Логотип
Актуаль тема

Чүплектәге... бәбиләр

 
Йөзләрчә нәниләрнең олы фаҗигасе, чактан гына өзелми калган гомерләр турында сүзебез.

Ташлап калдырылган, ташландык ише җан өшеткеч сүзләрне шул нарасыйларга карата куллану үзе генә дә зур гөнаһтыр. Кызганыч, әмма күңел тетрәткеч ул мисаллардан беркая да кача алмыйбыз. Дөньяга күзләрен дә ачарга өлгермәгән бичара сабыйларны әле чүплектән, әле урман кырыеннан, әле кар өстеннән табып алалар. Сулышы да беленмәгән, йөрәге дә сизелер-сизелмәс кенә типкән җан иясе полиция хезмәткәрләре, ак халатлы игелек ияләре кулына килеп эләккәч, яңадан тормышка кайта. Нинди зур тырышлык, никадәрле тынгысыз хезмәт бәрабәренә икәнлеген Казанның 18 нче клиник хастаханәсендәге шушындый бәхетсез балалар өчен ачылган бүлекчә хезмәткәрләре генә белә булыр.
Ел саен, туган көненнән алып, 4 яшенә кадәр бәләкәчнең «өенә» әверелгән әлеге бүлекчәдә 200 ләп бала булып китә. Бик күп инде бу.
– Язмыш кочагына ташланган, гомере мәче баласыныкыннан да арзан бәяләнгән ул сабыйларның әниләре йә фахишәләр, йә наркоманнар, йә аракыдан башы чыкмаган айнымаслар, – ди хастаханәнең балалар стационары бүлеге мөдире Татьяна Мороз. – Газизен чүплеккә ыргытып калдырган имансызлардан ни көтәсең? Аларга бала кирәкми. Полиция, ашыгыч ярдәм хезмәт­кәрләре алып килгән баланың туган көнен дә (якынча, әлбәттә), исем-фамилиясен дә үзебез куябыз. 
Бирегә яңа туган балаларны гына түгел, караучысыз калган 4 яшькәчә балаларны да алып киләләр. «Әле генә ике баланы алып килделәр, – ди бүлек мөдире. – Берсенә 1 яшь, икенчесенә 4 яшь. Әниләре ташлап чыгып киткән. Ә балалар фатирда ялгыз». Бәбиләүгә үк баласы турында оныткан әниләрнең бала пособиесенә яшәүләрен, эше судка барып җиткән очракта да судка йөрмәүләрен, инвалид балаларга пособиенең 15 мең тирәсе түләнүен сөйләп ала.
Бүлекчәгә килеп эләккән сабыйларның барысы да озак һәм җитди дәвалануга мохтаҗ. Юыну дигәннең нәрсә икәнен белмәгән ул сабыйларның кайсы бетләп беткән була, кайсы авызына ризык каба алмый тилмерә. Ашый башласа, косып җибәрә. Чөнки аны юньләп ашатучы булмаган. Шундый хәлдә килеп эләгә алар табиблар кулына. Аннары ярдәмгә психологлар,
неврологлар кушыла. 
Узган елның август айларында булган вакыйганы гына искә төшерик. Ул чагында бөтен республика халкы гөж килде. Хатын баласын таба да, кая куярга, кайда ташлап калдырырга белми йөри торгач, урамда ашыгыч ярдәм машинасын күреп ала. Янына килә. Кеше күрмәгәндә генә, бәләкәй төргәкне машина астына ташлый. Ничек аны күреп алалар, ничек машина таптап китми. Гомере булгандыр инде баланың. Сабыйны үзе ише бәхетсезләрне кочагына алырга әзер торган әлеге хастаханәгә алып киләләр. Ә хатынны тоталар, ул кылган җинаяте өчен хөкем каршына баса.
Гомумән, моның ише – күке әниләр дип әйтмим, җинаятьчеләр өчен законнар кырыс булырга тиеш, минемчә. Җинаятьчеләр дим, чөнки алар инде чүплеккә ташлап киткәндә үк бала язмышын хәл иткән була. Баланың исән калуын теләми алар. Исән калуын теләсәләр, һичьюгы хастаханә ишек төбенә, бэби-боксларга ташлап китәрләр иде.
Хатын-кызның төрлесе бар: яшәргә урыннары булмаучылар, әти-әнисе табарга рөхсәт итмәгән яшь әниләр... Алар нәниләрен вакытлыча шушы бүлекчәдә калдыра. Андыйларга табиблар, хезмәткәрләр булдыра алганча ярдәм итә. «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган «Син ялгыз түгел» программасы да бүген уңышлы эшли. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең берсе дә игътибарсыз калмый. Авырлыкка юлыккан хатын-кызлар чыннан да ялгыз түгел.
Тагын яз җитә. Бүгенге көндә биредә әниләре ваз кичкән нәниләр – 31 тирәсе. Ләкин май айларында андыйларның саны кискен артачак дип көтелә. Чөнки бүлек мөдиренең әйтүенә караганда, шикле юлда йөрүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы хатын-кызлар үзләрен март мәчеләреннән ким тотмый. «Тудырган да ташлаган» ише хәлләрне күрәсе, ишетәсе бар икән әле алайса...

 
Авыр хәлдә калучы хатын-кызларга: 
 «Надежда» социаль-хокукый һәм психологик ярдәм үзәге. 
Телефоны: 8(499) 492-46-89, 492-26-81, 492-06-48.
 «Добро даром» хәйрия фонды. Телефоны: 8903-344-01-99.
 Казанның 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендәге әниләре
баш тарткан балалар бүлекчәсе. Телефоны: 8 (843) 275-98-28.
Адресы: Казан, Рихард Зорге урамы, 2 нче «А» йорты.
 «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге. Телефоны: 8 (843) 246-44—01.
 Казанның 1 нче бала табу йортында, 1 нче, 3 нче һәм 5 нче хатын-
кызлар консультациясендә «Бала тормышын коткар» Бөтенроссия программасы буенча махсус кабинетлар эшли.
 Татарстанда җәбер-золым күргән хатын-кызлар һәм балалар өчен
«кайнар линия» ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар