Логотип
Блоги

«Прима»: актрисалар – пәрдә артында

«Моң» театраль мәйданы үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итүен дәвам итә. Театр сәхнәсендә бу юлы актрисалар үз-үзләрен уйнады. Артисткалар тормышына, аларның уй-кичерешләренә багышланган «Прима» спектакле куелды. Ул шагыйрь һәм режиссер Йолдыз Миңнуллина, Камал театры актрисасы Ләйсән Рәхимова һәм ТЮЗ театры актрисасы Елена Калаганованың уртак иҗат җимеше.


«Моң» театраль мәйданы үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итүен дәвам итә. Театр сәхнәсендә бу юлы  актрисалар үз-үзләрен уйнады. Артисткалар тормышына, аларның уй-кичерешләренә  багышланган «Прима» спектакле  куелды. Ул  – шагыйрь һәм режиссер Йолдыз Миңнуллина,  Камал театры актрисасы Ләйсән Рәхимова һәм ТЮЗ театры актрисасы Елена Калаганованың уртак иҗат җимеше. 


 Сәнгать дөньясында серлелек югалып барган бу заманда (ә серлелек тамашачыларны җәлеп итәр өчен бик кирәк ул) театр актрисаларының (кызганыч, барысы да түгел)  социаль челтәрләрендә  шәхси тормышлары белән артык бүлешмәве сөендерә. Чынлап! Һәр спектакльгә барган саен, бу актриса йә актер тормышта нинди икән дип уйланасың. Журналист булып эшләүнең бер зур плюсы: алар белән әңгәмә кору мөмкинлеге бар. Шунысын әйтергә кирәк: андый артистлар белән әңгәмәгә нык дулкынланып, әзерләнеп барасың, чөнки сер пәрдәсен бераз гына ачып карыйсың. «Моң»да куелган «Прима» спектакле дә әнә шул сер пәрдәсен бераз гына ачып күрсәтүгә тиң булды. Шул бераз гына булганга да кызыклы, истә кала торган булды ул. 
Йолдыз Миңнуллина ике театр актрисаларының тормышын үзләреннән сөйләтә. Ләйсән Рәхимова белән Елена Калаганова икесе дә характерлы, киң кырлы актрисалар. Алар бер-берсенә охшаган да кебек: холыклары белән дә, буй-сыннары белән дә... Нәкъ шушы актрисалар тандемы тикмәгә генә сайланмагандыр.


Камералы залдагы кечкенә сәхнәдә бары тик ак пәрдәләр. Шул пәрдәләрне костюм итеп тә, бутафория итеп тә кулланды актрисалар. Елена – сәхнә астыннан,  ә  Ләйсән бии, эффектлы бии-бии киртәләрне узып, пәрдә артына чыга. Спектакль тәмам.  Аларның  шәхси тормышлары башлана. Әмма ул шәхси тормыш та театр белән бәйле. Ләйсән Рәхимова биек үкчәле туфлиләрен салып куеп, уңайлы кроссовкалар киеп куя. (Биек үкчәле туфлидә аяк авырта, әмма моны тамашачы берничек тә сизәргә тиеш түгел. Авырту пәрдә артында кала.) Алар икесе дә балачактан театр дөньясы белән таныш булган актрисалар, артистлар белән аралашып үскәннәр. Елена – артистлар баласы, ә Ләйсәннең әти-әнисе – театрга гашыйк җаннар. Беренче рольләре.

 Актерларның куркулары. Шуның  берсе – «спектакльне башлау. Син ничек башлыйсың, спектакль шулай узачак» Һәм инде, әлбәттә, текстны оныту. Татар  театрында да, рус театрында да  ул «белый лист»  дип атала икән. Гомумән, спектакльдә татар һәм  рус театры  параллель куелып сурәтләнә кебек. 
Миңа, татар тамашачысына, билгеле,  Ләйсән Рәхимова якын. Ул сөйләгән рольләрнең барысын да сәхнәдә күргәнем бар. Әмма ул рольләрнең аңа нинди авырлык  белән бирелгәнен тамашачы белми. Мәсәлән,  актриса «Хан кызы Турандык» спектаклендә вак адымнар белән йөрергә өйрәнер өчен  өйдән эшкә шул рәвешле җәяү йөреп, 20 килограммга ябыга. 


Актриса тормышы: сәхнәдә – яңа рольләр, тормышта – яңа статуслар. Менә алар тормыш кора. (Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең  Ләйсән Рәхимовага үзенчәлекле итеп тәкъдим ясавын  ишетү өчен генә дә – бу спектакльгә барырга бер сәбәп. Тормыштагы искиткеч бер этюд ул!) Менә алар балага уза.  (Авырлы икәннәрен яшереп репетицияләргә йөриләр). Менә алар әни... Инде театрга балаларын җитәкләп чабалар, чөнки ансыз яши алмыйлар. 


Бу спектакльне карагач,  яраткан һөнәреңне табуның зур бәхет булуын аңлыйсың. Алар – бәхетле актрисалар. 28 ел буе «Җәнкисәккәем» спектаклендә Ләйсән Рәхимованың 18 яшьлек кыз ролендә уйнавы бәхет түгелме?! «Кызым ут куйса, 80 яшьтә дә 18 яшьлекне уйныйм әле», – ди Ләйсән Рәхимова. Олы кызлары Ләйлә театрда ут кую  буенча рәссам икән. Ләйсәндәге хатын-кыз нәфислеге, сыгылмалылык, Еленадага харизма, ә иң мөһиме: икесендә дә булган көчле актерлык осталыгы бу спектакльнең популяр булуына шик тудырмый.  Хатын-кыз нәфислеге буенча Ләйсәннән мастер-класс та  әле ул.  Спектакльдә аның биюе үзе бер актер спектакле. Үз холкын  бию белән күрсәткән спектакль. 


Театрда үз исемеңне табу, үз тамашачыңны булдыру, ниһаять, прима булу өчен  җиңел юл үтмисеңдер ул. Күңел төшкән чаклар да, уңышсызлыклар да буладыр. Спектакльдә алар күрсәтелмәде. Режиссерга моның өчен рәхмәт. Тамашачы аны белергә тиеш тә түгел.


Күптән спектакльдән  канатланып, дәртләнеп, эмоцияләргә баеп чыккан юк иде. Бу спектакль күңелдә эмоцияләр бураны уйнатты, чөнки ул эчкерсез һәм фальшларсыз иде. Көчле энергетикалы ике актрисаның тамашачыга биргән энергиясендә дә рәхәтләнеп коенганмындыр. Постановканың композиторы – Ислам Вәлиев. Актрисаларның кәефенә холкына шулкадәр туры килгән дәртле музыка иде ул. Хәтта Ләйсән Рәхимовага кушылып биисе килде.  


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар