Тормышта гаять еш очрый торган, кешенең табигатенә, үз-үзен тотышына иң көчле тәэсир итәргә сәләтле, гаять катлаулы психологик халәт бар. Бу хис – көнләшү, һәм ул безне һәр адымда сагалап тора: күрше – күршедән, хезмәттәш хезмәттәшеннән көнләшә, балалар бер-берсеннән көнләшеп татулыкларын югалта, хәтта дуслар, туганнар да бу хистән хали түгел. Аеруча зур проблемалар көнләшү хисе гаиләгә үтеп кергәндә башлана. Тамыры, асылы кайда бу күренешнең, каян килеп чыга ул һәм кая алып бара?