Рөстәм Миңнеханов Мөслимнең Үзәк район хастаханәсендә булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимгә эш сәфәрендә капиталь ремонттан соң Үзәк район хастаханәсендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөслимнең Үзәк район хастаханәсендә ремонт эшләре ике этапта барды. Беренче этапта 1986 елда төзелгән стационар бинасын ремонтладылар, икенчесе кысаларында поликлиника яңартылды.
Татарстан лидеры сүзләренчә, Мөслим районы елдан-ел яңартыла, биредә парклар һәм скверлар ачыла, социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана. Авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән аерылырга тиеш түгел диде Татарстан Президенты. Бу бурычларны чынга ашыруга 30 дан артык максатчан программа юнәлдерелгән.
"Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күрәбез: яшьләр туган якларында кала башлады диде Рөстәм Миңнеханов. -Сезнең районның потенциалы зур. Мөслимдә яшәүчеләр - тырыш һәм хезмәтчән халык. Сез алдыгызга куелган теләсә кайсы бурычны башкара алачагыгызга ышанам".
Сәламләү чыгышыннан соң республика лидеры хастаханәнең баш табибына яңа ашыгыч ярдәм машинасы ачкычын тапшырды, аннары медицина учреждениесе бинасын карады. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдергәнчә, Үзәк район хастаханәсе өчен иганәчеләр ярдәме белән заманча УЗИ аппараты, цифрлы ренгент комплексы, ФГДС һәм башка җиһазлар кайтарылган.
Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Ык елгасының Су саклау зоналары елы кысаларында төзекләндерелгән яр буен карады. Биредә ял мәйданчыклары, спорт һәм балалар зонасы, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы ясалган.
сылтама - http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.