Логотип
Күңелеңә җыйма

Ана бәрәңге

Балалар безгә әманәт итеп кенә бирелә.


Арчага, Тукай­ның туган ягында ел саен үткәрелә торган шигырь бәй­рәменә кайтып бара идек. Зур автобус туп-тулы: язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, артистлар... Бер-берсен таный, белә торган халык. Тукай ягы – безнең Мәккәбез кебек бит ул. Тукайга якынайган саен күңел нечкәрә. Хиссиятле, табигатьнең үзе сыман самими иҗат халкы, юлда кинәт ачылып китеп юлдашына йөрәк түрендә ничә еллар йөреткән яшерен серләрен сөйләп ташлый. Сәяхәттә чакта ишеткән мәгънәле сүзләр, кызыклы хәлләр, мавыктыргыч вакыйгалар уйлар дулкынын кузгата. Кеше язмышлары хакында айлар, еллар үткәч тә онытмыйча, уйланып йөрисең. Үзеңне дә шул кешеләр урынына куеп карыйсың, нәтиҗә чыгарасың. Шундый бер язмыш һаман да истә...
Бу хикәятне сөйләгән җырчының исемен үзгәртми, дәрәҗәле исем-атларын санап язарга да була иде. Шулай да Арча ягында туып-үскән, моңлы-йомшак, матур тавышлы танылган җырчы, дию белән чикләник. Без тыңладык, ул сөйләде: 
– Авылда әни бар, япа-ялгызы яши. Олыгайды инде. Казанга, безнең янга күчеп яшәргә кыстыйбыз. Ризалашмый. Көчемдә чагында үз йортымда, үземчә яшим әле, дип, аяк терәп каршы тора. Сиксәнне узып туксанга таба атлаган карчыкка каян килсен соң ул көч?! Дөрес, авыл халкы мәрхәмәтле, хөрмәтли дә үзен. Абыстай ул безнең, абруе да зур. Коръәнне рәхәтләнеп укый. Намаз, уразасын калдырмавы хакында әйтеп тә тормыйм инде. Бусы үзеннән-үзе аңлашыла. Әнине аштан ашка йөртәләр, Коръән аятьләре, догалар укыталар. Күршеләр суын да кертә, кирәк чакта эшенә дә булыша... Шулай да күңел тыныч түгел, әллә ничек кенә шунда, ул-бу булып куймагае, дип гел борчылып торасың инде. «Әни, сине алып китәм, быелдан калдырмыйм», – дип ничә әйттем. Беләсезме, ни ди? «Әни кеше – ана бәрәңге ул, баласына гомер биргән, үстергән, кеше иткән, кирәген эшләгән, үз бурычын үтәгән. Булган! Мин үземчә яшим, сез – үзегезчә!» – ди. Сөйләшеп кара син аның белән. Аптыраган...
Без дә аптырашып, тынып калдык.
Кызык чагыштыру бит бу. 
Күз алдына көзге бакча килде. Актарылган кара җирне ямьләп яңа – озынча, йомры, ап-ак, сап-сары, кызгылт тәнле бәрәңгеләр чәчелеп-тәгәрәп ята! Яшь үсентеләргә көч-куәт, дәрман биргән – бөрешкән-бетерешкән орлыклык бәрәңгене кем санласын! Җир буйлап типкәләп кенә йөртәләр. Кирәге беткән чөнки. 
Кадерсезгә калганчы ялгыз яшәвең артык дип уйлыймы бу абыстай? Бер хикмәте бармы моның?
Халык арасында таралган бер риваять искә төште. Яшь, сылу, чибәр кызның кайнана белән яшисе килми. «Әгәр мине сөйсәң, карт анаңның йөрәген йолкып алып, миңа китереп бир», – дип боера кияү булачак егеткә. Гыйшык дәрте тәмам акылын алган егет кәләше кушканча эшли: анасының йөрәген кулына тоткан килеш, күзен-башын тондырып мәгъшука­сы янына чаба, ашыкканда абынып егыла. Кулыннан ычкынып, йөрәк тәгәрәп китә һәм телгә килеп: «Бер-бер җиреңне авырттырма­дыңмы, и бала?» – дип сорый.
Мәрхәмәтле аналарның зирәклеген тора-тора аңлыйсың.
Үзен ана бәрәңге белән чагыштырган абыстай да шундый зирәк, фидакарь йөрәкле затларның берседер, мөгаен. Килен белән кайнана арасында, юк, ызгыш-талаш түгел, чак кына көйсезлек чыгып та, улының болытсыз тормышына күләгә төшүен теләмәүдәндер аның үз көнен үзе күреп, кар баскан кечкенә авылда тузган йортын саклап ятуы... Балалар безгә әманәт итеп кенә бирелә. Вакыты җиткәч, без аларны урнаштырырга тиеш. Ә ана кулыннан киткән, үсеп җиткән, балигъ булган бала, әлбәттә, үз акылы белән, үзенчә яши... Һәрхәлдә, шулай тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем әниемә,Аллаһы боерса февраль аенда 93 яшь булачак.Башлангыч сыйныф балаларын Башкортстандагы Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында укытты ул.Ул чаклардагы авыр тормышта әтиебез белән безне, 5 баланы үстерделәр алар.Әниебезнең сабырлыгына үзебез генә түгел,бөтен авыл халкы соклана.Киңәшләрен тыңлап,эшкә булган тырышлыгын аңардан өйрәнеп үзебез дә әни кебек акыллы,сабыр,уңган булып,кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәнеп үстек.Бүгенге көндә әниебез Биктимирова Гөлзәһрә Низаметдин кызы энебез,киленебез белән бергә яшиләр.Әниебезне ихтирам итеп,яратып кына яшибез.Озак еллар,сәламәтлектә,бәхетләр белән яшә әни!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик акыллы фикерле, олы йөрәкле әниләребез, безнең горурлыгыбыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ул суз абыстай сузе генэ тугел инде,ул мэкаль булса кирэк,бэрэнгене алганда,ана бэрэнгене бэреп калдыралар дилэр,аны кубрэк балаларына упкэлэгэн аналар эйтэ,кирэгем юк хэзер балаларга дигэн мэгьнэдэ.

        Хәзер укыйлар