Логотип
Актуаль тема

​Балалар югала

 Югалган баланың гомере санаулы минутлар белән исәпләнә.


Бала югалганнан соңгы беренче өч сәгать... Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына караган Җинаятьләрне ачу идарәсенең югалган кешеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Юсупов әйткәнчә, качкыннарның күбесен санаулы сәгатьләр эчендә, кайнар эздән табып алалар. Бу – бик мөһим. Чөнки мондый бәла-казага юлыкканда, баланың кая китүен берәү дә әйтә алмый. Бәлкем, ул үзе өйдән чыгып киткәндер, бәлкем, ул, Аллам сакласын, маньяк кулына эләккәндер... Болай дигәндә, моннан өч ел элек Чаллы шәһәрендә булган фаҗига искә төшеп куя: ун яшьлек Василиса мәктәптән кайтканда, юкка чыга. Кызны бөтен мир белән эзлиләр, аны эзләүгә күтәрелмәгән оешма калмый. Хокук саклау органнары, МЧС хезмәткәрләре, волонтерлар эшкә алына. Табалар, әмма инде соң була. Адәм актыгына үлем җәзасы сораган әти-әнинең хәлен бик аңлыйм. Баланы югалтудан да ачы хәсрәт юк бит ул дөньяда.

Кая китәләр? Нигә югалалар?

Саннарга караганда, хәлләребез бер дә әйбәт түгел. Уйлап кына карагыз: ел саен 40 мең бала югалсын инде. Дөрес, аларның 80 проценты исән килешме, үлгән килешме, табыла-табылуын. Һич уйламаганда, һич көтмәгәндә, балалар мәйданчыкларыннан, бакчалардан, мәктәптән кайтышлый юкка чыккан кыз һәм малайлар турында бары бер генә нәрсә уйлыйсың: алып киткәннәр, урлаганнар... Берәүгә дә сер түгел: бүген бөтен дөнья күләмендә бала сату белән шөгыльләнүче меңләгән оешма бар.
 
 Ел саен бер безнең илдә генә дә 40 меңләп бала югала. Шуларның 10 проценты табылмый.

Балаларны кешелексез ритуал-ырымнарда файдаланучы секталар да урлый. Җинаятьчеләр яшенә, төс-кыяфәтенә туры килгән балаларны бик тиз эзләп табалар. Аларны интернетка әти-әниләре үзләре куя. Шөкер, бу афәт безгә кагылмый. Әлегә кагылмый. Югалганнарны эзләүдә сират күпере кичкән оста белгечебез Альберт Әкрәм улы елына югалучыларга кагылышлы 4 мең гариза алынуы, шуның 210 сы балалар булуы хакында сөйли. «Югалган балаларның 90 проценты табыла», – ди ул. Ә калган 10 проценты? Алары ничек? Аларын үлгән килеш йә судан табып алалар, йә, урманда адашып үлә, бик сирәк очракта маньяк кулына эләгә. Югалган 11 бала буенча җинаять эше кузгатылган да инде. Бу исә 11 баланың үзен дә, гәүдәсен дә тапмаганнар, дигән сүз. Көн саен җинаятьләр эзләү бүлегенә югалган кешеләр хакында белешмә кереп тора. Хәбәр минуты-сәгате белән интернет, ватсаб аша районнарның әлеге эш белән шөгыльләнүче бүлекчәләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, волонтерларга барып җитә. Әнә ул: «Игътибар! Яшел Үзәннән Бажитов фамилияле яшүсмер югалды!» дип, телефоныннан чаң суга. Әйтүенә караганда, качкыннарның күбесе интернатларда, балалар йортларында тәрбияләнүче кыз һәм малайлар икән. Белгеч, шул арада урманга кереп, үз-үзенә кул салган 17 яшьлек яшүсмер турында да сөйләп ала. Сәбәбе – яраткан кызы ташлаган.

Ничек якларга? Ничек сакларга?

Һәркемне җитди уйланырга мәҗбүр итәрдәй сорауларга җавапны «Лиза Алерт» исемендәге коткару отрядының региональ оешмасы кураторы Айгүзәл Рөстәм кызы Хәйриева белән бергәләшеп эзлибез. Бу отрядның оешуына тиздән җиде ел тула. 2010 нчы елның сентябрендә әбисе белән урманга гөмбә җыярга чыгып киткән биш яшьлек Лиза Фомина югала. Шәһәр көне белән артык мавыгып киткән милиция ул чагында «үтергәннәрдер» дип, беркемгә дә урманга керергә рөхсәт итми. «Шул чагында эзләгән булсалар, баланы коткарып калырга да мөмкин булыр иде», – ди Айгүзәл ачынып. Бу вакыйгадан соң, югалганнарны үзләре теләп эзләүгә алынган отряд барлыкка килә. Лиза – югалган кыз исеме, Алерт – хәвеф дигәнне аңлата.

– Күбесе безнең оешма турында белмиләр дә, – ди Айгүзәл. – Башларына төшкәч, соң була. Без – бер арттырусыз әйтәм – профессиональ эзләүчеләр. Нидән башларга, ничек эзләргә икәнен ишетеп кенә белмибез. Эшләү дәверендә бик күпне күрергә туры килде. Элек бит полиция, кеше югалуга өч тәүлек узмыйча, якыннарыннан гариза да кабул итми торган иде. Хәзер башкача. Без гел әйтә, кисәтә киләбез: кеше югалганнан соңгы беренче өч сәгать бөтенесен хәл итәргә мөмкин. Шуңа күрә, баласы югалуга ук ата-ана, монда гына йөридер, кайтыр әле дип тормаска, кичекмәстән, полициягә, безгә хәбәр итәргә тиеш. Бары шул чагында гына уңышка өметләнергә була. Кайчак балалар үзләрен тапмауны тели. Аларның яшеренеп ята торган урыннары була. Алар шунда төн куна, яши, ашарга таба. Мондый очракта, әгәр дә аларның фоторәсемнәрен игълан такталарына элеп куябыз икән, бала тагын да ныграк яшеренергә, «төпкә» китәргә, нәтиҗәдә үзе белмәгән мохиткә килеп эләгергә мөмкин. Кайтаргысыз, куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен безгә мөрәҗәгать итсеннәр, безнең белән киңәшләшсеннәр иде. Һәр очракның – үз эзләү методикасы, дип әйтәсе килә. Купшы сүзләр генә түгел бу. Җитди карарга кирәк моңа.

Белгечнең әйтүенчә, әти-әни, баласын югалтуга ук, күршеләрен, танышларын ярдәмгә чакырырга, иң элек, сулыклар тирәсен йөреп чыгарга тиеш. Чөнки югалган ун баланың тугызы батып үлүчеләр исәбендә. Бала-чаганы бер ялгызын күлләр, елгалар, буалар янына якын да җибәрмәскә кирәклеге турында күпме генә әйтмә, балалар күлгә чумуның ахыры ни белән бетәсен күз алдына да китермиләр. Психологларның әйтүенә караганда, 7-10 яшьлек балада курку хисе дә шуның кадәрле генә.
 
Качкыннарны эзләүче волонтерлар төркеме «ЛизаАлерт»ның эшләре турында бүген бөтен ил белә.


Әти-әнисенә үпкәләп, өйдән чыгып китү очракларына караганда, бәхетсезлеккә юлыгып, югалучылар саны күбрәк. Алар урманда, паркта, метрода – әнисе белән кулга-кул тотынышып барган җирдән югала. Айгүзәл сөйләгәнчә, хәтта эскәмиядә утырган җирдән...

– Әбисе бәләкәй оныгын эскәмиядә утыртып калдырып, азга гына фатирына – күзлеген алырга кереп китә, – дип сөйли ул. – Шул вакыт күршесе чыга, баланың ялгыз булуын күрә һәм өенә чакыра. Ул, балага чәй эчерткән арада, урамда ыгы-зыгы башлана. Күрше-күлән анда-чабышып, монда чабышып, бәләкәчне эзли. Шулай да була. Ул чагында мин Чаллыга – сыйныфташларым белән очрашуга кайткан идем, – ди Айгүзәл, Василиса белән булган хәлне исенә төшереп. Бала котчыккыч шушы хәлгә очрап, соңгы сулышын алган чагында, без гөрләп бәйрәм ясап ятканбыз икән, дидем. Шулкадәр йөрәк әрнеде. Шуннан бирле – бер генә минутка да тынгылык күргәнебез юк. Безнең эзләү масштабы бик киң, үзебездә генә түгел, башка регионнарга да чыгабыз. Йөрергә машина гына булсын. Бик кирәк булганда, самолет белән дә очабыз. Әле күптән түгел генә Белорецкида булып кайттык. Казан белән Туймазыдан өчәр кеше, Мәскәүдән биш кеше барды. Тугыз яшьлек кыз бала мәктәптән кайтканда юкка чыга. Сәгате-минуты белән эзләүгә керешүебез, зур активлык күрсәтүебез тикмәгә булмады. Җинаятьче, тотышы белән, үзен сиздерергә мәҗбүр булды. Агуланырга, биек катлы йорт тәрәзәсеннән сикерергә азапланды. Шундый хәлгә без аны активлыгыбыз, аның артыннан эзгә-эз баруыбыз белән китереп җиткердек. Ул җәзасын алды алуын, бала гына юк. Бала гомерен бернинди җәза белән дә бәяләп булмый.

Айгүзәлнең киләчәккә планнары зурдан. Волонтерларның, укулар башлангач, мәктәпләргә йөрисе, бала-чага белән кисәтү эшләре, әңгәмәләр үткәрәсе бар әле. «Игелекле эшләр кыласы килгән кешеләр, рәхим итеп, безгә мөрәҗәгать итсеннәр», – дип, тә куя ул. Чөнки гомерен, төп эшеннән соң, гаять четерекле булган тагын бер эшкә багышлаучы кешеләр күп түгел. «Арабызда кайчак хәтта йөкле хатыннар, инвалидлар да булгалый», – ди ул горурланып. Ул үзе дә бик җаваплы эштә. «Лиза Алерт» отряды кураторы белгечлеге буенча архитектор-дизайнер икән.

Тапканчы эзлиләр

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат җитәкчесе Андрей Родыгин: «Эзләү чаралары районнардагы башкарма комитет һәм полиция хезмәткәрләреннән башлана, – дип аңлата. – Аннары гына, кирәк дип табылган очракта, безнең хезмәткәрләр, волонтерлар кушыла. Полициянең кинологик хезмәте – махсус өйрәтелгән этләре бар. Алар да эшкә җигелә. Мондый вакытта бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырырга ярамый». Әле күптән түгел Зәй сусаклагычында булган фаҗигале вакыйгадан гыйбрәт алсак икән. Сигез яшьлек малайның суга батып үлүе очраклы түгел. Ике метрлы киртә аша сикергәндә, өлкәннәр кайда булган? Үтеп баручы бер ир кеше күргән күрүен. Тик малай инде ул чагында су төбенә киткән була. Түбән Кама районында, егете белән сүзгә килеп, күпердән елгага сикергән 17 яшьлек кызны да водолазлар ике сәгатьтән соң гына табып алалар. Бала ул беркайчан да кая барасын әйтеп йөрми. Чыгып китә дә югала. Бәлкем, ул дус малае янындадыр, бәлкем, күрше урамда гынадыр, ә бәлкем, шул минутта ул инде су төбендәдер. Шундый хәлләр булмасын өчен, Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйткәнчә, ата-ана баласы белән кул сузымында булырга тиеш! Ул аның нинди уйлар белән яшәвен белергә, нәрсә теләгәнен аңларга, аңларга һәм һәрвакыт якларга, хупларга тиеш. Ә иң мөһиме, бала таныш булмаган кешеләргә якын килмәсен. Чөнки ул әле хакыйкатьне ялганнан аера алмый. Олы кеше сүзенә ышана. Күп вакыт аларның чит кеше машинасына утырып китүләре дә шуның белән аңлатыла. Ничек инде абый кеше аны алдасын?! Ничек инде ул шул бәләкәй кызга, йә булмаса, малайга начарлык кыла алсын?! Шул чагында каты итеп кычкырып, үзенә тирә-юньдәгеләрне каратса... Сабыйларыгызга дөньяда яхшы кешеләр генә түгел, начар кешеләр дә барлыгын аңлатыгыз. Эш узгач, «Нинди аңгыра бу балалар? Полиция кая караган?» дип йөрүдән мәгънә юк.

Инде кат-кат әйтелгән гади бер хакыйкатьне онытмыйк: бала еш кына әти белән әнисе арасындагы бетмәс-төкәнмәс ызгыш-талашларны ишетмәс, күрмәс өчен чыгып китә, бу хәлләрнең шаһиты буласы килми. Ир белән хатын аерылышкан вакытта таякның иң авыр башы янә балага төшә. Мондый очракта, бала өйдән чыгып китеп, игътибарны үзенә юнәлтмәкче, шул рәвешле әти -әнисен килештермәкче була. Еш кына баланың игелекле теләге зур бәлаләр белән тәмамлана.

Шулай итеп, психологлар бала югалуның төп сәбәпләре итеп, түбәндәгеләрне атыйлар:

– гаиләдә килеп чыккан низаг;

– ата-ананың баласы проблемаларын күрәсе-ишетәсе килмәве:

– тәрбия җитмәү;

– вакытында психологик ярдәм күрсәтмәү;

– сукбайлыкка хирыслык.

Ә инде балагыз югала икән, кичекмәстән, 112 яисә 88007005452 телефоны буенча шалтырата аласыз. Югалган баланың гомере – сезнең һәм безнең кулларда булуын исегездән чыгармагыз!

«Түбән Камага барырга җыенып беткән идек инде, – ди елмаеп, Айгүзәл Хәйриева. – «Җиде яшьлек малай югалды», – дип хәбәр иттеләр. Без аяк киемнәрен кигәнче, табылган. Гел шулай булсачы...

Үземнең дә, урамда йөргәндә, күзем, иң беренче булып, бала-чагага төшә. Хәзер мин аларга башкачарак – Айгүзәл сыман карыйм: адашмаганнармы, югалмаганнармы?! Безнең балалар, чит илләрдәге шикелле, җиргә утырып, игътибарны үзләренә юнәлттерә белмиләр бит алар.
 
Күз уңында тотабыз

Киңәшләребезне гап-гади нәрсәдән башлыйбыз: бала куркынычсызлыгы өчен һәм югалганда аны тиз табып алу өчен киеменең эчке ягына исемен, фамилиясен күрсәтеп, билге тегеп куярга кирәк. Кибетләрдә махсус беләзекләр дә сатыла.

Радиомаяк

Баланың кайдалыгын радиомаяк та бик тиз билгели. Ул әти-әнигә дә, балага да куела. Сабый өйдән ераклаша башлады исә, үзеннән-үзе сигнал килә башлый. Дөрес, бу инде искерә башлаган җайланма. Хәзер аңа алмашка башка санлы җайланмалар, Bluetooh һәм кәрәзле элемтә килә.

GPS-трекерлар (GPS-беләзекләр, GPS-сәгатьләр)

Беләзекләргә һәм брошкаларга урнаштырылган андый җайланмалар мобиль кушымталар белән бәйле. Бала ул беләзекне тагып йөрткәндә, аның кайдалыгы сезнең смартфоныгыз картасында чагылачак. Моннан тыш, «опекуннар» системасына туганнарыгызның, дусларыгызның телефонын да өсти аласыз. Бәлкем, бала бәлагә тарыганда, алар якында гына йөридер. Алар телефонына да афәт сигналы киләчәк.

Трекер – ул билгеләмәсе буенча кәрәзле телефонга охшаган санлы кабул итү җайланмасы. Кагыйдә буларак, аның составында сим-карта, микрофон, тукландыру элементлары һәм афәт төймәсе бар. Бу җайланма төрле формаларда булырга мөмкин: әйтик, брелок, кул сәгате яисә гадәти бер тартма рәвешендә... Әгәр балага куркыныч яный икән, ул шул төймәгә баса, бер үк вакытта әти-әни телефонына да сигнал килә. Кирәк икән, әти-әни турыдан-туры трекерга шалтыратып, баласын микрофон аша тыңлый ала. Бу әлегә иң нәтиҗәле җайланмаларның берсе санала.

Классик трекерлар сим-карта белән бер комплектта сатыла. Алар батарейкада эшли. Әти-әниләргә сигнал программа куелган телефонга яисә компьютерга килә. Трекерны баланың йөрү маршрутына көйләргә дә була.

Шунысын да исегезгә төшерәбез: җинаятьчеләр иң элек корбаннарының телефоннарын юк итәргә ашыга. Чөнки телефон буенча баланы эзләп табарга мөмкин булуын алар яхшы белә. Шунлыктан, трекерны күзгә күренми торган урынга беркетергә кирәк. Кулонга, мәсәлән... Балагыз белән әледән-әле җайланманы ничек кулланырга кирәклеге турында инструктаж үткәреп алыгыз, өйрәтегез, исенә төшерегез! Трекерның сим-картасы МТС, Билайн, Мегафон операторларыныкы булса, тагын да яхшырак.

Локатор

Бу – мобиль элемтәсенең гадәти оператор сервисы. Ул кәрәзле телефонны трекер сыйфатында файдаланырга мөмкинлек бирә. Моны янә МТС, Билайн, Мегафон операторлары тәкъдим итә. Моннан тыш, МТСның «Бала күзәтү астында» дип аталган мобиль хезмәте дә бар. Әти-әниләрнең күбесе бу алымны хуплый. Чөнки ул уңайлы гына түгел, экономияле дә.

Nimb

Әле күптән түгел генә кулланыла башлаган бу җайланма боҗра рәвешендә. Аның ярдәмендә якыннарыңа, туганнарыңа хәбәр бик тиз арада килеп ирешә. Чит илдә аннан еш файдаланалар. Якынча аның бәясе 5 мең сум тора.

Iswimband

Әлеге җайланма – ул Apple Iphone өчен эшләнгән. Ул балагызны суга батудан саклый, баткан очракта табып алырга булыша. Ул – тасма шикелле. Йөзгәндә аны йә башлыкка, йә күзлеккә, йә булмаса, кулга киясең. Әгәр дә су коенучы су астында билгеләнгән вакыттан озаккарак кала икән, җайланма шундук әти-әнигә бу хакта хәбәр итә. Бу гаджет бигрәк тә АКШта киң кулланыла.

Фиксиклар

Бу сәгать һәм беләзекләр трекерлар сыман эшли. Аның эчендә – сим-карта. Баланың кулыннан беләзекне салдырганда, шундук сигнал эшли башлый.

Әлеге электрон җайланмаларның өстенлеге бик зур булса да, иң үтемлесе – бала белән гел сөйләшеп тору. Ул һәрнәрсәдә мәгълүматлы булырга, нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын белергә тиеш! Әти-әниләр бу хакта бер генә минутка да исләреннән чыгармасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар