Логотип
Белгеч киңәше

​Ир көндәшкә әйләнсә...

Тормышта гаять еш очрый торган, кешенең табигатенә, үз-үзен тотышына иң көчле тәэсир итәргә сәләтле, гаять катлаулы психологик халәт бар. Бу хис – көнләшү, һәм ул безне һәр адымда сагалап тора: күрше – күршедән, хезмәттәш хезмәттәшеннән көнләшә, балалар бер-берсеннән көнләшеп татулыкларын югалта, хәтта дуслар, туганнар да бу хистән хали түгел. Аеруча зур проблемалар көнләшү хисе гаиләгә үтеп кергәндә башлана. Тамыры, асылы кайда бу күренешнең, каян килеп чыга ул һәм кая алып бара?

Көнләшү хисенең асылы, минем уйлавымча, канәгатьләндерелмәгән һәм, субъектив күзлектән караганда, канәгатьләндерү мөмкинлеге дә булмаган теләк белән бәйле. Әйтик, кеше үзенең ни теләгәнен аңлап, аңа ирешү юлларын күзаллый, һәм моңа ирешү ниятенә керешә икән, бу – уңай хәрәкәт. Мондый кеше телә­гәне­нә ирешәчәк. Ә инде теләген ирешелмәс хыял дип, аңа җитү өчен берни дә эшләми икән – яңа үрләр яулаган кешеләргә кызыгып, көнлә­шеп яшәү бердәнбер юл булып кала.

Ир белән хатын арасында туа торган көнләшү хисе аеруча яман. Иң куркынычы шунда: мондый гаиләдән тынычлык кача, балалар газап чигә, көнчелек хәтта гаиләне җимерергә дә сәләтле… Ничек шулай килеп чыга соң? Әле кайчан гына бер-берсен яратып, бер минут та ялгыз калырга теләмәгән парлар әкренләп сөю хисен югалта, гаилә таркала… Ә бит барысына да шул көнләшү гаепле! 

Ир – баш, хатын – муен, диләр.

Ир кешенең гаиләдә әйдәп баручы вазыйфасын үтәргә омтылуы – гадәти хәл, алай гына да түгел, ир кеше хатыныннан берникадәр өстен булырга, ягъни күбрәк хезмәт хакы алырга, югарырак урыннарда эшләргә тырыша. Ә инде хатынының үзенә караганда уңышлары күбрәк булуы күп ирләрнең горурлыгына тия: хатын иреннән ничек өстен булсын, имеш. Әлеге четерекле хәлгә тарыган ханымнар берничә төрле стратегия сайларга мөмкин.

! Беренчесе — үзеңне түбән кую. Мондый ханымнар уңышларын яшерә яки бу хакта уйламый да, ә инде сүз чыкканда, уңышларның очраклы булуын, ул уңышларга лаек түгеллеген тәкрарлап тора. 

Кайберләре ирләренә чынлыкта күпме хезмәт хакы алуын сөйләп тә тормый, җай чыкканда акчасы аз булуга зарлана. Мондый позициянең берничә начар ягы бар: хатын-кыз үзен кимсетергә юл куя, көч куеп ирешкән уңышларыннан баш тарта, һәм – иртәме-соңмы барыбер көнче ирнең битә­ренә, җәнҗалына тап була. Икенче зур кимчелеге – бу позиция иргә чын мәгънәсендә уңышка ирешү һәм гаиләдә дә, тормышта да үзе телә­гән биеклеккә күтәрелү өчен шартлар тудырмый. Чыннан да, эш сәга­тен аннан-моннан уздырып кайтканнан соң, газета укып йә телевизорга текәлеп, диванда аунап яту күпкә рәхәтрәк бит!

! Икенче позиция нәкъ менә ир-атны яңа үрләр яуларга омтылдыра. Бу стратегияне сайлаган ханымнар үзен түбәнсетми, уңышларын яшерми, ә кирәкле сүзләр табып («синең потенциалың зуррак, дөрес максат куеп активрак булу гына кирәк» яки «теләгән очракта син миннән арттырып та җибәрер идең» шикеллерәк), иренә чын мәгънәсендә стимул бирә. Көчле затлар дип атасак та, ир-егетләр еш кына рухи таянычка мохтаҗ. 

Иренең үсешенә, уңышларына, булдырып чыга алуына һәрвакыт ышаныч белдереп торган ханымнар иң уңышлы ирләрне тәрбияләп үстерә дә инде! 

! Язмабыздан күренгәнчә, әле өченче төрле стратегия дә булырга мөмкин. Бу очракта ир дә, хатын да бер-берсенә якынаю, бер-берсен югалтмау хакында уйлап та карамый, ә бәлки, мөнәсәбәтләргә кул селтәп үз дөньясына чумып яши. 

Әле кайчан гына җылы булган гаилә учагы сүрелә, сөйләшергә уртак темалар кими, йокы урыннары да аерыла, уртак фатир күбрәк тулай торакны хәтерләтә. Нәтиҗәдә – сөяркәләр, уртак булмаган дуслар һәм бер түбә астында көн күрүче чит кешеләр барлыкка килә. Ни өчен соң мондый гаиләләр бергә яши бирә? Ник, аерылып, һәркем үз тормышы белән яши башламый? Моның сәбәпләре күп – бу инде уртак фатир, милек проблемасы да, балалар, уртак бизнес та булырга мөмкин. Җәмгыятьтә хөкем сөргән ялгызларга, ирсез хатыннарга карата булган тискәре мөнәсәбәт тә үз ролен уйныйдыр. Ни генә булмасын, күпмедер дәрәҗәдә бу парларны әлеге тормыш канәгатьләндерә, аларның һәркайсы шул мәхшәр эчендә үзенең аерым бер яшәү мохитен тудыра, һәм башлыча шунда бикләнеп яши бирә. Әлеге ханымның дөньясы – балалар, сәяхәт итү, китаплар һәм профессия булса, аның сүзләренә караганда, иренең мохите сөяркәләре, профессиональ тормышы белән бәйле.
 

Мондый хәлгә дучар булганнар өчен берничә киңәш:

* Гаиләдәге шундый мөнәсәбәттән очраган кайбер ханымнар ирләрен «урынына утыртырга», аңа «кемнең кем икәнен» аңлатырга ашыга.

Мондый адымнар ирегез белән мөнәсәбәтләрегезнең суынуына гына китерәчәк, ә көнләшү хисе беркая да китмәячәк – бары латент, ягъни яшерен формалар гына алачак. Безнен максат гаиләне җимерү түгел – ә бәлки, тагын да ныклырак, бердәмрәк итү.
Үз дәрәҗәгезне югалтмыйча гына ирегезгә яңа үрләр табарга булышу хәерлерәк булыр. Бәлки, ул максатына ирешү юлларын ачык тәгаенләмидер? Бәлки, аңа белгеч киңәше кирәктер? Уңышлы ир тәрбияләү – катлаулы фән, һәм аңа керешкәнче үзебез дә азмы-күпме ул фәннең кайбер төшенчәләрен өйрәнсәк иде.

* Көнләшүнең беренче билгеләре күренүгә үк превентив адымнар кулланыгыз – проблеманың тау булып ишелеп төшүен көтмәгез, көнчелекнең беренче чагылышын ук кисәтергә алыныгыз! Ә моның иң дөрес һәм иң гади юлы – проблемага күз йоммыйча бик җитди итеп сөйләшү. Бәлки, шул бер сөйләшү күп нәрсәләрне хәл итәр, ә бәлки, сезгә еш кына бу проблемага әйләнеп кайтырга туры килер. Һәрхәлдә, сөйләшеп аңлашуны тормыш кагыйдәсе иткән гаиләләр авырлыкларны җиңелрәк кичерә.

* Балаларыгызны үзегезгә дустанә мөнәсәбәттә тәрбияләгез, алар сезнең якын дусларыгыз, киңәшчеләрегез булсын! Балалар күп очракта ситуациягә объектив бәя бирергә сәләтле, алар ирегез белән сезнең арагызны бәйләп торучы иң ышанычлы күпер. Ә нигә очрашуны күпер аша оештырмаска! Балаларыгызга үз казанышларыгыз турында гына сөйләп калмагыз, ә әтиләренең уңышларын да искәртеп торыгыз, аеруча гаилә бергә җыелган чакларда. Туганнар, балалар алдында ирегезне үсендереп, мактап сөйләгез, аның уңышларын ассызыклагыз.

Бердән, әтиләренә карата хөрмәт хисе тәрбияли бу; икенчедән, ирегездә сезгә карата рәхмәт хисләре уята. Без бит барыбыз да казанышларыбызны таныганны, безне хөрмәт иткәнне яратабыз!

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мөһим, кирәкле материал. Минем әни үскәндә әти белән яшәмәгән. Шуңа күрә ир белән яшәү нечкәлекләрен бик аңлап бетермәгәнен һәрчак күрергә туры килде.Шушы әйберне күреп үсмәгәч, үзем дә ирем белән яшәгән вакытта күбрәк аның сүзен мөһим итеп санламау кебек очраклар туып тора.Психологларның бик күп киңәшләрен дә укып торам, ләкин барыбер үземнекен эшлим. Быелгы яңа ел-2016 нчы елга үзгәреп керергә исәбем!

    Хәзер укыйлар