Татар ире бала бишеген селкегән саен, чиркәү чаңы яңгырый! Катнаш никахның иң зур фаҗигасен бүгенге көндә татарның гениаль режиссеры Айдар Җаббаров әнә шундый кечкенә генә, әмма бик зур мәгънәгә ия булган деталь белән тасвирлый. Казанга Әлмәт драма театры «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килде. Ул аншлаг белән үтте!
Татар ире бала бишеген селкегән саен, чиркәү чаңы яңгырый! Катнаш никахның иң зур фаҗигасен бүгенге көндә татарның гениаль режиссеры Айдар Җаббаров әнә шундый кечкенә генә, әмма бик зур мәгънәгә ия булган деталь белән тасвирлый. Казанга Әлмәт драма театры «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килде. Ул аншлаг белән үтте!
Дәрвиш режиссер Айдар Җаббаров (төрле театрлар белән эшләгәне, утрак тормышны үз итәргә ашыкмаганы, иң мөһиме – фәлсәфәсе өчен мин аны шулай дип йөртәм – Ч. Г.) Гаяз Искахыйга беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми. Аның «Тормыш бу?» спектакле Камал театрында зур уңыш белән уза. Язучының әйтергә теләгән фикерләрен тотып алып, аларны күпертеп, һәркем аңлашырлык итеп сәхнәгә чыгара. Исхакый әсәрләрендә үз заманы ирләренең мескенлегеннән көлә. Аның әсәрләрендә еш чагыла ул. Катнаш никахлар проблемасы килеп чыгуны да Гаяз Исхакый ирләрнең әнә шул сыйфатлары белән бәйләп күрсәтә.
Әсәрне укымаганнар өчен кыскача эчтәлек: авылның мулла малае Шәмси Петербургка килеп эшли башлый. Анда рус хатыны Анна Васильевна белән таныша һәм аннан китә алмый. Ул үзенең татар икәнен дә, татар гаиләсе төзергә, татар балалары үстерергә тиешлеген һәрвакыт кат-кат үз-үзенә әйтеп йөри, әмма бу адымны ясый алмый. Көчсезлеге үзенекен итә. Ике баласы туа. Ахырда гаиләсен калдырып, авылга кайтып китә. Әсәр Шәмсинең гаиләсе янына кире кайтуы, улы тууы һәм ул балаларын киләчәктә татар итеп тәрбияләвенә өметләнеп яшәве белән тәмамлана. Айдар үз героена һәм тамашачыларга сайлау мөмкинлеге калдыра. Спектакль Шәмсинең авылга кайтуы белән тәмамлана. Имеш, ул татар кызына өйләнеп, татар гаиләсе корачак. Монысы аның хыялы һәм сүзе. Без, татарлар, шулай хыялланып яшәргә яратабыз инде анысы.
Менә шушы сюжет искиткеч күп детальләр һәм символларга төрелеп бирелә. Спектакль барышында бу нәрсәне аңлата икән дип баш ватасы юк. Бөтенесе дә аңлашыла. Син көләсең, әмма аңлыйсың, монда еларга кирәк. Бу бит безнең трагикомедиябез.
Бигрәк тә ясалма татарлыктан көлә режиссер. Менә Шәмси хатын эзләргә татар клубына җыена. Ул ярдәмгә Аннаны да ала. Аңа күкрәкчә, калфак кидертә, үзе камзул киеп куя. Татарча биюнең бер хәрәкәтен күрсәтә дә: «Татарга охшаганмы мин», – ди. Татарлыкны кием, үзе дә аңламаган моң (моң дип татар такмагы тыңлаучылар да күп), Сабантуй аша гына күрсәтергә теләгән кешеләрне, түрәләрне әнә шулай «чеметәләр».
Шәмсине Айрат Мифтахов уйный. Ул аны шуның кадәр искиткеч итеп башкара. Әллә ни акылы булмаган, әмма астан үзенекен генә эшләп йөргән ир-атны шуның кадәр оста уйнарга кирәк бит! Ахырда сәхнәгә йөгереп менеп аны җилкәсеннән тотып селеккәлисе килде. Мокытлык һәм мескенлекне иң югары ноктасына җиткереп уйный ул.
Кызганыч, Әлмәт театры артистларын исемләп белмим. Аннаны кем уйный икән, тизрәк сайтларын ачып карарга иде дип кыбырсып утырдым. Яратканны күрсәтеп, шуның да кадәр уйнап күрсәтергә кирәк бит! Анна Шәмсине бик ярата. Аның мокытлыгын, мескенлеген ничек бар, шулай итеп кабул итә. Шәмси дә ярата. Әмма аның яратуы эгоистларча. Аңа бары Анна белән уңайлы, рәхәт. Ул үз ихтыяҗларын гына уйлап яши. Шәмси Анна белән бер бүлмәдә төн кунарга калгач та мескенлеген күрсәтә. Анна үзе аның янына бара, дөресрәге, сәхнәдәге простыня тартып китерә. Ир-ат белән хатын-кыз яратышуы күренешләрен Айдар Җаббаров шуның кадәр зур осталык белән күрсәтергә тырышкан. Гениаль. Әлеге спектакльдә дә Шәмси белән Аннаның «бию»ен караганда каз тәннәре чыга. Татарча әдәпле эротика әнә шундый була торгандыр, мөгаен.
Залда утыручы ир-атлар нишләгәндер, ә мин Анна ролен уйнаган Миләүшә Хафизова аякларыннан күземне ала алмадым. Ходай шулкадәр дә төз матур аяклар бирсә дә бирә икән! Ә аның сыгылмалылыгы! Искиткеч! Шәмси хатын эзләргә чыгып киткәч, ташланган хатын халәтен биеп күрсәтә ул. Аның биюе бөтен җанны актарып, күздән яшь чыгарды!
Спектакльдә башкорт халкына да акцент ясала. Шәмси авыргач, Анна аны кымызга алып бара. Кызык чагыштыру булып тоелды. Мескен Шәмси һәм рус хатыны... Ә горур башкорт агае үзенең бичәсе белән. Туган телендә горурланып җырлый ул. Биясен савып, кымыз ясый – әнә шулай гармониядә яшәп ята.
Озакка сузылган мәхәббәтнең җимешләре булмый калмый бит инде. Анна ике кыз таба. Ике кыз табасы спектакль башлангач ук аңлашылды. Спектакльдә автор сүзләрен ике актриса – ике фәрештә бала булып сөйләп баралар. Икесе дә сары башлы. (Сары баш, димәк, рус милләте.) Алар спектакль буе сәхнәдә булдылар, актерларга ярдәм иттеләр, аларны читтән карап тордылар. Һәм бер-бер артлы тудылар. Бала табу күренешеннән дә режиссер фишка ясаган. Матур алым! Һәм менә Шәмси бишек алып кайта, бишекне элә. Аны тирбәтә... һәм чиркәү чаңы ишетелә. Көчле символик мәгънә ия бит бу!!!
Режиссер спектакльгә катнаш никахларга карата хәзрәт һәм атакай вәгазен керткән. Дин әһелләре ролен артист Динар Хөснетдинов башкара. Җомга саен мәчеттә вәгазь укып, якшәмбе саен чиркәүдә служба үткәрә диярсең. Ике диннең катнаш никахка карашын чагыштырып күрсәтү дә тамашачыда сораулар тудырды. Нигә хәзрәтләр бу мәсьәләдә бик кискен дә, ә атакайлар исә: «Любовь – это бог», – дип әйтү белән генә чикләнә...
Уйланырлык урыннар күп. Спектакльне көлеп кенә карыйсың кебек югыйсә. Ә ахырдан күпләр аптыраш хәлдә кала. Бу хакта уйламый яшәгәннәрдә катнаш никах начармыни дигән сорау туа. Сәхнә декорациясендә көзге булу да юкка гына түгел бит. Көлмә Шәмсидән, үзеңне күрәсеңме, янәсе. Сәхнә өстенә чайкалып торган асылмалы сәхнә кую да мәгънәгә ия. Тормышың төзек түгел бит, Шәмси кебекләр. Чайкалып яшисең. Катнаш никахлар фаҗигасен әлмәтлеләр шуның кадәр тәфсилләп җиткерә ала тамашачыга. Уйнаган артистларга, куйган режиссерга зур рәхмәт бу спектакль өчен!
Бик сирәк спектакльдән соң, эх, тагын карар идем, дип, залдан чыгып китәсең. Ә «Ул әле өйләнмәгән иде»не тагын бер карар идем дигән теләк туа. Үсеп килүче ике кызымны да алып барыр идем. Сайлау алдында калган барлык яшьләргә дә киңәш итәр идем. Башта спектакльне кара әле, аннан соң өйлән йә кияүгә чык. Бу спектакльне карар өчен Әлмәткә чыгып китәргә әзер булучылар бер мин генә түгелдер, мөгаен.
Комментарийлар
0
0
Карыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.
0
0