Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгыштым...

Иң тәмлесе – улыма, иң әйбәт кием – улыма... Иремне мин гел икенче чиратка, «соңыннан»га калдыра идем.

Яз дисәң, яз түгел, җәй дисәң, җәй түгел. Каяндыр кояш арасыннан атылып чыккан кара болытлар зәңгәр күк йөзен минут эчендә каплап ала да, борылырга да өлгерми каласың, коеп яңгыр ява башлый. Бу ни инде бу? Июнь аеның беренче көне. Җәй җиткән бит югыйсә. Ә һава гел көйсез баладай, кәефне туктаусыз бер киеренкелектә, көтү халәтендә тота.

Мәскәү базарына кереп чыгыйм да, яңгыр коя башлаганчы, тизрәк өйгә кайтып җитим. Шундый уйлар белән, бер-бер артлы чәчәк киосклары тезелеп киткән юл буйлап, базарга кереп барам. Кинәт кенә күзем чүплек савыты янында казынган бер әбигә төшә. Читтән генә күзәтә башлыйм. Ул, савыттагы чүпләрне актарып, җентекләп нидер эзли. Шактый вакыт карап торганнан соң, кул сузымында гына утырган чәчәк сатучы ханым: «Ул көн саен шушында инде. Нәрсә эзли ул? Үзе чиста гына карчык күренә», – дип әйтеп куя.

Әби, нәрсә эзлисең? Нигә актарынасың ул чүплектә? Пычранасың бит...
       Әби уңайсызланып китеп, шундук кулын чүп савытыннан ала, аклангандай: «Бер чиста пакет кирәк иде», – дигән була.

 Сумкамнан чиста пакет тартып чыгарам да, әбигә сузам: «Менә сиңа чиста пакет...» – дим. Ураза ае дип, әбинең уч төбенә сәдака да салам. Ул миңа рәхмәтләр әйтә-әйтә, ниһаять, чүп савыты яныннан китә һәм сөйләнә-сөйләнә каршыдагы кечкенә паркка таба атлый башлый. «Арыдым, ял итим. Син дә бераз хәл ал», – ди карчык, күңеле нечкәреп китеп. Аның, күрәсең, биредә беренче генә ял итүе түгел. Ул: «Үземнеке!» – дип, трамвай юлыннан читтәрәк агачлар арасында торган эскәмиягә барып ава. Мин дә аның янына... Чүплектә актарынганда синең кебек акча биреп китүчеләр булгалый. Бар бит ул миһербанлы бәндәләр. Мин аларны: «Аллаһының бәндәләре, – дим. Ходай аларга кылган игелекләре өчен икеләтә кайтарсын», – ди дә, күзләрен йомып, сөяккә генә калган ике кулын җыерчык өстенә җыерчык кунган нурлы йөзенә китереп, озак кына дога укып ала. 

– Әби, дим, әби, ник соң болай йөрисең? Яшәр урының юкмы әллә?
    Ул шактый вакыт дәшми тора. Ишетмәде, ахрысы. «Әби...» – дип соравымны кабатлый башлап, ул мине кулларымнан тотып ала. «Ишеттем, балам, ишеттем... Соравыңа ни дип әйтергә дә белмим. Бар да ул, юк та... 
– Ничек инде ул алай?
– Шулай, – ди карчык. – Бар да ул, юк та... Сабыр гына, бүлдермичә, әбинең янә сүз башлавын көтәм. 
– Их-х, кайтсаң иде хәзер күрсәң иде ул матурлыкны! Ишегаллары ям-яшел үләндер. Аны сары чәчкәләр басып алгандыр. Миңа күршем гел әйтә торган иде: «Җый әле шуларны. Тузганакка әйләнгәч, бер дә матур булмый бит алар». Ә мин тими идем аларга. Бөтен дөньяң сап-сары. Әйтерсең ишегалдыңа кояш үзе төшеп кунаклаган. Мәчем мине эзлидер, Актүшем мине сагынадыр... Безнең йорт Нократка терәлеп кенә тора. Ишеткәнең бармы Нократ елгасы турында? Киң ул, тирән ул... Матур ул. Җәйләрен төшеп утырасың да ярына, ул суларга ияреп, уйларың әллә кайларга китә. Хәзер мин ул өйгә кайта алмыйм. Аны улым-бердәнберем: «Коеп куйган дача урыны», – дип, бер танышына сатып җибәрде. Әтисе үлгәч... ул барында алай кылана алмый иде. Ә менә аның вафатыннан соң... Икенче елында ук мине шушында – Казанга алып китте. Инде үзләре белән яшәтерләр, дип тынычланган да идем. Юк, көткәнчә килеп чыкмады. Киленнең тулай торакта бер бүлмәсе бар икән, шунда китереп «аудардылар». Малай әйтә: «Әни, сиңа монда шәп булачак. Бер проблемаң булмас. Ашау ягын үзебез кайгыртырбыз. Пенсияңне үзебез алырбыз. Азапланып йөрмәссең. Менә шулай, акча малайда, бер генә проблема калды, ничек ул биргән 5 меңгә яшәргә? Сөткә-ипигә дә җитми. Чүплек тирәсендә йөрергә мине бер сукбай карчык өйрәтте. «Кайчак әйбәт-әйбәт әйберләр ташлыйлар», – дигән була. Кем әйбәт әйберсен ташласын инде чүплеккә? Үзем шуны аңлыйм, үзем актарынам. Гадәткә кереп бара, туктарга кирәк».
    
Әби малаена үпкәләми. «Үзем гаепле», – ди. Ул мәрхүм ире каршында да үзен нык гаепле итеп тоя. Малай тугач, бөтен игътибарны аңа бирүе, үсә башлагач та иң тәмлесе баласына, иң матур киемнәр – аңа... Ә ире – икенче планда. Улы ни дисә, шул булган гаиләдә ата кешенең кадере каян булсын? «Салихҗаным минем өчен җан бирмәктән яшәгән кеше ул, – дип дәвам итә әби, үз-үзенә сөйләнгәндәй, пышылдауга ук күчеп. – Бервакыт каты авырып хастаханәгә эләктем. Табиблар моннан ниндидер дару сораганнар. Ашыгыч та түгел иде югыйсә. Шул ук көнне кара төн уртасында, котырыпмы-котырган буранда дару табып китергәнен хәтерлим. Шундый иде мәрхүм. Ә мин аның кадерен белмәдем. Малай да малай, дидем. Ә малай менә күрсәтте. Беркөнне өйгә кайтмадым. Тулай торакка диюем. Вокзалга барып кундым да, көне буе Казан урамнары буйлап йөрдем. Үзем эчтән генә: «Эзләрләр микән, эзләргә чыгарлар микән?» – дим. Кая ул?! Өйдә кунмавымны белмәгәннәр дә. Аларга әллә мин бар, әллә юк.

Авыр уйларга бирелеп, әкрен генә урынымнан кузгала башлыйм...
– Китәсеңдәме инде? Утыр әле әзрәк, – дип туктата мине әби. – Синең белән рәхәт иде әле...

Артыма борыла-борыла әбигә карыйм. Ул шул бер утырган килеш догага бирелгән. Хәер, кая китсен, кая ашыксын инде ул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый хэллэр еш очырый...Икмэкнен - кадере, аналарга - хромэт бетте...

    Хәзер укыйлар