​ҖЫЛЫ СҮЗ КАДЕРЕ

Күз алдына китерегез: тышта зәмһәрир салкын, яки күз ачкысыз буран. Менә өйгә кердегез—җылы мич, кайнар чәй, калын оекбаш...' Җылынып, рәхәтләнеп киттегез, шулай бит? Боларны сез җылылык тойгысын исегезгә төшерсен өчен яздык. Ә әңгәмәбез — җылы сүз хакында. Бу рәхимсез заманда бер­беребезгә сүз җылылыгын кызганмасак иде.
Җылы Сүзләргә саранланмагыз. Бу ялагайлану түгел. Гадәттә, без болай итәбез: ошамасатәнкыйтьлибез, ошаса— дәшмибез. Кешеләрдәге яхшы якларны таный белү мөһим. Хуплавыгыз, мактавыгыз чын йөрәктән булса, кешеләр дә сезнең белән аралашуны тәкъдир итәрләр.
Хәзер ике төркем сүз тәкъдим итәбез. Сез аларның кайсы төр­кеменнән күбфәк файдаланасыз? Укыгыз да уйлагыз. Гаилә җы­лылыгы да җылы сүзләрдән башлана.

Бер-берегез белән сөйләшкәндә тыела торган гыйбарәләр:
⦁    Мин сиңа мең тапкыр әйттем инде...
⦁     Сиңа күпме кабатларга кирәк...
⦁     Нәрсә турында гына уйлыйсың соң син?
⦁     Син күрмисеңме әллә?
⦁     Син берни дә аңламыйсың, ахры...
⦁     Син хәзер шундый (игътибарсыз, тупас, күңелсез һ. б.)...
⦁     Башкалар тырыша, өлгерә, ә син...
⦁     Нигә миңа һаман бәйләнәсең?
⦁     Әти-әниең дә, үзең дә нәкъ шундый...

Бер-береңә гел әйтергә кирәк гыйбарәләр:
⦁     Син минем акыллым...
⦁     Син минем матурым...
⦁     Синең белән миңа рәхәт, җиңел...
⦁     Син мине һәрвакыт дөрес аңлыйсың...
⦁     Сиңа ышанган кадәр берәүгә дә ышанмыйм... .
⦁     Синнән дә кадерлерәк кешем юк...
⦁     Булганым син минем...
⦁     Син һәрнәрсәне яхшы беләсең, миңа киңәш бир әле...
⦁     Син эшләгән кадәр әйбәт итеп эшли алмас идем...
⦁     Сиңа гел рәхмәт әйтеп кенә торырлык...

Иң мөһиме — үзегезгә нинди мөгамәлә теләсәгез, үзегез дә баш­каларга шундый мөгамәлә күрсәтегез һәм ешрак елмаегыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5691
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2688
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4356
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2321
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1973
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек