Логотип
Арабыздан беребез

Гөлназның радиода беренче көне

Бер очраклылык яки көтелмәгән вакыйга аркасында кеше тормышы әллә нинди сукмакларга кереп китә, әллә нинди борылышлар ясый. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың да «Татар радиосы»нда эшли башлавы тормышының әнә шундый бер дә уйламаган якка борылыш ясавы була.
Яшүсмер чагыннан ук телевидениедә кайнашкан, балалар һәм яшүсмерләрнең «Тамчы» тапшыруын алып барып, шактый ук тәҗрибә туплаган Гөлназ киләчәктә телевидениедә эшләрмен, сюжетлар төшерермен дип хыяллана. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергәч тә, практика үтәр өчен телевидениене сайлый ул. Икенче курстан инде аны монда эшкә дә чакыралар. Әгәр дә аңа шулвакыт кемдер: «Татар телендә сөйләүче радиода ди-джей булырсың», – дисә, Гөлназ, уйлап та тормый: «Юк!» дияр иде. 2004 елның маена кадәр, тәгаен, шулай дигән булыр иде. Тәкъдирнең безнең хакта планнары бүтән шул. Шушы урында сүзне Гөлназның үзенә бирик әле, ул үзе дә сүзгә бик оста.

Укып йөрим шулай. Май ае. Бер көнне университетта никтер ыгы-зыгы киләләр. Кешеләр дә күп җыелган. «Нишлиләр монда, ник җыелганнар?» – дип, шунда киттем. «Татар радиосы» алып баручыларга кастинг үткәрә, болар кастинг узарга килүчеләр икән. Алмаз Әмиров, Зөлфәт Зиннуровлар – жюрида. Зөлфәт белән без таныш, кая, исәнләшеп чыгыйм дип кенә кергән идем, мине кастинг үтәргә кыстыйлар. «Ай, юк, минем радиода түгел, телевидениедә эшлисем килә», – дисәм дә, икенче атнада радиога чакырдылар. Кызыксынып кына бардым. Моңарчы эшләмәгән эшне эшләп карарга яратам мин. Килгән көнне үк мине эфирга чыгардылар. Чыгардылар, дип, ул вакыттагы ди-джей Ләйсән Җамалетдинова янында утырып кына тордым инде. Икенче көнне Зөлфәт Зиннуров сменасы иде. Ул көнне дә килеп, карап утырырга куштылар. Килдем. Зөлфәт котлаулар укый. Котлаулар укый торган тапшыру иде ул. Мине күрүгә, Зөлфәтнең йөзләре балкып китте, каядыр барасы бар иде, ахрысы. «Менә моннан кабызасың микрофонны, менә моннан сүндерәсең», – дип, бер күрсәтте дә, калганын үзең укып бетересең, дип, ишекккә юнәлде. Котым очып, Зөлфәт артыннан ташландым. «3 кенә минут калган, мин нишлисен дә белмим, укып та өлгермәячәкмен бит!» – дим. Зөлфәт минем «3 кенә минут» дигәнемне ошатмыйча: «3 кенә түгел, әле тулы 3 минут бар! 3 минут!» – дип, бармагы белән күккә төртеп, 3 минутның никадәр озын вакыт аралыгы булын аңлатып чыгып китте.

Дөресен генә әйтим, мин тормышта югалып кала торган кеше түгел. Ул вакытларда татар телен бигүк камил белмәсәм дә, белмәгән яки онытылган сүзләр урынына тиз генә башка бер гыйбарә уйлап таба идем. Мәктәптә сочинение язарга яратуым да эшемдә бик булышты. Укытучым, сочинение түгел, фильм булган инде бу, дип әйтә иде. Әле бер генә сочинение дә язмыйм, икене язам. Берсе – үземә, берсе миңа физикадан булышучы классташ малайга. Физика белән дуслык булмады минем укыганда.

Котлаулар дигәннән, берсендә шундый кәмит хәл булды. Мин аны хәзер генә кәмит дим, ә ул вакытта котым ботыма төшкәндер, мөгаен. Әлеге дә баягы котлаулар тапшырабыз. Бер котлауны укыдым да, җыр куеп җибәрдем. Аннары кем беләндер телефоннан сөйләштем, җыр бетәргә 3 секунд калганда, әле генә укыган котлавымны алыйм дисәм, беркайда да юк. Хәтерләсәгез, без башта котлауны укыйбыз, аннары җыр, җыр беткәндә кабат, бүген фәлән-фәлән кешенең туган көне, без аңа исәнлек-саулык телибез... дип төгәллибез. Җыр бетеп ята, миңа кемне котлаганыбызны кабатлап тәмамларга кирәк, ә мин кемне котлаганны һич кенә дә хәтерләмим. Автоматта укыганмын, исем-фамилиясен түгел, ир кешеме, хатын-кызмы икәнен дә хәтерләмим. «Тукта, Гөлназ, каушама, бик яхшы, тырыш, әйбәт кешене туган көне белән котлыйбыз, диярсең», – дип уйлап кына бетердем, күз читем белән теге кәгазьнең идәндә ятуын абайлап алам. Иелеп кенә алыр идең, микрофон эшләп торганда бернинди дә хәрәкәт ясарга ярамый. Эфирга коточкыч чиелдау булып яңгыраячак ул. Микрофоннар шундый сизгер. Ярый күзем үткен! Гәүдәмнең өске ягын кыймшатмыйча, аяк очым белән теге кәгазьне тартып китерәм дә, утырган килеш кенә идәндәге котлауны укып, тапшыруны тәмамлыйм һәм, уф, дип, маңгаема бәреп чыккан тирне сөртәм.

Эфир вакытында ут бетү, комьютер «эленеп калу» кебек «вак-төяк» безнең эштә гел булып тора.

________________________________________________________

Гөлназ КЕРӘНЛЕ МАНТЫ пешерергә өйрәтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар