Логотип
Язмыш

Коңгыр бога һау-һау! № 1

КЕРЕШ СҮЗ

Укучыга тәкъдим ителгән әсәрнең исеме сәер күренүе мөмкин. Чынлап та сәер шул ул. Нәрсә ул «коңгыр» да, нәрсә ул «бога»? Беренчесе татар сүзлегендә бар, әмма ул анда үзенең төгәл вә дөрес «коңгырт» дигән формасында алынган. «Коңгырт» (карий) халыкта берничә кулланылышта йөри: «коңгыр, коңгырт, куңгыр, куңгырт». Мин исә аның, тоюымча, бу язмаларга хушрак килә торганра­гын — «коңгыр» дигән төрен алырга булдым. 

Ә менә иң борынгы төрки сүзләрнең берсе, хәтта моннан мең ел элек Мәхмүд Кашгарый сүзлекләрендә дә булган «бога» бүген хәтта татарның аңлатмалы сүзлекләрендә дә юк. Ә менә шушы сүз төрки-татардан рус, украин, белорус һәм башка халыклар телләренә күчеп, сүзлекләрендә дә сакланып кала алган: «бугай», «жирный, как бугай». Ягъни «таза бозау», «үгез бозау», «таза үгез», «үгез кебек таза, симез кеше». Аларның мәгънәсе бер булса да, синонимнары күп – «бога» дип бозау, еллаган ана бозау-тана, гомумиләштереп әйткәндә, мөгезле эре терлек – сыер малы, коңгырт бозау, коңгырт танага әйткәннәр. 

...Инде каләмдәшем Фәнүзә Ибраһимова турында берничә сүз. Мин аның белән моннан бишме-алтымы ел элек Ташкентта танышкан идем. Ул минем турыдан-туры, хәтта ки авылдашым дип әйтерлек якташым булып чыкты. Шигырьләр, мәкаләләр дә язгалый икән, кайчандыр «Сөембикә» журналында басылгалаган да. Озак та үтми миңа бер автобиографик язмасын җибәрде. Тетрәндем мин аны укыгач. Бераз гына төзәтелгән бу язма шул ук «Сөембикә»дә басылып чыгып, укучыларда зур кызыксыну тудырган иде. Моннан өч ел элек Фәнүзә ханым туган якларына кайтышлый Чаллыга да сугылды. Кечкенә буйлы, үзбәк кояшы астында какланган, бөтерчек кебек җитез, аннан бигрәк, ун яшенә кадәр кулдан-кулга күчеп, бер сыйныфта — бер, икенче сыйныфта икенче телдә укып, татарча тирән белем алудан мәхрүм калган, аннан гомере буе үзбәк арасында яшәсә дә, татарның бик матур әдәби телендә сөйләшкән, татарча шактый матур язган, фикерләве-мантыйгы да татарча бик тә җыйнак, әдәби булуы белән ялтырап торган бу ханым шул очрашу вакытында миңа үзенең авыр балачак язмышын сөйләде. 

Менә ул язмалар алдымда ята. «Җитмеш еллык гомерем юлында» дип атала алар. Саргаеп беткән өч шакмаклы мәктәп дәфтәре. Төрле вакытта, төрле кәеф белән язылганнар. Таркалган СССР шартларында чит-ят илдә бер яклаучысыз торып калган татар хатыны һәм аның мал-туары язмышы кычкырып тора аларда. Бераз ашыгып, каударланып, хисләнеп язылган язмаларда башланып тәмамланмый калган җөмләләрнең очравы табигый. Өсте-өстенә менгән, үкси-үкси, берсе ачылып, икенчесе күмелеп язылган истәлекләр. Аларны мин елап, яшькә чыланып диярлек укыйм. Күз алдымнан минем туган ягым, кичке шәфәкъ каны белән сугарылган туган өязем – Дим буйлары үтә... Басылып чыккан хәлдә, бар дөньяны яшькә төрерлек язмалар. Тик... бик теләсәм дә, чыгара алмый идем: бу килеш матбугатка әзер түгелләр иде. Алар күземә карап, ярдәм көтә иде.

Ноктасын нокта, өтерен өтер, туры сөйләмен туры сөйләм итү, бүлекләргә бүлү, кыскасы, әсәрне «яшел юлга» чыгару – боларын вак нәрсә диик. Иң мөһиме, авылдан авылга, кешедән кешегә күчкән язмышлар турындагы язмаларының кайбер катлаулы, буталчык урыннары ачыклау­ны көтә, әсәр уртасында кайнашкан каһарманнар мин үзем күреп белгән, бергә үскән кешеләр – авылдашларым, якташларым булганлыктан, балачакның «койма араларыннан» башларын тыгып, аңлатма бирүемне үтенәләр иде. Болардан тыш, сабый чагыннан ук авылдан чыгып китеп, гомерен читтә үткәреп, инде җитмеш яшь өстенә баскан кешеләрдә генә булып, күзгә кереп торган бик гади хаталардан да азат түгел иде алар. Нишләргә? Истәлекләрне иясенең авызыннан сөйләтеп, төзәтә дә алмыйм. Языласы язылган. Язмаларны кире җибәрергәме? Матур булырмы: Фәнүзә ханым Ташкент өлкәсендәге бер тау кышлагында, аннан бер минутка аерыла да алмыйча, ирен карау белән мәшгуль. Берүк вакытта «Чыгарып калырга кирәк!» дигән теләк тә зур иде. Бу бит минем «өч аяклы ат»ымны хәтерләткән кыйсса. әмма биредә сыер малы. Коңгыр бога. Бу бит минем туган ягымның иркен һавасы, урманнары-сулары үстергән бер газизә баласының кадерле язмалары!.. Алар бит изелгән милләтнең бер тетрәткеч сәхифәсе!.. һәм вакытның минуты да кадерле иде!..

Шулай, нишләргә дип, ут йотып йөргән көннәрдә фатирымда телефон шылтырый. Фәнүзә апа!.. Ташкенттан, Туйтүбә тарафларыннан!.. Апабыз да, үзем кебек, хиссият кешесе икән. Сөйләшә-киңәшә торгач, ул мине үз язмаларына мөхәррир генә түгел, автордаш буларак кушылырга кирәклегенә ышандырды. Шулай итеп, мин бу язмаларны укучыларыбызга җиткерү максатында һич тә көтмәгәндә һәм үз гомеремдә беренче тапкыр кемгәдер «автордаш» булырга мәҗбүр булдым... 

Айдар Хәлим, 27.07.2008.



Бер ятимә татар кызы язмышы.

БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР

Мин 1936 елны Башкортостанның Стәрлебаш районы Айтуган авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Хәйрулла 24 яшендә үлеп китә. Ул чакта миңа сигез генә ай була. Соңыннан, еллар аша килеп җиткән тарихлардан шунысы билгеле: әтиемнең Ырымбур (ул чакта Чкалов) өлкәсенең Александровка районында яшәүче, бер дә бала китермәгән олы апасы Хәтирә Айтуганга килеп җитә һәм әниемә: «Син әле кызлар кебексең, иргә дә барырсың, Фәнүзәне миңа бир. Мин аны кечкенәдән үзем үстерим!» – дип ялына. Әнием: «Иремнән калдым, инде мине баламнан да аерырга итәсез!» – дип, болар белән килешмичә, мине үзе белән туган авылы – күршедәге Миякә районының Олы Кәркәле авылына алып кайтып китә. (Олы Кәркәле минем туган авылым Кәркәлетамактан дүрт чакрымда ята. Татарстанның халык артисты Айдар Галимов туып-үскән авыл – А. Х.) Күпмедер вакыт үткәннән соң, үзе «эшкә урнашкач, икегезне дә кайтып алам», дип вәгъдә биреп, мине анасы – картәниемә калдырып, Үзбәкстанның Ахангаран шәһәренә чыгып китә. Моны ишеткән Хәтирә түтки Ырымбур тарафларыннан ире белән җир җимертеп килеп тә җитә. Соңыннан аның миңа бу хакта: «Мин сине кулыма алдым да, бирсәгез дә, бирмәсәгез дә алып ки­тәм!» – дип, яшь түгеп еладым дип сөйләгәне хәтердә. 

Минем телем аларга «әти-әни» дип ачылган. әтиемнең, дөресрәге, үги әтиемнең исеме әбелнәгыйм. Ул Бөек Ватан сугышында үлеп калды. Мин аларның үз әни-әтием булмауларын соңыннан гына белдем. Алар белән бергә булган көннәрем оҗмах кебек хәтердә калган. әтием миңа: «Кызымны брач итәчәкмен, минем кызым кара тирестә түгел, ак халатта гына эшлиячәк, авырсам, мине дә, сезне дә дәвалаячак», – дия торган иде. Шундый бәхетле көннәрнең берсендә сыерыбызның бозавы бәрәңгедән төелде. Күзләрен акайтып, җан да бирә башлады. Шунда әнием мине чакырып: «Кызым, исем табып, бозауның колагына пышылда да, колагын тешлә. Исән калып, тернәкләнеп китсә, үзеңнең сыерың булыр!» – дип, күңелемне күтәрде. Мин бисмилламны әйттем дә, аңа «Маруся» дип исем куштым. Күп тә үтми бозавыбыз сикереп-уйнаклап та китте. Мине сөзеп ега, мин аның койрыгына тотынып торам. Койрыгына ябышып чабам. әти белән әни куанычларыннан күзләре яшьләнгәнче көлә иделәр.

Әмма мондый шат тормыш озак дәвам итмәде. Сугыш та чыкты, әтиемне сугышка да алып киттеләр. Күп тә үтми һәлак булган хәбәре дә килде. Ул чакта миңа биш яшь чамасы булгандыр дип уйлыйм. 

Шулай берзаман бездә яңа күршеләр пәйда булды: кызлары Клара, миннән олырак, эне­се – Давыт. Әбиләре дә бар. Миңа җиңелрәк була башлады. Клара бездән бөтенләй дә чыкмый. Беркөнне шулай Давыт безгә керде дә чыкмый да чыкмый. Мин аңардан «Нигә чыкмыйсың?» – дип сорыйм. Ул: «Минем әби йоклый», – ди. Чыгып керә дә, тагын: «Йоклый», – ди. Баксаң, әбиләре йокысында үлеп калган икән.

Күршеләребезнең күбесе казахлар иде. Дүрт-биш яшьләремдә җәйләрен казах балалары арасында чуалдым, кышын әнием өйдә көннәрне генә тышка чыга идем. Минем Куанычгали исемле дус казах малаем бар иде. Көннәрдән бер көнне әнисе чахотка ютәленнән үлде. Аның әнисе белән минем әни ахирәтләр иде. Әнисе үлгәч, Куанычгали уйнарга гел генә минем янга керә башлады. Күп тә үтмәде, әллә фронттан, әллә төрмәдән, әтисе Мөхәммәт әкә кайтып төште. Ул безнең өйгә керде дә бүтән чыкмады. Минем «әти» дип өйрәнгән әтиемнең кара кәгазе килгән булган инде, күрәсең. Мин инде Өченче тапкыр әтиле, Куанычгали белән «бертуганнар» булдык. Бер мәлне Мөхәммәт әкә өйдән чыгып китте дә, әрем тәме килеп торган әче арыш икмәге алып кайтты. Ул туң иде. Тәмле иде. Бераздан пар ат җигеп кайтты. Куанычгали белән мине арбага утырттылар, сыерым Марусяны арба үрәчәсенә бәйләделәр. Мөхәммәт әкә белән әни үргә янәшәдән җәяү атладылар. Күпме барганбыздыр, белмим, йоклап-уянып, без шул ук Ырымбур өлкәсенең Тук-Чоран дигән башкорт авылына килеп кердек. Биредә мул гына сулы Тук елгасы ага, Мөхәммәт әкә шушы авылда көтүче булып ялланган икән. Бу җәйдә без Куанычгали белән әтиебезгә көтү көтештек. 

Шул елның көзендә мин башкорт мәктәбенә укырга бардым. Беренчене «бишле»гә генә тәмамладым. 

1945 елның язында җиңү килде. Җиңүчеләр, госпиталь­ләрдән кулсыз-аяксыз исән калучылар кайта башладылар. Аларны күреп мин дә: «Әни, әйдә инде кире авылыбызга кайтыйк, безнең үз әтиебез дә кайткандыр, безне көтәдер! Ул бит безнең Мөхәммәт әкәгә ияреп, кая киткәнебезне белми!» – дип елый идем. 

1945 елның җәендә Мөхәммәт әкә каты авырып китте. Куанычгали дә әллә кая булды. Аңарда да ачык формадагы туберкулез икән. Көтү көтәргә әниебез белән икебезгә калды. 

Кыш урталарында миңа өченче әти булган Мөхәммәт әкә дә үлеп китте. Урыны оҗмахта булсын, начар кеше түгел, бала җанлы иде ул. Мин башкорт мәктәбенең икенче сыйныфында укый идем. Аны бетерергә дә өлгермәдем, теге авылдан ниндидер казахлар килеп, безне алып кайтып киттеләр. Ул яз хәтердә калган. Төнен туңдыра. Көндезен эретә. Барабыз. Арбага тагылган Марусям. Минем үз сыерым. Ул инде ялгыз түгел: үткән кышта ук беренче бозавын – коңгыр төстәге үгез бозау китергән иде. Исеме – Миша. Ул да текә тояклары белән әнисе яныннан сикерәңнәп бара. Кайсы балада шундый маллар бар?! Алар белән янәшәдән мин – инде тугыз яшендәге кыз – атлыйм.
Без кайтып күп тә үтмәде, Мишаны урладылар. 
Аһ, минем елауларым!.. 

Безгә бу авылда яшәү куркынычка әйләнде. Әни Айтугандагы төп йортта яшәүче Барый дигән абыйсына хат язды. Абый полуторка дигән машина белән килеп, безнең әйбер-сәйберләрне, карават-өстәл-урындык мазарларны төяп, әни белән алдан кайтып киттеләр. Барый абый үзе белән сеңлесенең улы Хәнифне дә алып килгән иде. Без Хәниф абый белән Марусяны куып алып кайттык. Хәниф абый аны җитәкләгән. Мин чыбык белән арттан куып киләм. Бер кичне Мостафа дигән авылга кереп кундык. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылы булган икән... Минем Айтуганымнан унсигез генә чакрымда яткан. Бүгенгедәй күз алдымда – дала, дала, дала... Кояш. Кинәт кенә борылышлар, хәтфә урманнар. Алдан – сыер җитәкләгән Хәниф, арттан – чыбык тоткан мин. Бар тирә-як – ятим-ятимәләр ватаны. Миңа беренче тапкыр шигъри хис шушында килмәде микән дип уйлыйм мин. Җәлил ватанында – үз ватанымда. Менә бит язмышлар! Мин гомерем буе бер җырны җырларга яратам. «Гүзәлем» дигән көй ул. Кайчакта аның сүзләрен үзем язган кебек хис итәм. Мин тугыз яшемдә генә булуыма карамастан, ничәнче тапкыр ничәнче кеше кулына күчәм бит... Кем белә, бәлки бу юлларны чынлап та мин үзем язганмындыр? Бәлки алар чынлап та минекедер?.. һәрхәлдә, минем аны халык җырлары җыентыкларында күргәнем-очратканым булмады. Менә аның сүзләре:

Исемнәре Хәдичә,
Бәхетсезләр чишмәсеннән
Сулар эчтем белмичә...


Айтугандагы бу биш кешелек гаиләгә без дә килеп кушылгач, җиде җан иясе булдык. Гаиләнең башлыгы картинәм булып, аның әйткән сүзе башкалар өчен канун иде. Әнием икебезгә яшәү өчен өй эзләп карады. Табалмады. Ул заманнарда авылда сатлык өйләр булмый иде. Шулай, көннәрдән бер көнне, әтиемнең бертуган апасы – Миякә районының җидегән дигән кечкенә авылында яшәп ятучы Рәхилә әбием бер ир белән җигүле атта безгә килеп керделәр. Бик озак сөйләштеләр болар. Бераздан мәсьәләнең асылын миңа да аңлаттылар. Бу ир җидегәннән ун-унбиш чакрымда яткан Байтимер авылыннан, аның хатыны, ул сугышта вакытта, биш баласын калдырып үлеп киткән икән. Бу кешегә хатын, биш баласына ана кирәк. Бу ирнең хатыны һәм шул балаларның анасы булып минем әнием барырга тиеш икән. Имеш, әнием риза да икән. 

Мин аңа Хисам бабай дип әйтә башладым. Кыен булса да, яңа җирдә дә тормыш үзенчә ага, көннәр уза торды. Көз җиткәч, мин өченче авылда, инде өченче тапкыр, икенче сыйныфка укырга бардым. Минем яшемдәге Сәвия өченчедә укыганга миңа уңайсызрак иде. әмма нишләмәк кирәк, бу гаиләдә закун шушы дүрт кыз кулында икән. Хисам бабайның барлыгы өйдә әлләни сизелми. Алар, теләсәләр, мине үзләре белән алалар, теләмәсәләр – алмыйлар. Дүртесе бер булып укмашалар да, син ялгызың берни майтара алмыйсың. Миңа әниемә якын килеп иркәләнергә бер генә дә мөмкинлек булмады. Киресенчә, мондый күзәтү-шымчылык шартларында без бер-беребездән ерагая гына бара идек. Шунысы үкенечле, әниемнең үз әнием түгел икәнлеген мин беренче тапкыр Байтимергә килгәч кенә ишеттем. Бу хакта боларга күрше җидегән авылында яшәгән Рәхилә әбием сайрап киткән булып чыкты. Их!.. Миндә ташлап киткән үз әниемә карата нәфрәт уянды. Кан юлларындагы каннарым анама нәфрәт белән кайнады. Мин бу минутларда аны кайчан да булса эзләп табарга ант иттем. Әйтәсе генәме, үзәкләрем өзелде бу хәбәрдән. Бавырларым актарылды. Телсез калдым. Мин хәтта үксеп елый да алмый идем. Иң авыры, мин бу хакта беркемгә дә сүз тишәлми идем. Бигрәк тә үз әнием турында «бу» әниемә. Миңа беренче тапкыр шигырь юллары шул чакта килде бугай. Хәтердә калганнары шулайрак:

Күпме еллар кайгы-хәсрәтләрдә йөзәм, анам,
Соң син, минем анам, мин түгелме синең балаң?
Яшәү шатлыгын күрмәдем, минем анам,
Син китергән кайгы ялкынында янам!..


Менә бит тормышта нинди хәлләр була!.. Кайвакыт яшерен генә абзарга чыгып, мине аңлаган сыерым Марусяга яурынына башымны салып үкси идем. Беркөнне әнием чоланга ике савыт каймак кушып болгатылган катык куйган да Сәвия белән икебезне кертеп, өстебездән бикләде. Без тыныч кына сыйланып утырганда, кече сеңлебез Галимә ачык чоланның башына менеп безне күргән дә:
– Урлашып ашыйсызмы, караклар?! – дип чәрелдәп кычкырып җибәрмәсенме!..

Уен-көлке белән генә тәмамланырга тиешле бу вакыйга бик зурга китте. Кызлар өйдә гауга күтәрде. Капкан берничә кашык катыгым тамагыма аркылы торды, чөнки мин бу гаиләдә артык кашык идем. Минем өчен бу йортның эчен ут алды. Түзәр әмәл калмады. әнием миңа каядыр күчеп китәргә тиешлегемне ачыктан-ачык әйтергә тартына, шуңа күрә, астан гына эш йөртеп, ире аша бу конфликтны көйләргә тырыша иде. Әмма мәсьәлә кызларда иде. Ниһаять, беркөнне әни Марусяны көтүгә кумады. Бу миңа сигнал иде. Сүзсез дә аңлашылды. Чәйләп алганнан соң, юньле-рәтле хушлашмыйча да, без: алдан – әни, уртада – Маруся, арттан – кулына чыбык тоткан мин фәкыйрәгез, юлга чыктык.

Байтимер авылы күздән күмелгәч, ял итәргә утырдык. Матур җәй айлары. Тирә-якта берничә буынга сикергән иген кырлары дулкынлана. Баш өстендә тургай бөтерелә. Марусябыз янәшәдә кетер-кетер китереп үлән өзә. Без әни белән икәү, кочаклашып, туйганчы елаштык. Безнең мондый моңланудан сыерыбыз да ашаудан туктады. Безгә карап, ул да моңланды кебек. Сыер гынамы, безнең белән бергә үләннәр дә елаган кебек тоелды миңа.
– Әни, без кая барабыз? – дип сорадым мин елаудан туйгач.
– Җидегән авылына, Рәхилә әбиеңнәргә, – диде ул.
– Син дә анда каласыңмы?
– Юк. Аларның авылы монда, якында гына...

«Якында гына...» дигән сүзләрдән миңа ниндидер шомлылык бәрде. Мондый «якынлык» мәңгелек ераклыкка әверелер кебек булды. Минем йөрәгемнең әллә кайсы җирләре өзелеп киткәндәй итте. «Нигә мин үлмим икән? – дип, яңадан еладым. – Мин нигә бу кадәр җәфалар күреп яшәргә мәҗбүрмен? Аллаһы Тәгалә күрми микәнни?» Минем, чынлап та, беркая барасым килми, бары тик ятып үләсем генә килә иде. 
– Әйдә, җырлыйк әле, кызым, – диде әни мине тынычландырырга тырышып. Һәм җырлап та җибәрде.

Кандра ла күлен урай-урай,
Кисеп кенә алдым бер курай.
Хатлар гына салсаң, сал заказной,
Заказной ла хатлар тиз ура-а-ай... 

Кандра күл буе тугай-тугай,
Тугайлары аның яшләвек.
Без җырламый, кызым, кем җырласын,
Нужа гыналай күргәч яшьтән үк...


Мин ул минутларда күп нәрсәләрне аңламыйм – бәхетсез, әнием исә күп нәрсәләрне аңлап, миннән дә бәхетсезрәк булган икән. Ул мине туйганчы шапылдатып-шапылдатып сөйде дә, кузгалып киттек. Алда минем язмышымда зур урын биләгән һәм биләячәк җидегән, Кәркәлетамак, Олы Кәркәле авыллары... Урманнар безне берничә чакрымга сузылган тирән упкынга алып төште. Юл текә түбәнгә төшә башлады. Анда безне кәүсәләре колач-колач булган юан агачлар, ниндидер эре яфраклы үләннәр, җилсез оеган зур абагалар каршылады. Бу «Аюлы Кул» дигән упкын-чокыр икән. Мондый караңгылыктагы мондый шомлылык миңа ничектер уңай тәэсир итте, тынычландырды. Мин елаудан туктадым. Гүя минем кайгымны сыгылмасын өчен шушы юан агачлар да күтәрешә иде... Бу минутларда мин үземне беренче тапкыр бозавын югалткан кыз итеп тойдым. Коңгыр бога, һау-һау!.. Мин бу риваятьне кайчандыр, ниндидер авылда бик бәләкәй чагымда ишеткән идем. Александровскийдагы казахларданмы? Тукчоран башкортларыннанмы? Айтуган татарларыннанмы? Коңгыр бога, һау-һау!.. ә бит, уйлап карасаң, мин бик бай кыз идем. әле минем шул чакта, хыялланып, күз алдыма китерергә зиһенем җиткән: гүя мин, халык кызы, әллә нинди ерак сәяхәтләрдән сыер кадәр сыер җитәкләп, баеп кайтып киләм... Коңгыр бога, һау-һау!.. Малымны таптым!..

Менә безне, бар тирә-якны су шавы, су шарламасыннан очкан меңләгән су куыклары белән тутырган гайрәтле чишмә каршылады. Бу шушы тирәнең атаклы «Аюлы Кул» чишмәсе икән. Тау битендәге йортка килеп кердек. Ире фронтта һәлак булган Рәхилә әбинең дүрт баласы бар икән: кызлары Миңзыя белән Венера, уллары Хәниф белән Манарит. Рәхмәт төшсен, безне биредә җылы гына каршыладылар. Туганлык җылысы сизелеп тора иде. Гаилә бик ярлы. Ашарларына юк. Кичен мине Рәхилә әбинең улы Манарит белән кызы Венера өязе елгасының тугаена чәчелгән чөгендер басуына алып бардылар. Без анда чөгендернең картайганрак яфракларын малга ашарга, яшьрәкләрен үзебезгә ашарга дип өздек. Минем моңа кадәр үлән ашаганым юк иде. Чөгендер яфрагы телгә ябешә, аны һич кенә дә йотып җибәреп тә, телдән сыдырып ташлап та булмый иде. 

Килгән төнне миңа урынны әнием янына җәйделәр. Бу безнең әнием белән мәңгелеккә аерылышу кичәсе булган икән: башкача үз гомеремдә аның җылы, үзенә генә хас тәмле исле куенында ятарга туры килмәде... Икенче көнне иртәнге чәйдән соң, язмышына буйсынып, әнием Байтимеренә кайтып китте. Ул вакытта аңа 45 яшь булган икән. Мондый очраклар күпләрнең читкә чыгып китеп, авыр язмышларыннан котылырга тырышуларыннан килгән икән. Әмма котылганмы алар? әллә тотылганмы? Соңыннан, үсеп өлгереп, дөньяны аңлагач, бигрәк тә безнең көннәрдә, мин аларның читкә чыгып котылганлыкларына түгел, туган илсез калып тотылганлыкларына инандым. Мәсәлән, минем үз янымдагы Хәтирә әнием бер дә алай котылган кебек түгел иде. Ул ватанын сагына иде. Ярты гомерен яшьтән үк читтә үткәргәнгә, күрәсең. Александровскийда яшәгәндә мин аның «Ризык читкә язса язсын, туфрак читкә язмасын», – дип җырлаганын, уфырып, елаганын күргәнем бар иде. Ул бик тә җырларга ярата иде. Язмышын, эчке кайгыларын нечкә итеп җырга сала белә иде.

Кыр казы бала очыра, 
Авыр тормыш эчне пошыра... – 
дип тә җырлап җибәрә иде ул...


Бераз алга китеп булса да әйтим: минем Хәтирә инәкәем бигрәкләр дә изге, океаннарга охшаган киң күңелле, искиткеч йомшак фигыльле, искечә дә, яңача да укый белгән тирән хисле, камил акыллы кеше иде. әлхәмделиллаһ, мин аңа иткән яхшылыкларына җавап кайтара, исән чагында кадер-хөрмәтләремне читтән торып булса да, күрсәтә алдым дип уйлыйм. үкенечлесе шул: мин ул үлгәндә янында була, җирләүдә катнаша алмадым. Ташкентта бик зур азык-төлек кибете мөдире булып эшли идем, эшем акча белән бәйләнгән булгач, миннән эшемне вакытлыча гына алып торырга кеше табылмады – җибәрмәделәр.

...Бу биш кешелек яңа гаиләдә мин бөтенләй дә чит-ят сөяк идем. Хәниф абыйдан башкалары миңа читләтеп карады. Юк, еллар аша күп нәрсәләрне аңлаганнан соң, мин аларны үземә карата алдан уйлап, дош­манлык кылуда гаепли алмыйм. Мин күңелемә сеңеп калган тойгыларны гына язам. Алар үзләре дә минем кебек ятим-ятимә, ач-ялангач, бер гаепсез иделәр. Аннан, еллары нинди иде бит!.. Миһербансыз тормыш аларны шундый хәлгә куеп, бер кабым икмәк, бер кашык аш өчен талаштырган-сугыштырган икән. Алар, гомумән алганда, бик яхшы кеше булган икән. Бары тик шушы миһербансыз заман миһербансызга әйләндергән. 

Күп тә үтми арбага көчләп салып диярлек Хәниф абыйны каядыр алып киттеләр. Чиләбе тарафларына ФЗөгә булган икән. (ФЗө – сугыштан соң ачылган күп санлы «Фабрика-завод өйрәнчек мәктәпләре» – А. Х.) Мин бөтенләй дә яклаучысыз калдым. Барлык авыр эшләр минем өстемә ишелеп төште. Ерак «Аюлы Кул» чишмәсеннән үргә таба көянтәләп су ташу, идән юу, кичке ашны пешерү... Чөгендер яфрагын өзәргә Манарит белән бергә бара идек. Ул сөйләшми. Мин дә сөйләшмим. Манарит болай да авызыннан көненә ике сүз чыгарса рәхмәт әйтерлек кеше. Мин бу гаи­ләдә беркем белән дә сөйләшмичә, эшләргә генә өйрәндем. Биредә мин һәркемнең күзенә карап җылы эзли идем, ә аларда фәкать кайгы-сагыш, үкенеч, өметсезлек. Алар үзләре минем ярдәмгә мохтаҗ. Шунысы кызык, алар мине бала итеп түгел, олы кеше итеп кабул итәләр иде. Миннән бер яшькә зуррак булган Манаритны да миңа апа дип әйтергә өйрәттеләр.

1946 елның салкын, шыксыз, ач кышы килде. Тормышлар ифрат та авыр, бу гаиләнең өстенә кияргә өс-башлары да юк иде. Ярдәм итәрлек бер генә адәмзат та калмаган иде, ичмасам. Ул чакта Рәхилә әбиемә 43 яшь булган. Кышын, кичке ашны пешергәндә, өйдә шактый караңгы була. Яндырырга керосины, кабызырга чырасы юк, электр яктысы турында инде сөйләп тә торасы түгел. Өйдә, бигрәк тә казан тирәсендә, таракан күп була торган иде. Аларны казаннан чыккан пар аша күреп булмый, ярыша-ярыша ашка сикереп төшәләр, күрми дә каласың. Ашаганда аштан килеп чыгалар. Бу хакта язасым килми. Күңелемә авыр. Әмма бүгенге яшьләр, бәлки укый алсалар, укырлар һәм безнең нинди заманнардан исән-сау чыкканлыгыбызны аңларлар һәм гомернең кадерен белерләр дип кенә язам. 


Өстәмә аңлатма
Беренче дәфтәр шунда тәмам. Мин истәлекләрне бүлеп, укучыма ул көтмәгән (бәлки уйлана белә торган укучы көткән) сорауларны бирәсем килә: бабасы-әбисе, ата-анасы тигез булып дөньяга килгән Фәнүзә Ибраһимованың язмышы табигыймы, әллә ул ниндидер чит көчләр тәэсире нәтиҗәсеме? Бу язмыш икенчерәк, кешелеклерәк була алган булыр идеме? 

«Тормышта төрле хәлләр була инде» дигән гавами фәлсәфәдән чыгып караганда, Фәнүзә дигән кызкай язмышында әлләни аптырар нәрсә юктыр, бәлки. Азмы ятимнәр? Кыйналган-сугылганнар? Ләкин биредә мәсьәлә, минемчә, башкачарак тора. Бу фаҗиганең төп сәбәпләре – социаль шартларда һәм аларның тамырлары тирәнгә китә. Куелган сорауларга яңа сораулар килеп ялгана. Бәлки бу сораулар татар матбугатында беренче тапкыр күтәреләдер әле? әйтик, Бөек Октябрь революциясе дип аталып та, җитмеш елдан соң иң мәгънәсез революция булып тарихка кергән түнтәрелешкә кадәр татар-мөселман даирәсендә бер гаепсез, үз анасы, ике яктан да иң якын туганнары, дәү әни-картинәләре исән булган баланың җиде-сигез тапкыр кулдан-кулга күчеп йөрүе мөмкин идеме? Юк, мөмкин түгел иде дип расларга җөрьәт итәм мин. Ни өчен? Җавап бик гади: ислам дөньясында мондый «беспредел»ның була алмаганы өчен. Моңа җирлеге булмаганы өчен. Мондый имансызлык эшләнгән хәлдә, аның беренче адымыннан ук сабыйны мондый хәлгә төшергән ата-анага, туганнарга, җирле мөселман җәмгыятенә шәригать хөкеме нигезендә бәддога укылганга, алар кеше күзенә күренә алмаганга күрә. Татар милләте ничек кенә ярлы булмасын, ничек кенә изелеп яшәмәсен, ул беркайчан да баласын кулдан-кулга йөртмәгән, урамда «беспризорный» калдырмаган, ата-аналарын да «картлар йортына» тапшырмаган, аның «бомжлары» (нинди жаргон!) да булмаган. Менә шушы шәригать нигезендә яшәгәнгә күрә булмаган бит инде алар!..

Октябрь революциясеннән соң мәчет манаралары киселеп төшү белән килә безгә мондый кансыз «мирас». әгәр ятимлек революциягә кадәр бары тик «милләт-дин кайгысы» булып калып, тышка чыгарылмаган, шунда, милләт-мәхәллә эчендә хәл ителгән булса, революциядән соң, ул «милли-дини кайгы» булудан туктатылып, социаль бәла буларак тышка чыгарылды. «Беспризорность» дигән термин да табылды. Менә аның тамырлары кайда ята!.. Әле булса бу мирас безнең белән. Безне озатып йөри. Бездән калмый. Без иманга килми торып бездән калмаячак. Менә шушы юньсезлектән «аерыла алмавы» белән кире мәгънәдәге халыкара әһәмияткә ия булды да инде ул. Элек ни өчен «була алмаганы» һәм хәзер ни өчен бик җиңел генә «була алганы» турында бергә уйланыйк. Укучы хәтерлидер, совет заманнарында хакимият никадәр алга киткәнлеге белән мактанырга теләсә, патша Россиясенең иң җитеш чоры – 1913 ел белән чагыштыра иде. Әйдәгез, без дә чагыштырыйк. 

1913 елда татар-мөселманның 100 мең авылында 100 мең мулла-имам, 100 мең мәдрәсә, миллион шәкерт. Егерме миллион татар-мөселманга өч берәмлек «катнаш» никах. 1913 елда татар капиталы илдә икенче урынга чыгып, рус капиталы белән бил алыша. Россия татар-мөселман игене, мае-сөте белән көн күрә. Татар авылы кебек яхшы хәлле авыл юк. Татар-мөселман китап бастыру буенча рустан, хохолдан кала өченче урында тора. Шушы җәмгыятьтә ачлыктан-ялангачлыктан, хокуксызлыктан, тере йөрәк парәсен ташлап, үзбәкстаннарга чыгып кача һәм еллар буе үзе хакында хәбәр дә бирмичә яши алыр идеме? Аңа бит мондый «хокукны» бары тик 8 Март бәйрәме һәм мәчет манарасы кискән совет власте бирде!.. Шушы җәмгыятьме бер ятимә Фәнүзәгә урын тапмый?! Ислам дине урынны таба, ә менә советлар – тапмый. Шушы җәмгыятьме бер сабыйны, сыерын җитәкләтеп, авылдан авылга сөрә?! Ислам дине сөрми, ә менә совет власте сөрә. Безнең татарның милләт буларак бетүенең, аның нигезе булган татар авылының, татар мәктәбе-мәгърифәтенең бетүе, юкка чыгу сәбәпләре шул «бөек» революциядән килә бит инде! Әле булса айный алмыйбыз! Ул китереп чыгарган рухи-рухани кризистан чыга алмыйбыз. Россия һаман да шушындый агрессив империя булып калуын дәвам итсә, беркайчан да чыга алмаячакбыз.

Менә шулай итеп Фәнүзә дигән сабый бала кешелек тарихының төп, хәтта ки хәлиткеч каһарманына әверелә. 

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар