Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратам дип әйтмәдем...

Туганымның күзләрендә әле һаман да яшь. Аның исемен ишетүгә, аның сүзләрен искә төшерүгә, бит алмалары буйлап тәгәрәгән яшьләрен дә сөртмичә, ул шундук күңелендә яңарган хатирәләрне берәм-берәм тергезә башлый. Ире вафат булуына ел үтеп китсә дә, берсе дә онытылмый. Ул шулай ди. «Үкенәм хәзер, никләр яратам дип гел кабатлап тормадым икән?! Никләр җылы сүзләрне аз әйттем икән?! – ди ул, әллә үзенә үпкәләп, әллә  миңа гыйбрәт булсын дип. 

Кызганычка каршы, бергә гомер кичкән кешеләрнең бик азы гына, гомерләре кояш баешына борылганда, бер-берсенә җылы-матур сүзләр, ә бигрәк тә, «яратам» сүзен әйтүдән әллә тарсыналар, әллә инде кирәк дип тапмыйлар. Әкренләп, кайчандыр өзелеп сөйгән ирең, фатирдашыңа әйләнә дә куя. Шәхсән мин үзем, урамнан җитәкләшеп узган әби-бабайларга, артыма борыла-борыла, сокланып карыйм. Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр! 

Югалткач кына аңлыйбыз шул нидән, кемнән мәхрүм калганыбызны. Моннан күп еллар элек республиканың ерак читендә урнашкан авылларның берсенә командировкага барып, анда күргән-ишеткәннәремнән хәйран калып кайткан идем. Моңа ике дистә ел узып китсә дә, ул сөйләшү, әледән-әле искә төшеп, тетрәнеп куям. Булса да булыр икән дөньяда шундый хәлләр. Ике хатынга бер ир... Ә хатыннар – үзләре күрше, үзләре дус. «Апалы-сеңелле шикелле яшәдек», – дигән иде 90 га якынлашып килүче әбиебез. Мине искереп беткән өйнең кыйшайган баскычына утырып каршылаган карчык, ул чагында кемгә дә сабак булырдай сүзләрне күп әйтте. Ләкин мин аның белән барыбер килешмәдем. Сүзләрен сәерсенеп тыңладым. Ничек инде алай була? Ир бирмәк, җан бирмәк, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Әбигә шулай дип акыл сатып та карадым. Ул мине ишетмәде. Карашын бик еракка, зәңгәр болытларга текәп, тагын да уйчанлана төште. Кемне югалткан, кемне эзли? Карчык, уйларымны укыгандай: «Алар инде күктә, әнә шул зәңгәр болытлар артында... Мин көн саен шушында чыгып утырам да, алар белән сөйләшәм, ник мине дә үзегез белән алып китмәдегез? – дим. – Без шундый тату яшәдек. Ирем – булдыклы, тырыш кеше иде. Безне мохтаҗлыкта яшәтмәде. Тик бер генә үкенечле нәрсә: безнең балалар булмады. Гомер буе өчәү яшәдек. Алар әнә бер-бер артлы китеп бардылар. Ә мин калдым. Гомеремдә беренче мәртәбә көндәшемнән көнләштем: бәлкем, Салихҗаным аны күбрәк яраткандыр, шуңа үзе белән башта аны алып киткәндер, дим. Бигрәк бер-бер артлы күченделәр бит... Мине ялгыз калдырып...». 
«Соңгы сулышында икегез дә янында булгансыздыр бит? Кайсыгызга нәрсә әйтте?» – дип сорыйм әбидән. «Икегезне бер күрдем», – диде. Безнең өчен моннан да кадерле, моннан да җылы сүзләр юк та иде. Ул аз сөйләшә иде, әмма яратканын сиздерә белә иде.

Авылдашлары башта бу гайре табигый хәлләрне өнәп бетермәгән. Кеше телендә гел алар булган. Әкренләп күнеккәннәр, килешкәннәр тагын. «Ничек шулай яшәргә була? Гаҗәп...». «Гаҗәпләнмә, – ди карчык, – бер дә гаҗәпләнмә. Тату яшәр өчен адәм баласына бер җылы сүз җитә. Бер җылы сүз...», – ди ул, әйткәненә тирән мәгънә салып.

Бер җөмләдән башлады, икенчесе белән тәмамлый, димәгез. Һәр ике очракта да асылы бер аларның: ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, кайчандыр бер-береңә әйтелми калган иң кирәкле, иң мөһим сүзләр... 

«Башта – яшьрәк чакта, «сөеклем», дидем. Картая башлагач, андый сүзләр әйтергә ояла башладым: «картым, бәгърем» дия идем. Аңлый иде ул мине. Аңа шул сүз дә җитә иде». Әби мине шундый сүзләр белән озатып кала. Ә мин гомеремә җитәрлек сабак алып, җаны чыгарга җиткән җил капканы киереп ачып, тизрәк кайтыр юлга борылам.

Бу дөньяда хәзер инде япа-ялгыз калган ул карчыкның да үкенече бардыр дим. Ирен бер дә ике каен арасында адаштырып йөртәсе килмәгәндер, әлеге дә баягы «бер җылы сүз»не дә үзенең генә ишетәсе килгәндер. Ә бәлкем, ул да соңгы сулышында яткан иренә: «Мин сине бик яратам», – дигән сүзләрне әйтмичә калуына үкенәдер. Мөгаен, шулайдыр. «Бер-берегезнең кадерен белегез!» – дигәнебез, һәркайсыбызга киләчәкне уйлап яшәүгә ишарә бит, җәмәгать...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ышанам,донья булгач алай да булыр...Минем уйлавымча,Сэлимжан абый бик бэхетле ир булган!Э эбилэргэ килгэндэ-молодцы!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен бабай да ике карчык белэн яшэгэн. Ике йортта да балалары булган. Ике карчыкны да бертигез кургэн дип эйтэ алмыйм. Безнен эби-этинен энисе яшь хатын. Ул эшкэ нык булган. Карт хатын кубрэк ойдэ торган,балаларга куз-колак Хэм иргэ кадер-хормэт курсэтуче. Без аны дур инэй дип йордек. Элек тэ тавыш чыгарып,эбилэр ызгышып яшэмэде. Хэзер без -оныклары да бик дус яшибез

      • аватар Без имени

        1

        0

        Моселмэннарда *яратам" дию бик юк инде ул, элеккелэрдэ бигрэк тэ.Ир кеше эшлэре белэн яратуын курсэтэ ул.Э бу хикэядэ исэпкэ алдым:ирем булдыклы тырыш кеше иде,; искереп беткэн ойнен кыйшайган баскычы.Бу ирнен вакыты булмаган, ике арада йореп???

        Хәзер укыйлар