Күз алдына китерегез: тышта зәмһәрир салкын, яки күз ачкысыз буран. Менә өйгә кердегез—җылы мич, кайнар чәй, калын оекбаш...' Җылынып, рәхәтләнеп киттегез, шулай бит? Боларны сез җылылык тойгысын исегезгә төшерсен өчен яздык. Ә әңгәмәбез — җылы сүз хакында. Бу рәхимсез заманда берберебезгә сүз җылылыгын кызганмасак иде.