль уен коралым – кеше тавышы! Анда музыка уен коралларындагы аһәңнәрнең  барысы да чагыла.
 
...ҺӘМ ДОГА
– Мин хорда беренче тавышта җырламас идем. Мин уртада булырга, икенче тавышта җырларга яратам. Ә болай өч тавышка  җырлый алам. Әйтик менә Софья Гобәйдуллинаның «Мәхәббәткә аллилуйя»сын җырлап күрсәтимме? Бу композиторның язганнарын аңлар, яратыр өчен вакытлар узуы кирәк. Музыкаль әсәрне бер тыңлауда гына яратам димә, ике тыңла, өч тыңла – шуннан соң гына ярату килә. Бездә аңланмаган композиторлар тагын да бар. Мәсәлән, Шамил Шәрифуллин. Мин матур музыка тыңлаганда тетрәнеп калам. Матур музыка ул күлмәк кебек – аны киеп куясың.
– Хорда җырлаганда сез шулай җыйнаулашып күлмәк киясезме? Ә миңа җыйнаулашып хыялланасыз, хәтта аяк табаныннан да музыкаль авазлар суырасыз кебек тоелган иде. Адәм баласы булдыра алмастай таләпләр куясыз кебек. Менә ничек итеп авазлар, аңкаудан старт алып, бөтен гәүдә буйлап җырлап үтеп, табаннан чыгып китә ала ул?
– Музыкант кеше чыдам булырга,  гәүдәсен идарә итә белергә тиеш. Ә музыка тетрәндерергә тиеш. Әйтик, Гамзатов сүзләренә «Торналар»ны яки «Җиңү көне» җырын йөрәк итен талкытмыйча гына җырлап буламы соң? Тетрәнмичә! Мин тетрәнәм, мин шундый инде. Мин дөньяны үзгәртә торган музыканы, дөньяны үзгәртә торган кешеләрне яратам. Аида Гарифуллина белән Владимир Васильевның безнекеләр булуына горурланам.


 
– Ә бит Сездә биюче азарты да сизелеп тора. «Амболлю, амболлю» дип сөрән салып, мамбаны йә самбаны биеп китәрсез кебек. Гәүдә җиңел булгач, рәхәттер ул?
– Рәхәт! 37 килоны ташладым. Эшкә җәяү йөрим. Дөрес туклану, дөрес яшәү, дөрес ниятләр... Әйе, безнең өчен ниятләр мөһим: «Йөгерә алсаң, йөгер; атлый алсаң, атла; атлый алмасаң, шуыш», диелгән хәдис бар.
– Бая Сез «Аллилуйя»ны җырлап күрсәткәндә, иртән тавышны уяту өчен әйбәт күнегү бу дип уйлап куйган идем. Шушы сихри авазлар белән тамакны «чайкап» алганнан соң, тавыш үзеннән-үзе белькантога (матур җырлауга) көйләнеп куядыр кебек.
– Мин көнемне намаз белән башлыйм. Намаз минем яшәешемне тәртипкә салды. Иртәнге намазга торасы булгач, иртә ятам...
– Хорында чиркәү музыкасы байтак урын биргән Таминдарованың бу гамәле бераз сәеррәк тоела.
– Моның нәрсәсе сәер?  Бах, Гайдн, Вивальди музыкасы миңа иманга килергә комачауламады. Күземне ачкан өчен мин Мәмсә авылында яшәүче Гөлсем апага, Сикертәндә гомер итүче Наилә апа белән Җәүдәт абыйга рәхмәтле.


 
– Ә музыка дөньясына алып килгән өчен кемгә рәхмәт укыйбыз?
– Әнием Таһирә белән әтием Әмир Таминдаровларга. Алар миңа гына, өченче төпчек кызларына гына кысан фатирга пианино алып куйдылар. Икесе дә фронтовиклар иде. Безнең өйгә композитор Исмай Шәмсетдинов, җырчы Сөләйман Йосыпов килеп йөрделәр. Әтинең кыз туганы Рәшидә апам Таминдарова Опера театрында җырлады. Ә ул Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов кебек бөекләр белән таныштырды.
– Сезгә бәхетле язмыш насыйп булган, күрәсең.
– Мин искитмәле бәхетле кеше!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар