Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сезонын «Алмачуар» премьерасы белән япты.
Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сезонын «Алмачуар» премьерасы белән япты.
Авылга кайту... Бу спектакльне карарга залга кермисең, авылга кайтасың. Чынлап! Тамаша залында яңа чабып алынган чәчәкле-җиләкле печәннең хуш исе таралган. Баксаң, сәхнәгә печән түшәлгән икән. Яшел каеннан башка бер нәрсә юк. Гади авыл тормышын тасвирлаганда артык декорацияләрнең кирәге дә юктыр ул. Печән исе туып-үскән йә каникулга кайтып кунак булган авылны күз алдына китереп бастыра. «Алмачуар»ны сәхнәләштергән яшь режиссер Айдар Җаббаров – бу спектакльнең рәссамы да. Татар авыл тормышын халыкчан итеп, кешедәге гап-гади, әмма яшәү мәгънәсе булган хисләрдән культ ясаган кебек ул.
Белгәнегезчә, әсәр бер мәхәббәт тарихы турында. Бу мәхәббәтне тасвирлаганда ХХ йөз башындагы авыл тормышына кайтасың. Бар да гади: әти – ирләр эшендә, әни – хатын-кызларныкында, бала – беркайгысыз. Колын туарга тора. Ә ничек көтә аны Раил Сәләхиев тудырган Закир. Көтелгән бәхетнең тәмле булуын күптән оныттык инде без, бигрәк тә, хәзерге заман балалары. Шуңа да бәхет мизгеле дә бик кыска – куыкка әйләнә. Ә Закир түземсезләнеп көтә ул бәхетне! Әти-әнисенә туачак колын турындагы сорауларны яудырып кына тора. (Раилнең яңгыравыклы тавышы, ничә көн үтсә дә, колакта чыңлый һаман!) Ашкынып көтә, хәтта урынында тыныч кына басып тора алмый. Һәм бу көтү халәтен актер белән режиссер тандемы шуның кадәр итеп күтәрә ки: колынның тууы – Закирның тормыш мәгънәсенә әйләнә. Ихтыярсыздан, бәхетне соңгы тапкыр әнә шулай ашкынып кайчан көттем микән дип уйлап куясың... Раил Сәләхиев яратып, бөтен күңелен биреп уйнады. Закирга колын ничек кадерле булса, Раилгә бу роль шундый ук тансык һәм кадерле иде.
Закирның авыл малайлары белән дуслыгы да ихлас. Әнә шул дуслыкны, әнә шул балачакны сагынып утыручылар да булгандыр залда. Елга буенда балык тоту вакыйгасы гына да ни тора! Кармакка балык эләкмәгәч, малайлар су астына төшеп балык тотмакчылар. Алар суга «сикерә». Сәхнәдә пластика аша су төбендә балык куу күренешен күрсәтәләр, һәм ул гениально уйнала! Актерлар үзләре дә балачакларына кайтып киттеләр кебек. Бик күп балачак шуклыгы күренешләрен уйныйлар алар. Сүз уңаеннан, Әтнә театрында шундый күп яшь ир-ат актерлар уйный икән ул!
Алмачуар туа. Айдар Җәббаровның Алмачуары – хатын-кыз. Актриса Алинә Сидеева үз карашы, үз күзаллавы, пластика ярдәмендә ат холкын бирергә тырышты. Гади генә авыл аты. Бернинди вәкарьсез, әмма ирекле! Ләкин булачак чабышкы ат тагын да дәртлерәк, иреклерәк, җилкенүчәнрәк булырга тиештер кебек.
Сабантуйда ат чабышында беренче килгән Закирны күккә чөяләр, Алмачуарның муенына хәтта сөлге элмиләр – ул читтә кала. Элек Сабантуйларда җайдакка түгел, ат муенына чигүле сөлгеләр эләләр иде. Хәзер ул гадәт онытыла бара кебек. Иң мөһиме: төп призны тапшыру. Ә бит ат бөтен җаны-тәне белән томырылып чаба. Юк, чапмый – оча! Ул да бит беренче булырга, хуҗасының өметен акларга тырыша. Быел авыл Сабантуенда да беренче килгән атка бер сөлге дә бәйләмәүләре йөрәккә тиеп калган иде, әлеге спектакль ул уйларны кабат уятты. Сабантуйда чабып килгән атлар муенына сөлге бәйләгез, зинһар. Бер сөлге бит ул. Бары тик бер сөлге!
Алмачуарның үлеме, Закирның аның белән хушлашу картинасы режиссер тарафыннан ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән кебек тоелды. Хисләр җитмәдеме, детальләрме?!. Спектакльдә иң кызыгы – бу тарихны картаеп беткән Закир кызгылт жилет киеп Сабантуй мәйданында җыештырып йөргәндә искә төшерә! Уйчан карт Закирны, әлбәттә, Марат абый Хәбибулллин уйный. Ул һәрвакыт сәхнәдә. Менә ул кечкенә Закир янында басып тора, менә Алмачуарын сыйпый. Бу мәхәббәт аның хәтер төпкелендә саклана. Әмма Алмачуар үлеме белән аның бу дөньяга мәхәббәте дә, кызыксынуы да үлә. Әнә ул халык артыннан чүп-чар җыеп йөри. Аңа барыбер. Чөнки ул үзенә дә, дөньяга да битараф. Битарафлык – иң куркынычы. Мәхәббәт үлсә, кеше рухи яктан яшәүдән туктый, тормышының мәгънәсе югала. Аңа тирә-ягында ниләр булуы мөһим түгел. Ул – ялгызы! Олы бер дөньяда япа-ялгыз! Кеше тормышында иң зур фаҗига шул түгелме инде?!.
фото: "Әтнә татар дәүләт драма театры"ның Инстаграмыннан алынды
Комментарий юк