Кунакка бару, кунаклар кабул итү – тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Бергә үткәргән вакыт уңай эмоцияләр генә китерүен телисезме? Ә бит аның үз кагыйдәләре дә бар. Аларны этикет буенча эксперт Айсылу ГАРИПОВА аңлата.
Бу хуҗаларга чараны яхшырак оештырырга ярдәм итә. Шулай ук вакытны һәм чакыручыларны хөрмәт итүегезне күрсәтә. Чакырган җиргә бара алмыйсыз икән, озакка сузмыйча, бу хакта әдәп саклап хәбәр итегез.
Кунакка үзегезне генә чакырганнар икән, бала йә башка бер кеше белән килергә уйласагыз, алдан шалтыратып, әдәпле итеп моның урынлы булу-булмавы белән кызыксыныгыз. Бөтенләй таныш түгел кешене алып килергә дә киңәш ителми. Кунакка барганчы, ничек тә алданрак, таныштыру җаен табыгыз. Балагызны калдырыр кешегез юк икән, аны алып килергә рөхсәт сорагыз. Һәм, әлбәттә, кунакта чакта бала артыннан күз-колак булыгыз. Фатир йә йорт буйлап йөгереп йөрмәсен, теләсә кайда буталмасын өчен берәр шөгыль табыгыз.
Кунакка чакырылган вакыттан алда килү дә дөрес булмас. Юкса хуҗаларны уңайсыз хәлдә калдыруыгыз бар.
Артык соңга калып, көттереп тору да матур күренеш түгел.
Кунакка буш кул белән бармагыз инде. Символик бүләк йә күч-
тәнәч итеп өстәлгә чәй тәме булса да алыгыз. Кыйммәтле бүләкләр биреп тә хуҗаларны уңайсыз хәлгә куймагыз.
Хуҗабикәгә ярдәм итәргә теләсәгез, үзеннән рөхсәт сорагыз. Күпләр аш бүлмәсендә читләрнең йөрүен охшатып бетерми.
Өстәмә соуслар яки тәмләткечләр сорау – ризыкның сыйфатына канәгатьсезлек күрсәтү дип кабул ителергә мөмкин. Хуҗаларның сыен хөрмәт итеп, тәкъдим ителгән ризыктан канәгать булып утыру күркәмрәк.
Кунакта чакта ялгыш кына берәр нәрсә ватсагыз, иң элек илтифатлык белән гафу үтенегез. Аннан соң ватылган әйбер урынына нәрсә бүләк итәргә мөмкин булуы белән кызыксыныгыз. Бу очракта акча тәкъдим итү урынсыз, иң яхшысы бүләк бирү.
Кунактан вакытында кайтып китә дә белегез. Иң яхшысы – бер-ике кунак киткәннән соң йә барысы белән бергә чыгып китү. Соңга кадәр утыру яхшы булмас. Һәркемнең үз режимы. Әле бит кунакларны озатканнан соң хуҗа-ларга җыештырырга да кирәк. Әгәр сез хуҗаларга бик якын булсагыз
йә кыстасалар гына озаклап та утыра аласыз.
Бу темага: https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/kunak-etikety
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк