Ә күңелендә – һинд фәлсәфәсе. Алар еш кына урыннары белән алмашалар. Көннәрдән бер көн киндердәге сурәтләрдә Һиндстан яме урын ала да күңелендәге хатирәләр дәрья булып түгелеп китә: «Тетрәнүем шулкадәр көчле иде, мин, моңа кадәр шаян сүзле шук егет, ярты ел буе, көлү түгел, елмая да алмадым. 23 яшьтә кичерелгән клиник үлем вакытында җаным Күккә ашты, аннары кабат Җиргә иңдерелеп, терелдем. 27 яшьтә тагын бер клиник үлем кичердем. Барысы да яңабаштан кабатланды. Шуннан соң миңа тавышын ишетеп кенә дә кешенең ниндирәк бәндә икәнлеген таный алу сәләте бирелде.
Җирдәге тормышка карата мөнәсәбәтем тамырдан үзгәрде: мин бик җитдиләндем. 26 яшьтә СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп кабул ителдем». Бар гомере һәм һәр көне өчен бермә-бер арткан җаваплылык
Озад Гариф улы Хәбибуллинны бүгенге көндә илнең иң танылган монументаль-декоратив сынлы сәнгать остасы иткән дә инде. 35 яшендә үк сынчы Ташкент метрополитенында урнаштырылган «Айбек» горельефы өчен СССР Рәссамнар берлегенең «Елның иң яхшы сынлы сәнгать әсәре» премиясен алган. Ул – «Мәскәүнең тынычлык фонды» Бөтендөнья оешмасының «Файда, намус һәм дан» ордены иясе, исеме Татар энциклопедиясенә (2014) кертелгән.
Хәтер дәрьясы кирегә ташый: студент елларында, инде тарихта ук онытылып баручы, юеш штукатуркага аффреско алымы белән язуны өйрәнү гаять кызыклы булган икән аңа! Фәнгә дикъкать тә елдан-ел арткан. Алматы һәм Навои шәһәрләре мәчетләрен төзекләндерү өчен Озад Гариф улы ачык фирүзә төсендәге искиткеч буяуны яңадан ачкан. Бу төс – Бохараның иң борынгы шаны! ЮНЕСКО җуелган буяу рецептына хәзер дә Халыкара бәйге игълан итә. Рәссам әлеге фирүзә буяуны фарфорга кушып, реставрация эшләрен башкарып чыгарга җөрьәт иткән. Гомеренең тагын биш елы Миасста термофосфатлы, ачык Галәм тирәлеге шартларына да чыдамлы буяулар белән меңнәрчә җитди тикшеренүләр үткәрүдә узган. Иҗатчының Казан метрополитенын бизәве – үз язмышына үзгәреш кертүгә тагы бер мисал. Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллин 2008 елны Казанга күчеп кайтуга ук, эшкә чумган. Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының монументаль сәнгать бүлеге профессоры.
Күренекле рәссам картиналар язып та талантын раслый. 40 яшьтән соң Һиндстан һәм Непал буйлап бер елга якын сәяхәт итү нәтиҗәсендә туган әсәрләре, күргәзмә тәмамлануга ук, тулысы белән Италиядәге тупланма өчен сатып алынганнар. Аның күп кенә эшләрендә – «салкын» алымлы сюрреалистик символизм юнәлеше. Җәйхун белән Сәйхунның газамәтле тирәнлекләрен дә, Галәм чиксезлегенең илаһи күренешләрен дә ул зәңгәр төстәге балавызлы буяулар аша тәкъдим итә. «Җирдә яшәү – нинди бәхет! Алда язылачак хезмәтләремне күзаллыйм, – ди Озад Гариф улы. – Казан – ул рәссамнар өчен рухи көч, илһам чыганагы. Әбием – чыгышы белән Нурлаттан, заманында Урта Азиядә совет власте урнаштырып йөргән, шунда яшәп калган. Ә миңа менә, киресенчә, бирегә кайтырга насыйп булды.
Комментарий юк