Театраль тәнкыйтьче дә, театр дөньясында кайнап, аның пәрдә артында йөргән журналист та түгелмен. Спектакль корылышының да барлык нечкәлекләрен белмим. Мин бары тик театрга гашыйк гади тамашачы. Залга кереп утыруга дөньямны онытып спектакль караучы, шундагы геройлар белән бергә шатланучы, елаучы. Монда бары тик спектакльдән, геройлардан алган тәэсирләрем генә язылачак. Хатын-кызда эмоцияләр җитәрлек анысы. Шуңа төрле булыр ул.
Поделиться:
Драматург Илгиз Зәйниев белән режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәгә яңалык алып менде. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле хип-хопера жанрында. Формасы яңа, ә эчтәлеге гап-гади булган спектакль сораулар тудырмый калмады.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясен куйдылар. Минем әни моны караса: «Чаяннар, рәхәтләнеп чаянландылар», – дип әйтер иде. Ә миңа каршы килер идем. Ни өченме? Хәзер аңлатырга тырышам.
«Моң» театраль мәйданы үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итүен дәвам итә. Театр сәхнәсендә бу юлы актрисалар үз-үзләрен уйнады. Артисткалар тормышына, аларның уй-кичерешләренә багышланган «Прима» спектакле куелды. Ул шагыйрь һәм режиссер Йолдыз Миңнуллина, Камал театры актрисасы Ләйсән Рәхимова һәм ТЮЗ театры актрисасы Елена Калаганованың уртак иҗат җимеше.
Казанда Милли китапханә бинасында урнашкан «Моң» театраль мәйданчыгында «Ак бүре» әкиятен сәхнәләштергәннәр. Гаилә белән барып карый торган үзенчәлекле спектакль бу.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театрында премьера узды. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле куелды. Үзенчәлекле итеп куелган спектакль нәкъ менә вакытында чыкты кебек. Хәер, режиссер Туфан Имаметдиновның һәр премьерасы җәмгыятьне кузгатып алган вакыйгаларга туры килә. «Идегәй» Татарстан Конституциясенә республикасы өчен мөһим, киләчәктә зур роль уйнарлык үзгәрешләр кертелгән көндә чыкса, ХХ гасыр башындагы болганышларга багышланган «Җилкәнсезләр» болай да тынычсыз заманда яшәп ятканда, узган ялларда илдә күтәрелеп алган фетнәдән соң куелды. Бу очраклымы?
Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрыннан кабат «мөгез»! Күңелгә ятышлы, хисләр буранын уяткан, кешелеккә риторик сорау биргән, шул ук вакытта социаль проблеманы да күтәргән бу иҗат җимешен караганда нигәдер үзеңне Казанда түгел, ә Европаның бер шәһәрендә кебек тоясың. Безнең өчен актерлар – бина эчендә сәнгать әсәре тудыручылар, ә монда ачык һава, җитмәсә спектакль түгел, ә перформанс!
Татар ире бала бишеген селкегән саен, чиркәү чаңы яңгырый! Катнаш никахның иң зур фаҗигасен бүгенге көндә татарның гениаль режиссеры Айдар Җаббаров әнә шундый кечкенә генә, әмма бик зур мәгънәгә ия булган деталь белән тасвирлый. Казанга Әлмәт драма театры «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килде. Ул аншлаг белән үтте!
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән көтелгән премьера – «Идегәй» татар халык дастаны сәхнәләштерелде. Үзгә куелыш.
Кыргый дәрт һәм зина кылу гөнаһ икән ул! Бөтен дөнья ирекле мөнәсәбәтләре пропагандалаган вакытта режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев әнә шуны искә төшереп чаң суга! Татар сәхнәсе өчен өр-яңа тема һәм яңа формат белән язылган «Мәдинә» спектаклендә гөнаһ сүзе күңелләргә үтеп керерлек булып яңгырады.
Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» премьерасы куелды. 80-90 еллардагы көнкүреш тормышы, Казанның ул чор бандитларына багышланган сәхнә әсәре дип кенә язсам, ялгыш булмас
Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сезонын «Алмачуар» премьерасы белән япты.
Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башлана. Төп артистлар – шәһәр халкы.
Ят спектакль бу. Татар театры өчен ят...