Логотип
Белгеч киңәше

Югалтмыйча табып булмый!

"Көтәм сине" язмасына психолог карашы

Язмадан күренгәнчә, кыз егете белән икесе арасындагы яшь аермасына иша­рәләп, мөнәсәбәтләренең барып чыкмавының төп сәбәбе итеп күрсәтә. Чынбарлыкта да шулаймы соң бу, ягъни сүз мезальянс турында барамы? Гадәттә, төрле буын арасындагы мөнәсәбәтләрне генә (15-20 яшь аермасын күздә тотабыз) мезальянс дип карарга мөмкин. Чөнки мондый тигез булмаган мөнәсәбәтләр бер-берсеннән дөньяга карашы, менталитеты, кыйммәтләре белән аерылып торган ике буын кешесе арасында туа, һәм күп очракта аларга бер-берен аңларга, уртак фикергә килергә комачаулаучы сәбәп булып тора. 

Язмада сурәтләнгән мөнәсәбәтләрне мин шулай да тигезсез дип атамас идем – аерма нибары биш яшь. Егете кыздан биш-алты яшькә зуррак парларны бик еш димим, әмма күргәләп торабыз – беркемнең дә башына тигезсез мөнәсәбәтләр турында фикер килми, гадәттә, бу табигый һәм камил булып тоела. Шулай да әлеге очракта егет белән кыз арасында билгеле бер аерма сизелә. Кыз – бераз өлкәнрәк, бик җитди һәм тормышта күпкә ирешкән. Егет бөтенләй башка төрле тормыш алып бара: ул сәнгать кешесе – яшәү рәвеше дә башкача. Бер-берсенә бөтенләй охшамаган бу ике тип кешене нәрсә бәйли соң? Ни өчен егет, үзеннән күпкә яшь һәм бик чибәр кызын онытып, вакытын безнең героинябыз белән үткәрә? Рухи якынлык мәхәббәткә һәм тотрыклы мөнәсәбәтләргә нигез була аламы?

Ир кеше белән хатын-кызны күп нәрсә бәйләп торырга мөмкин. Беренче чиратта, бу – һичшиксез, мәхәббәт, бер-берсенә карата булган җенси тартылу. Шул ук вакытта рухи якынлык, бер-береңне аңлау хисләре булмаганда мөнәсәбәтләр озакка сузылыр дип ышану шикле. Әлеге ике компонент бер-берсен тулыландырып торырга тиеш: аларның берсе генә булмаса да, камил мөнәсәбәтләр турында өметләнергә ярамый. Бу очракта да егет, әнә, рухи якынлыкка тартыла – аның беренче мөнәсәбәтләрендә нәкъ менә шул як юклыгы күренә. Шул ук вакытта безнең героинябыз да тулысы белән аның күзаллавына җавап биреп бетерә алмый, ахрысы,  уйлану өчен алынган тайм-аут сузыла һәм нәтиҗәдә, араларның суынуына китерә.



Кыз тарафыннан ясалган адымнар да барысы да яхшы, дөрес дип әйтеп бетереп булмый. Мәхәббәт хисләре урап алса да, ул үзен бик сак тота – сөйгәне өчен «әни» булып калудан, үзенең җайга салынган уңайлы тормышы бозылудан курка. Ә бит матур мөнәсәбәтләрне, гаиләне берникадәр үз мәнфә­гатьләреңне корбан итми төзеп булмый. Ике кеше берләшеп уртак гаилә корганда, һичшиксез, һәркайсы нәрсә дә булса югалта – матди өлкәдәме, башкадамы. 

Шул исәптән, бу аның тынычлыгы яки иреге дә булырга мөмкин. 
Эш бит югалтуда түгел, бүтәндә – үз теләгең белән барасыңмы бу адымга яки синең теләгеңә каршы шулай килеп кенә чыгамы?.. Ә «әни» булып калуга килгәндә, бу тулысы белән хатын-кызның үзеннән тора: кемдер үзенә аңлы рәвештә шул рольне ала, ә кемдер ситуациясенә карап «әни» ролен үти башлый… Ләкин беркем дә моңа мәҗ-бүр итми, һәм героинябыз да теләмәгән очракта җиңеллек белән бу рольдән кача алган булыр иде. Егетебез бит кеше ярдәмен көтеп утыручыларга охшамаган!

Героинябызның тарихын анализлаганнан соң, бер-берсен тапкан, гашыйк булган, мөнәсәбәтләрен әле яңа төзи генә башлаган парларга берничә киңәш бирәсе килә. Мәхәббәтнең озын гомерле булу-булмавы, матур гаилә кору хисләргә генә бәйле түгел. 

Парлар бер-берсен аңларга, тыңларга һәм ишетергә өйрәнергә тиеш. Бер-беренә кызыклы булып калу күп дәрәҗәдә егет белән кызның, ир белән хатынның сөйләшергә уртак темалары, карашлар берлеге булу белән дә бәйле. Үзеңә тиң ярны табу ул әле ярты эш – ә сөйгәнең белән гомерлеккә бергә булу, еллар узганнан соң да бер-береңә карата һаман кызыклы булып калу күп көч сорый. 

Яңа гаилә төзүче парлар аңларга тиеш – гаилә кору ул яраткан кешең белән бер түбә астында яши башлау гына түгел әле. Ул күпмедер дәрәҗәдә үз мәнфәгатьләреңне читкә куеп, уртак мәнфәгатьләр белән яну да. Бербереңә ярдәм итеп, бер-береңнең хезмәттәге уңышларына, җәмгыятьтәге роленең үсешенә китерү өчен күп көч куярга туры килә. Ә кайчакта сөйгәнеңә яр гына түгел, якын дус та, кирәк икән, кайчакта кайгыртучан әти яки әни дә була белү. Шул очракта гына гаилә дә нык, хисләр дә тотрыклы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар