Син яшәгән фатирда кичә оештырырга уйладыгыз, ди. Әти-әниең сез сөйләшеп утырган бүлмәгә керә икән, сөйләшүне шунда ук туктатып, әти-әниеңнең исемен әйтеп таныштыр, аннары дусларыңа үзләре белән таныштырырга — исемнәрен әйтеп чыгарга тәкъдим ит. Танышудан соң әти-әниең башка бүлмәгә кереп китәме яки өйдән чыгып ук китәргә уйлыйлармы — аларның эше. Әмма син «Китмәссез микән?» дигән сорау бирмә! Моны алар үзләре хәл итәләр.