Логотип
Күңелеңә җыйма

Бу дөньяда без икәү

- Безнең өйне син тиз табарсың, — диде миңа Мәрьям апа телефон аша сөйләшкәндә, — урамында бер ул.
Танышым өйрәткәнчә, Фрунзе тукталышында троллей­бустан төшеп калдым да, базар аша чыгып, чак кына бар­гач, үз йортлары белән яшәп ятучы бер “авылга” тап бул­дым. Гаҗәп икән ул. Янәшәдә генә шау-гөр килеп шәһәр кайный. Ә биредә тып-тын, үзенә бер дөнья. Ике тыкрык узганнан соң, уңга борылдым. “Уңга каерылгач та”, дигән иде. Өч кенә йорты калган урам. Шуларның берсе янында тукталып як-ягыма каранып тордым. Таллыклар басып киткән бу урам да кайчандыр гөж килеп торгандыр. Агач­ларга күмелеп утырган өйнең сул якка кыйшайган капкасын ачып, ишегалдына үтәм. Баскан саен сыкрап торган баскычтан күтәрелеп, ишектәге төймәгә басам. Көткәннәр икән. Ишек шундук ачылып китә. Мине күрүгә каршымда басып торган мөлаем апаның йөзе яктырып куйгандай була.
- Көттем, — ди ул, мине түр узарга кыстап. — Тиз тап­кансыңдыр, әйттем ич мин сиңа урамында бер ул, дип. Иске, бик иске инде. Әнә, Рөстәм абыеңда хәзер үпкә чире, — дип тезеп китә Мәрьям апа. — Җәен бер хәл. Ә менә кыш­ларын үзәккә үтә. Аннан куркыта да бит. Урамында ялгызы­быз утырып калдык.
Йокы бүлмәсе ягыннан буыла-буыла йөткергән тавыш ишетелә.
- Әнә ничек ютәлли. Үләр дип куркам. Бу дөньяда хәзер без икәү генә бит!
- Балаларыгыз булмадымы? — дим, үзем стена буйлап тезелеп киткән фоторәсемнәрне караштырам.
- Монысы картым Рөстәм белән мин, — дип таныштыра башлый яныма килеп Мәрьям апа, — яшь чагыбыз...
- Чибәр дә булгансыз икән...
- Чибәр идек лә, бәхеткәйләр генә булмады.
- Ә менә монысы бердәнбер улыбыз Рөстәм...
- Аның да исеме Рөстәмме?
Кайда соң ул, ник әти-әнисен шушындый хәлдә яткыза?
- Юк инде ул, вафат, — ди карчык минем тел очында бөтерелгән сорауларга җавап биреп.
Һәм ул баштан кичкәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләргә ке­решә. Аның һәр сүзен күңелемә сеңдереп барам. Озак кына гәп куертып утырганнан соң, хушлашыр алдыннан, Мәрьям апа миңа сүз арасында гына: “Менә шул, балам, ярдәм ит­мәссеңме дигән идем”, — дип, фатир турында искә төшерә. “Монда газапланып, монда кадерсезләнеп ятканчы, ник авылыгызга кайтмыйсыз?” диясе килә. Тик сорамыйм, болай да аңлашыла ич.

* * *
Төшке ашка алар икесе берьюлы кайтып керделәр. “Хәзер чәй куеп җибәрәм, аш җылытам”, — дип тезеп китте Мәрьям, — көчкә ычкындым, бер минутка китеп булмый басудан... Бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә табын әзерләп йөргән хатынына Рөстәм кызганып һәм уңайсызланып карады. “Ничек әйтергә?” Ире сүзне нидән башларга белми аптырап утыра иде. Өстәл янына утырышып алгач та Рөстәм ашына кагылмады. “Бер чынаяк чәй бирсәң”, — диде ул ха­тынына күтәрелеп карарга да кыймыйча.
- Ашың суына, аша, аннан чәй бирермен...
- Тукта әле, Мәрьям, тыңла әле...
Шунда гына хатын иренең агарынып калган йөзенә игъ­тибар итте.
- Ай, Аллам, әллә сырхауладың инде?
- Юк дим, тыңла әле, — диде ир аны кырт кисеп. — Мин китәм, син миңа ачуланма инде.
- Озаккамы? — диде хатын аңламыйча.
- Мин бөтенләй китәм, синнән китәм...
Ялгыш ишетмәдемме дигәндәй Мәрьямнең зур коңгырт күзләре утыз ел буена бер генә мәртәбә дә чыраен сытып карамаган кадерле йөзгә текәлде. Ир башын аска иде. Мәрьям берни әйтмәде. Тел очында гына торган “Ни өчен?”, “Нәрсә өчен?” дә әйтелмичә калды. Ул әкрен генә торып басты да, ишекне каерып ачып, ишегалдына чыкты, аннан урамга... Инде кая барырга?! Бермәл югалып калды. Бер­кемгә дә кирәкмәс, кадерсез буласы көннәр менә кайчан икән. Хатын иңе буйлап шуышып төшкән яулыгын да күтәреп алмады. Җәйнең кайнар җиле ике бит алмасы буйлап ак­кан күз яшьләрен шундук киптерә барды. Ул авылдан чы­гып кырга юнәлде. Аның бөтен гомере шунда үтте бит инде. Тагы кая барсын?! Мәрьям кыр уртасына ук кереп басты да, сәгатьләп кенә санарлык гомерләре калган тук башак­кайларны үзен-үзе белештермичә сыйпый башлады. “Картаеп " беткәч аерылышкан кешеләргә шакката идем, үземә дә килде бит шундый хурлык”, — дип исәрләнеп сөйләнә баш­лады. Улына — Рөстәменә ни әйтер? Түзмәде, бөтен кырга яңгыратып кычкырып елап җибәрде. “Хурлык”, — дип җавап кайтарды кайтаваз. Ул ара каяндыр зәңгәр болытлар ара­сыннан күләгә шуышып узды, аның артыннан ук кара-куч­кыл болытлар пәйда булды. Һәм күп тә үтми күк күкрәп яңгыр ява башлады.
Бу мизгел хатынның эчке халәтенә шулкадәр дә туры килә иде. Ул хәтта үзе дә гаҗәпләнә калды. Коепмы-койган яңгыр астында озак басып торды. Ләкин котырынып-котырынып яуган яңгыр да аның минутында утлы күмергә әйләнгән җанын баса алмады.

** *

Яратышып өйләнешкәннәр иде лә алар. Бер-берләреннән башка бер көн дә тора алмаслар шикелле иде. Рөстәм башта мәктәптә укытты, аннары аны шул мәктәпкә җитәкче итеп куйдылар. Булдыклы, эшчән булганга, ул кеше арасы­на тиз керде. Коллективта да: “Безнең Рөстәм Мингалиевич”, дип кенә тордылар. Ә Мәрьям авыл хуҗалыгы институтының өченче курсында гына укый иде әле кияүгә чык­канда. Өйләнешкәч, читтән торып укуны дәвам иттерде. Балалары тугач, Рөстәм дип куштылар. Авыл кешесе бик сәерсенде моңа. “Татарда андый гадәт юк, ярамый, килеш­ми ул безгә”, — диештеләр алар.
- Синең хөрмәткә, — диде хатын каршы төшкән иренә. Сине яратканга.
Рөстәм икән, Рөстәм. Ир килеште. Тик Мәрьямнең каенанасы гына: “Сезнеке генә мөгезле булыр инде. Башка исем тапмадыгызмы? Баланың гомерен кисеп”, — дип, йөрәкне өзеп куйды.
Юк, чыннан да, әйбәт яшәделәр алар. Бергәләшеп йорт күтәрделәр. Авылда беренчеләрдән булып җиңел машина сатып алдылар. Тик менә башка балалары гына булмады аларның. Табибларга да күренеп карадылар. Файдасы ти­мәде. Бердәнбер бала белән утырып калуларын аңлагач, бөтен мәхәббәт, бар игътибар балага күчте. Бәләкәй Рөстәм авылында бер иде. Әтисе кебек булдыклы, акыллы, өстәвенә, кызларны борылып каратырдай чибәр. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укып, атылып дигәндәй институтка ба­рып керде. Хыялы хирург булу иде. Хирург булды. Аннары өйләнеп җибәрде. Иң мәртәбәле хастаханәләрнең берсендә эшли ул. Авылга да сирәк кенә кайта. Әнисенең битәрлә­венә каршы: “Әни, яныңда бер Рөстәмең булгач, җитмиме­ни сиңа?” — дип шаярта.
Менә хәзер икесе дә янында юк инде. Ул ялгызы. Ничекләр дип аңлатыр икән, нәрсәләр дип әйтер улына. Әллә соң ялгыш аңладымы? Бер дә ишетелмәде бит иренең кем беләндер чуалганы. Бу татлы да, газаплы да яшерен өмет аны кайтыр юлга борды.
Ишектәге йозакны күрүгә үк, бөтенесен аңлады. Киткән, көтеп тә тормаган... Мәчет кадәрле йортта ул берүзе димәк. Яшең иллегә җиткәндә ташлап китсеннәр әле?! Бер кирәк­сез әйбер итеп ташлап калдырсыннар әле?! Бүлмәдән бүлмәгә кагыла-сугыла йөри торгач, кич җитте. Көтүдән кайткан малларны ахирәте Сиринә абзарга куып кертте дә, өйгә атлады.
- Ә мин өйдә кеше юк дип торам, ник үзең чыкмадың малларыңа? — диде Мәрьямне битәрләгәндәй итенеп. — Син дә эшем кешесе булдың инде, берни күрмисең...
- Ни күрергә тиеш идем соң мин, Сиринә? — Шул тик­лем өзгәләнеп, ачынып әйтте бу сүзләрне, ахирәтенең лып итеп урындыкка килеп утырганын абайламый да калды.
- Киттеме, ниһаять?
- Син барын белеп, күреп торгансың...
Мәрьямнең йөзенә ачу катыш үпкә бәреп чыкты:
“Әйтмәгәнсең, кисәтмәгәнсең, ичмасам”, — дип сыгылып төште.
- Бөтен авыл гел шул хакта сөйләде. Эте-бете белде. Нужәли белмәдең?! Мин бит сине белмәмешкә салыша, нинди батыр хатын бу дип сокланып йөрим.
- Кем белән? — дип кенә әйләндерә алды телен хатын. Мәрьямен кемгә алыштырды икән ул? Кем аннан да артыг­рак итеп ярата алды икән?    
- Кем дип, шул кибетче Сания кызы инде. Җир бит... Укытучы җитмәсә үзләре. Балаларны нәрсәгә өйрәтәләр диген. 25 яшь, ди, үзенә. Карт кыз инде.
- Егерме биш яшь дисеңме, карт кыз дисеңме?! Ә миңа илле тулганны беләсеңме син, — диде Мәрьям пышылдап кына. — Әйбәт яшәсеннәр, башка сүзем юк.
Шул көннән аның өчен яшәү мәгънәсе башка төсмер алды. Рөстәм яшь бичәсе белән туган авылын, яраткан эшен ташлап, Казанга күченеп китте. Күченеп китте дигәч тә, өйдән берни алып чыкмады. Кулындагы чемоданы белән китеп барган, диделәр. Әнисенең хәер-фатихасын алырга кергәч: “Әллә нәрсә булды миңа, үземә урын таба алмыйм. Күз алдымда гел шул кыз бала басып тора. Әллә сихерлә­деләр инде?” — дигән.
- Сине кеше сихерләмәгән, җенең сихерләгән, күземә күренмә, үлсәм күмәргә кайтма, —дип, бик рәнҗегән, имеш, Мәрьямнең каенанасы.
Улы Рөстәм исә бу хәбәрне бик тыныч кабул итте.
- Алайса әти дә Казанда була икән,—диде ул суза төшеп. — Ярый, янына барып, хәлен белешеп йөрермен. Ә сине мин үзем белән алып китәм. Шәһәр хатыны булып, рәхәтләнеп кенә ят әле.
Әлбәттә, Мәрьям авылын ташлап, калага күченмәде. Таш­лап качарлык гөнаһлары юк бит әле аның. Шулай итеп ул үзе генә торып калды. Көмешсу авылында “чибәр Мәрьям” дигән даны таралган хатынга күз атып йөргән ирләр аз бул­мады. Әмма инде хатынның күңеле тәмам суынган, ир за­тыннан гайрәте чиккән иде.
Улы туган көне уңаеннан машина җибәртеп, аны кунакка алдырган иде. Килене Лилиягә табын әзерләшеп бе­тергәндә генә кунаклар килә башлады. Алар арасында ире Рөстәмне күреп, Мәрьям чүт артына аумады. Кая киткән аның элеккеге кояштай балкып торган йөзе, мәһабәт сыны. Аерылышуларына биш еллап кына вакыт үтсә дә, ул нык картайган, нык бирешкән. Чәче дә кинәт агарып, чаларып калган. “Тормышлары әлләни түгелдер”, дип, үзенчә юрады Мәрьям. Ә иң гаҗәбе, кайчандыр өзелеп сөйгән иренә там­чы да хисе калмаган иде аның. Алай гына да түгел, Рөстәм­нең килеш-килбәте, үз-үзен тотышы аның ачуын гына чы­гарды. Шулай да сорыйсы итте: “Тормышың мактанырлык түгел, ахрысы?”
- Ләйсәндә начар чир таптылар. Торса, шул ярты ел то­рыр , — диде ир боек кына.
Мәрьям кызгану галәмәте күрсәтмәде, ә бары: “Кеше күз яше өстендә бәхет корам димә шул”, — дип кенә куйды.
Бу сүзләр артында нихәтле гарьләнү, нихәтле үпкә-рәнҗү ятуын Рөстәм белә иде.
Кичә күңелле генә узды. Мәрьям дә, Рөстәм дә башка бер-берсенә сүз катып тормадылар. Өстәлнең икесе ике ягында утырган ир белән хатын арасында еллар калдыра барган картлык галәмәтеннән башка берни дә юк. Алар бер беренә чит иде инде.
Ләйсәннең үлеме турында әнисенә улы Рөстәм телефон аша хәбәр итте.
- Әткәй ялгыз, әллә кушыласызмы? — диде.
- Күрәчәге алда әле, — диде бәгыре каткан хатын тонык тавыш белән. — Ходай аңа күрсәтер әле...
Авызы ни әйткәнне колагы ишетмәде. Ә әйткәне юш кил­де. Ләкин иренә килгән кайгы иң элек Мәрьямне аяктан екты. Мәрхүмәнең кырыгын уздырып яткан көннәрдә Мәрьям­нәрнең капка төбенә машина килеп туктады: “Тизрәк җыен, апа. Рөстәм абый сине алырга җибәрде”, — диде шофер егет һәм аны ун минут эчендә алып чыгып та китте.
- Нәрсә булды?—дип төпченеп караса да, егет дәшмәде. Сораган саен җилкәсен куырып кына куйды.
Подъезд төбенә, улы яшәгән фатирның ишеге янына җыелган халыкны күрүгә, тез буыннары йомшап, аздан гына һуштан язмады.
- Күзләрең дә күк төсле иде бит синең. Шуңа күккә аш­тыңмы, балам? Чәчләрең җитен иде, шуңа җир куенына ашкындыңмы, багалмам”, — дип ыңгырашты Мәрьям кулын оныгының салкын маңгаена куеп. Кайгының да кайгысы иде бу. — Бигрәкләр дә яшь бит әле син, балам...
Мәрьям чиксез кайгыда. Ул ара-тирә ире Рөстәмнең сул­ган йөзенә карап ала. Икесенең дә өзелеп яраткан оныкла­ры бит.
- Үзең врач бит, улым, — дип өзгәләнде Мәрьям.
- Әни, дәшмә...
Рөстәм йөзен чытып читкә борылды.
- Туктата алмадык бит, әнкәй, — дип ыңгырашты килене Лилия. — Передозировка...
Оныгын Казан артындагы зиратка күмделәр. Мәрьям “авылдан китәм” дигән катгый карарга килеп, оныгы белән янәшә үзенә урын калдыртты.
Мәрьям шул китүдән авылына кире әйләнеп кайтмады. Улы әйткәнне тыңлап, шәһәрдә калды. Ике көннең берендә зиратка йөргән Мәрьям карчыкны улы шелтәләп тә карады. “Кайгы чакырып йөрмә”, — диде.
Шул көннән соң ярты ел чамасы вакыт узып китте. Сап- сары кояшлы көз иде. Агачларның чак эленеп торган яф­ракларын җилгә бирмәс өчен җан тартышып яткан чагы. Мәрьям карчык кабер каршында куелган эскәмиядә оеп китеп дога укый. Торып баса да, соңгы вакытта түзәрлек- сез сызлаган аякларын көч-хәл белән өстерәп, ташка уеп ясалган рәсем янына килә. Бик сагына шул ул җитен чәчле малаен. Зират каршына машина килеп туктаганы ишетел­де. Шап итеп ишек ябылды. Ашыга-кабалана килүче егетне Мәрьям шундук танып алды: “Кил бирегә, Рафис, кил. Мин монда”.
- Әйдәле, Мәрьям апа, син кирәк анда.
Карчыкның, әйтерсең лә, йөрәгенә бастылар. Котылгы­сыз фаҗига килүен күңеле белән аңлады ана.
Чаллы юлында һәлакәткә очрап вафат булган Рөстәмен оныгы белән янәшә, Мәрьям “үземә” дип калдырган урынга җирләделәр. Карчыкны зиратка күтәреп диярлек алып килделәр. Хәле бик авырдан булса да, ул яшь аралаш карашы белән ирен эзләде. Кайгы күзенә берни күренми, диләр. Күренә икән шул. Аның карты янында берәү дә юк. Ул ялгы­зы гына ике каен арасына куелган эскәмиягә сөялгән дә, өнсез калган. Мәрьям карчык елавыннан туктаган арада килене Лилиягә: “Әтиегезгә дару каптырыгыз, әтиегезне карагыз...” дип, сүз кушкалап алгалый.
Соңгы юлга озатучылар әкренләп тарала башлады. Ки­лене дә, шешенгән күзләрен әле улының, әле иренең кабе­ренә текәп әкрен генә карчыкның иңнәренә кагылды: “Әнкәй, кайтыйк булмаса...”
- Кайта торыгыз, мин үзем, үз җаем белән, — диде кар­чык җайлабрак утырып. — Минем ашыгасы җирем юк хәзер. Шулчак янына ачы хәсрәттән тагы да бөрешеп, бөкерәеп калган карт килеп чүкте. Мәрьямнең җансыз кулларын үзе­нең уч төбенә салды. Озак утырдылар алар шулай тып-тын калып. Уртак кайгы, уртак күрәчәк аларны янә бер-беренә сыенырга, еллар чуалткан, еллар юлдан яздырган үпкә- рәнҗүләрне онытырга мәҗбүр итте. Карт белән карчык җитәкләшеп торып бастылар да тар сукмак буйлап кайтыр юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тели белсэн телэк тели белмэсэн имгэк.кайвакытта кофер сузлэр сойлибез шул.Сабырлыклар бирсен Ходай.

    Хәзер укыйлар