Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театрында премьера узды. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле куелды. Үзенчәлекле итеп куелган спектакль нәкъ менә вакытында чыкты кебек. Хәер, режиссер Туфан Имаметдиновның һәр премьерасы җәмгыятьне кузгатып алган вакыйгаларга туры килә. «Идегәй» Татарстан Конституциясенә республикасы өчен мөһим, киләчәктә зур роль уйнарлык үзгәрешләр кертелгән көндә чыкса, ХХ гасыр башындагы болганышларга багышланган «Җилкәнсезләр» болай да тынычсыз заманда яшәп ятканда, узган ялларда илдә күтәрелеп алган фетнәдән соң куелды. Бу очраклымы?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театрында премьера узды. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле куелды. Үзенчәлекле итеп куелган спектакль нәкъ менә вакытында чыкты кебек. Хәер, режиссер Туфан Имаметдиновның һәр премьерасы җәмгыятьне кузгатып алган вакыйгаларга туры килә. «Идегәй» Татарстан Конституциясенә республикасы өчен мөһим, киләчәктә зур роль уйнарлык үзгәрешләр кертелгән көндә чыкса, ХХ гасыр башындагы болганышларга багышланган «Җилкәнсезләр» болай да тынычсыз заманда яшәп ятканда, узган ялларда илдә күтәрелеп алган фетнәдән соң куелды. Бу очраклымы?
Кәрим Тинчуринның иң уңышлы пьесаларының берсе булган «Җилкәнсезләр» 1926 елда ук язылган. Ул ХХ гасыр башындагы чуалышлар: милли күтәрелеш, революция, хакимияткә большевиклар килүе, НЭП чорын үз эченә алган илнең зур бер тарихи чорын чагылдырган әсәр.
Тарихи спектакльләр – уен-көлке түгел, аларны уйлап, бирелеп, кереп китеп карарга кирәк шул. Тинчуриннар моның җаен тапкан. Режиссёр камерный спектакль ясаган. Тамашачылар – сәхнәдә. Без сәхнәнең әйләнә торган өлешенә түгәрәк итеп ясалган корылма эченә кереп утырдык. Төтен. Кешеләрне аермачык күреп булмый. Бу да бер символ. Болганыш елларга багышланган әсәр карарга килдек бит. Уртада – зур өстәлдән кала, башка декорация юк. Актёрларның бөтен уены әнә шул өстәл тирәсендә барды. Ике сәгатьтән артык. Әмма ул озын тоелмады, кечкенә пространстводагы атмосфера үзеннән-үзе бөтереп тарихи чорга алып кереп китте. Ул вакыйгаларны читтән карамыйсың, үзең дә шунда катнашасың кебек. Актёрлар борын төбендә генә уйный. Бөтен мимикалары, күз карашлары күренә. Фальшка урын юк монда. Мондый интим якынлыкта спектакль караган юк иде әле. Актёрларга уйнарга бик авыр булгандыр.
Спектакль барышын сөйләп тормыйм. Татар мәктәбендә укыганнар бу әсәрне белми калмас. Нуретдин бай гаиләсенең фаҗигасендә ил фаҗигасе күрсәтелә. Вакытында аны Кәрим Тинчурин комедия буларак язган. Әмма бер гасыр үткәч, моңа бөтенләй башка күзлектән карыйсың. Хәзерге көн өчен бу берничек тә комедия була алмый, бу – ТРАГЕДИЯ! Беренче гильдияле сәүдәгәрләрнең хәерче киез итекләр төпләп утыруларыннан һич тә көләсе килми, елыйсы килә. Милләт өчен көрәшеп йөргән Батырханнарның (Батырханны Туфан Имаметдинов әсәрдәге кебек катлаулы итеп ясамаган. Ул әле бер, әле икенче социаль катламга да елышып йөрми. Мин аны милләт иреге өчен көрәшүче итеп кабул иттем. Гомумән, режиссер максималь рәвештә гади итеп күрсәткән ул болганыш чорларын.) идән астына төшеп утырулары көлкеме?! «Мин ирекле татар хатын-кызы» дип йөргән Дилбәрнең нэпмен иренең баядеркасы булу көлкеме?! Хәтта милләт язмышын алып калу өчен акча кирәк булуы көлкеме?! Спектакльдә «акча» сүзе бик күп тапкырлар яңгырады. Аны төрлечә аңларга була. Ә мин тарихи вакыйгаларда иң зур көчләрнең берсе итеп кабул иттем.
Спектакль интерактив. Бу – тамашачылар да катнаша дигән сүз. Милли полк төзер өчен актёрлар тамашачылардан әле акча җыя, әле большевиклардан качып Себергә юл тоткан Нуретдин, Мисбах хаҗилар белән бергә поездда бара. Сәхнә әйләнә... һәм син дә әйләнәсең... Чорлар үзгәрешен бары өстәлдәге ашъяулык кына күрсәтә: менә ул затлы, менә яшел (милли күтәрелеш) һәм менә ул хәерче кара пычрак япма.
Актерлар уенына килсәк, Тинчуриннар үсә. Нуретдин байны уйнаган Ирек Хафизов нәкъ шул елларда яшәгән сәүдәгәрмени. Гомумән, аңа нәкъ менә шундый саллы кешеләр роле килешә. Иң ошаган образларның берсе – НЭП чорындагы малтабарларга шәп карикатура ясаган Рөстәм Гайзуллин. Кыланышы, костюмнары, хәтта торт ашавына кадәр. Белеме булмаса да, җәмгыятьтә хуҗа булып, дөньяның артына тибеп яши. Нуретдин байның затлы кызы – аның өчен бары баядерка. Рөстәмнең бер роле дә игътибарсыз калмый. Харизма көчле аңарда!
Спектакльдә үзем өчен ачкан актриса – Нуретдин байның олы кызы Рокыя ролен уйнаган Венера Низамова. Тинчурин әлеге образны бөкре, курыкмыйча дөресен әйтә торган кыз итеп сурәтли. Туфан исә аны телсез кыз итеп бирә. Бу – спектакльнең төп символы кебек тоелды. Кул ишарәләре белән генә сөйләшкән Рокыяның сүзләрен стенадагы экраннардан укыйсың. Анда язылган сүзләр аермачык күренмәсә дә, Венераның нәрсә әйткәнен аның мимикасы, күзләре сөйли. Рольне бары тик йөзе белән уйнап чыкты ул. Уйлап карасаң, спектакльдә иң төп роль дә аныкы иде. Ул башкалар әйтә алмаганны әйтә. Дөресен әйтә. Ә дөресен әйтүчеләрне күп вакытта ишетмиләр һәм яратмыйлар! Шуңа алар телсез булырга мәҗбүр. Башкалар кулларын төшереп мескен хәлгә килгәндә дә (артык мескенлек хәтта ачуны китерде), рухын җуймаган Рокыяга хөрмәт артканнан-арта барды. Һәм менә соңгы минутларда теллене телсез уятырга тели. Өметен югалткан Нуретдинны тотып селкер чиккә җитә Рокыя: «Нәрсә утырасың? Тор, уян. Уян! Ник дәшмисең? Йә, кая синең милләтең, хөрриятең, иттифагың? Кая Милли Шураң? Кая халкың? Дәүләтең? Кая синең телең? Ник дәшмисең? Ник дәшмисең? Имгәк!» Рокыяның соңгы монологы нык тәэсирләндерде. Күздән ирексездән яшь бәреп чыкты, һава җитми башлады. Рокыя образы безнең намусыбыз түгелме?!. Спектакль әнә шулай кульминация белән тәмамланды. Монда бары күп нокталар куясы килә...
Фотолар: театрның социаль челтәрләреннән алынды
Комментарий юк