Кичәгә җыелсагыз, этикет кагыйдәләрен онытмаска!

Син яшәгән фатирда кичә оештырырга уйладыгыз, ди. Әти-әниең сез сөйләшеп утырган бүлмәгә керә икән, сөйләшүне шунда ук туктатып, әти-әниеңнең исемен әйтеп таныштыр, аннары дусларыңа үзләре белән таныштырырга — исемнәрен әйтеп чыгарга тәкъдим ит. Танышудан соң әти-әниең башка бүлмәгә кереп китәме яки өйдән чыгып ук китәргә уйлыйлармы — аларның эше. Әмма син «Китмәссез микән?» дигән сорау бирмә! Моны алар үзләре хәл итәләр. (Дусларына кунакка китәргә уйласыннар дип чын күңелемнән теләп калам!!!)
Яшьләр өстәл артында озаклап утырмый, шуңа күрә тиз генә ашап, чәйләп алыгыз да, өстәлне җыйсагыз да була (йә швед өстәле оештырыгыз — урыны да күбрәк кала түгелме?)
Әлбәттә, дуслар янында, этикет таләп иткәнчә, алма, груша, әфлисуннарны тәлинкәгә алып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә чистартып торуыңны күз алдына китерү бик авыр... Башка ризыкларга килгәндә исә, этикетка буйсыну мәҗбүри!
Спагетти! Ничек ашарга икән аны?! Өч төрле ысулы бар икән. Беренчесе — чәнечке һәм кашык ярдәмендә. Кашык — сул кулда. Кашыкны макаронга батырабыз. Аның эчендә макароннарны чәнечкегә бөтерәбез. Артыгын кашык ярдәмендә кисеп калдырабыз. Икенчесе — чәнечкене макарон эченә батырабыз һәм өскә күтәреп бөтерәбез дә тиз генә авызга китерәбез. Өченчесе — чәнечкене вертикаль рәвештә тотып, макароннарны бөтерә башлыйбыз. Төп кагыйдә: чәнечкегә ике-өч макароннан артыгын кадамаска!
Ашны ашап бетергәндә тәлинкәне үзеңә таба авыштырыргамы? Үзеңнәнме?.. Җавап: беркая да авыштырмаска! Тәлинкәдә берникадәр аш кала — моның белән килешәсе генә... Ашлы тәлинкәдә булып алган кашыкны өстәлгә куймыйбыз!
Чия, зәйтүннең төшләрен баштан учка төшереп, аннары гына тәлинкәгә куясы. Төшләрне тәлинкәңә төкерә күрмә — ямьсе-ез! Фи!
Тоз савытында калак юк икән, аны чиста пычак очы белән генә аласы.
Идәндәге паласларны төреп алганчы, аскы каттагы күршеләрең турында уйла — кичә иң кызган вакытта түшәмгә кага башламаслармы? Шуның өчен бу мәсьәләне алдан җайлап куй — моның гади бер сере бар!
СЕР. Күршеләреңә алдан ук кереп чык та... кичен булачак шау-шу турында әйтеп, бик нык гафу үтен. Күршеләрең мондый итагатьлелектән нәрсә әйтергә белмәсләр — эреп китәрләр! Соңыннан стенага шакымаслар, киресенчә: «Күршедәге яшьләребез бигрәк тә зыялы инде безнең!» — дип, музыка ритмына аяк селкеткәләп, куанып утырырлар.
Кичәнең музыкаль өлеше өчен җаваплы кешене алдан ук билгеләп куй. Ди-джей аппаратураны да, җырлар тупланмасын да әзерләп куярга тиеш. Берәр музыкаль агым фанаты гына була күрмәсен ул! Кич буена «кислота», металл, рэп стилендәге музыка тактына башларыгызны кагып... стена буенда басып торуыгыз бар. Һәй, Ди-джей! Төрле музыкаль жанрдагы дискларны әзерли күр!
Егет кызны биюгә чакыра икән, кызның, гафу үтенеп, ризалыгын бирмәскә хокукы бар. КАГЫЙДӘ! Әмма бу биюне ул инде беркем белән дә биемәскә тиеш!!! Бу — тимер кагыйдә! Аны бозсаң, иң беренче чиратта, үзеңне би-ик итагатьсез кыз итеп күрсәтерсең. (Ә син андый түгел!) Кичәгә килгән һәр егет сөйгәнен генә түгел, өйнең хуҗабикәсен дә биюгә чакырырга бурычлы.
Шәп ял ителде! Хәзер инде син, хуҗа буларак, һәр кызның өенә озатып куелуын җайларга тиеш — бу синең күңелгә ятышлы бер вазифаң. Кунакларың исә матур кичә уздырганың өчен сиңа булган рәхмәтләрен саубуллашканда да, өйләренә кайтып җиткәч шылтыратып та әйтерләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.