Логотип
Блоги

Бандитлы балачакны сагыну

Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» премьерасы куелды. 80-90 еллардагы көнкүреш тормышы, Казанның ул чор бандитларына  багышланган сәхнә әсәре дип кенә язсам, ялгыш булмас

Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» премьерасы куелды. 80–90 нчы еллардагы көнкүреш тормышы, Казанның ул чор бандитларына  багышланган сәхнә әсәре дип кенә язсам, ялгыш булмас. Трагикомедия. Әмма мин еламадым да, көлмәдем дә. Нәрсәгә куйдылар икән моны дигән уй баштан китмәде. Махсус заказ биреп берәрсе яздырткандыр, мөгаен, дигән нәтиҗәгә килеп карап утырдым. Артык озын һәм катлаулы. Шуның өстенә озын, ялыктыргыч монологлар. 

Баксаң, спектакльне куйган венгер режиссеры Сәрдәр Таһировский Казанда туган булган. Балачагы Һади Такташ урамында узган. Ә ул урам – шул чорның атаклы братвалар урамы. Режиссерга балачагы турында спектакль куярга тәкъдим иткәннәр. Текстны дүрт кеше (!) язган. Артык озын булган чиле-пешле текстлы бу спектакльне режиссер эше һәм актерлар уйнавы гына сөйрәп чыкты. Сәрдәр әфәнде актерларны башкача ачкан. Тинчурин театры артистлары бөтенләй башка. Сәхнәдә арттырып уйнарга яраткан актерлар бу юлы рольләрендә уйнамады – яшәде. Зөлфия Вәлиеваның урам малае гына ни тора!  Гомумән, актерлар барысы да шәп уйнады. Режиссер  детальләре дә кызыклы. Әйләнеп торган сәхнә, көзгеләр, театр оркестрының сәхнәдә уйнавы...  Әмма минем өчен аңлашылмаган урыннар күп булды.  Шуларның берсе – хыялдагы кыз (әллә хыял үзе...). Аның мәгънәсен һич кенә аңламадым. Көнкүреш тормыш белән аждаһа турындагы әкиятнең бәйләнеп баруы да сәер тоелды. Спектакль алты яшьлек Сәрдәр исеменнән алып барылды. Бала булгач, әкият булырга тиештер, күрәсең. Әмма әкиятләр яраткан баланың олылар тормышыннан хәбәрдар булуы (әбисе бабасын санга сукмый, әсәрләнеп сөяркәләре турында сөйли) мәзәк тоелды. Җитмәсә, ике сәгать буе барган спектакльдә сугышу сценалары күп. Әле урам малайлары сугыша, әле урам малайлары Сәрдәрне кыйнап, мәктәпкә дә кермәгән баланың авызына тәмәке тутыра (неужели шуның кадәр куркыныч заман булды икән?! Ярый әле авылда туганмын), әле әтисе баласын кыйный. Ул малай уенчык машина белән дә уйный, качып аракы да эчә. Болар барысы да Сәрдәр гаиләсе. Баласын кыйнаган ир аның абыйсы, аракы эчкән малай – ике туган абыйсы.

Спектакльдәге иң җылы линия – Сәрдәр белән сөйләшми торган бабасы. Сөйләшмичә дә образны ачып була икән!  Ахырда Сәрдәр әнисе белән әтисе янына Венгриягә китә. Урам малайларында кешелек сыйфатлары барлыкка килә, канэчкеч бандит абыйсы мәрхәмәтләнә... Тормыш түгел, әкият. Һәрвакыт уяу булырга туры килгән (спектакльнең исеме дә бит Ядәч. Ул уенны беләсездер) балачакны нигә сагынырга да, аны нигә сәхнәгә күтәрергә?!.


Спектакль Тинчурин тамашачылары өчен ят. Традицион театр, традицион куелыш бетеп барган чорда яшибез.  Яңалыкны кабул итү авыр, билгеле. Яңалык дип татарлык бетмәсен иде шул. Ярты спектакль рус телендә, йә урыс сүзләре кыстырылып баргач, күңелгә шом керде... Татар театры сәхнәсендә татарча гына сөйләшсеннәр иде. Ә Сәрдәр режиссер буларак ошады. Шәп драматург  йә берәр классик әсәрен  бездә сәхнәләштерсә, рәхәтләнеп барыр идем. Мөгаен, башка фикерләр белән кайтыр идем. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар