«Залимнарга җәза йомшара», дип аталган язманың дөнья күрүенә атна-ун көн дә үтмәде, телефон шалтырый. Трубканы алуга, дулкынлануы тавышына чыккан билгесез ханым ашыга-ашыга тезеп китә: «Моннан берничә ел элек минем танышым турында язган идегез. Ул төрмәдән кайтты инде. Тормышы да рәтләнеп кенә килә иде. Тагын килеп капты...», – ди ханым чактан еламыйча. Аның өзек-өзек сөйләвеннән күз алдына моннан дүрт-биш еллар чамасы элек булган вакыйгалар килеп баса.