Логотип
Блоги

«Ак бүре» әкияте: «папа» – «әти», корал урынына – хөрмәт

Казанда Милли китапханә бинасында урнашкан «Моң» театраль мәйданчыгында «Ак бүре» әкиятен сәхнәләштергәннәр. Гаилә белән барып карый торган үзенчәлекле спектакль бу.



 Әлеге спектакльне куярга моңлыларга Рабит ага Батулла киңәш иткән. Ә аксакал әкиятләр буенча чын белгеч инде. Исегездә булса, без кечкенә чакта телевизордан әкиятләр сөйли иде ул. «Ак бүре» әкияте буенча сценарийны шагыйрә Йолдыз язган. Гадиләштергән, әмма мәгънәсе һич югалмаган. 

Бу әкиятне барыбыз да белә инде. Патшаның хатынын Дию урлап китә дә, өч малае (нигәдер, бу куелышта 4 малай) бер-бер артлы эзләргә чыгып китәләр. Алар урманда Ак бүре белән очраша. Төпчек малай гына аңа илтифатлык күрсәтә. Ак бүре аңа ярдәм итә. Әнисен коткара, җитмәсә, сарайлы, хатынлы да була. Әкият изгелек турында. Ә бүгенге көндә ул шундый җитми сыман. Хәтта спектакльне карап утырганда да балаларның фикер сөрешен күреп, сискәнеп киттем.


 Спектакльнең үзенчәлеге шунда: ул тантамареска курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерелгән. Татар халык орнаментлары белән бизәлгән карадан киенгән актерлар (костюмнары килешле, башларында чын калфак күрү тагын да куандырды) зур битлекләр киеп уйный. Дию белән Ак бүре аерым курчаклар. Диюнең, гомумән, аяк-куллары ычкына торган, эффект бик кызыклы. Дию килеп чыкканда төрле утлар януы, музыка үзенә бер әкияти  мохит тудыра. Гомумән, спектакльнең музыкаль бизәлеше бик матур. Артта – экранда 3D видео да замана балаларының игътибарын җәлеп итми калмый, әлбәттә.  


Спектакль ике телдә – татарча һәм русча бара. Хәтта «Зиләйлүк» җырын да ике телдә башкаралар. Татар телен өйрәнү өчен менә дигән спектакль-әсбап! «Папа» – «әти», «атна» – «неделя» дип, спектакль барышында берничә тапкыр әйтелә, җитмәсә, балаларга да кабатлаталар. Эмоция белән кабул ителгән мәгълүмат бала күңелендә сакланмый калмас. Бик кызыклы тәҗрибә. Ата-аналарга җәмгыятьтәге популяр булган күренешне дә төрттерделәр. Патшаның улы әтисенә папа дип эндәшкән иде, мин папа түгел, әти, дип төзәтте патша. 


Әкият бит элек телне өйрәтү өчен түгел, ә тәрбия максатларында туган. «Ак бүре» – моның ачык мисалы. Тирә-яктагыларга хөрмәтең булса гына сине хөрмәт итәрләр. Патшаның өлкән малайлары кебек «где хотим, там и торчим», дип яшәгәннәр юлына Ак бүре очрамый калмый. Төпчек малай, әнә, илтифатлык күрсәтә дә, Ак бүре аны  ташка әйләндерми, киресенчә, ярдәм итә. Аш белән ату дигән гыйбарәне онытып барабызмы соң? Залда утырган кечкенә тамашачыларны күзәтәм. Күрәләр бит инде, бик дорфа сөйләшкәннәре өчен Ак бүре олы малайны да, уртанчыларын да ташка әйләндерде. «Син аннан матур итеп сора», – димиләр, «ствол возьми», дип кычкырып «киңәш бирәләр» төпчек малайга. Димәк, юк итәргә кирәк. Компьютер уеннары, гаджетлар галәмәте инде бу. Әлеге спектакльне карагач, берсенең булса да күңеленә «болай итәргә кирәк икән бит», дигән уй кереп утырса, спектакль тиккә сәхнәләштерелмәгән, димәк.  


Спектакль интерактив та. Балалар белән элемтә булдырылу өстенә, залда утырган кечкенә тамашачы үзен актер урынында да сыный ала. Тамаша беткәннән соң татар кызы һәм татар егете итеп ясалган тантамарес курчаклар белән фотога төшергә мөмкин. 


Спектакль балачакка алып кайтты. Шунысы да кызык: без укып үскән «Ак бүре»не инде балаларыбыз карый. Шуңа да гаилә белән карарга киңәш итәм.  

Фото «Моң» театраль мәйданчыгының социаль челтәрләреннән алынды. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар