Улын каршылау. (Өчпочмаклар.)
Бу картинамны мин әниемә – Насретдинова Әминә Мәүлитҗан кызына багышлап иҗат иттем. Без, әни һәм дүрт бала, Казанның Печән базары янәшәсендәге өч катлы таш йортта яшәдек. Әтиебез сугышка китеп, Сталинград җирендә ятып калды. Әни үзенең бөтен барлыгын безгә багышлады. Аш-суга искиткеч оста иде. Җомга көннәрендә, Гает кебек олы бәйрәмнәрдә гөбәдияме, өчпочмак яисә бәлешме пешерми калмый торган иде. Аеруча өчпочмакны еш пешерә иде.
Мин совет армиясендә өч ел хезмәт итү чорында (мин авиациядә хезмәт иттем) әнием җылы-җылы хатлар язып торды. Татар хатыннарына хас булганча тыйнак һәм җыйнак кына итеп язылган ул хатларга, сүзләр белән әйтелмәсә дә, мине өзелеп-өзелеп сагыну, чиксез борчылу хисләре салынган иде.
Мин Казанга әйләнеп кайткан көнне әнием шатлыктан кая басканын белмәде: мич тутырып өчпочмаклар пешерде, мин кайтуга дип саклап тоткан тансык сыйларын табынга тезеп, туган-тумачаны кунакка чакырды. Әнинең ул көндәгечә бәхетле чагын минем әле күргәнем юк иде. Еллар узгач, гомергә хәтеремдә калган мизгелне мин киндергә төшердем...
Бүлмә интерьерын әнинең туган ягыннан – Саба районының Мәртен авылындагы бабайлар йортыннан «күчереп куйдым».
Комментарий юк