Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​«Баштарак кайгырдым, хәзер исем китми инде»: Лолита бишенче ире белән аерылышкан

Җырчы үзенең бишенче ире Дмитрий Иванов белән аерылышуы турында Instagram битендә сөйләде.

Җырчы үзенең бишенче ире Дмитрий Иванов белән аерылышуы турында Instagram битендә сөйләде. Аның сөйләве буенча,аерылырга вакыт җитте дигән фикергә икесе бергә килгәннәр. Бу адымга алдагы көннәрне талашып уздырмас өчен бардык, ди, чөнки соңгы вакытта тормышлары шактый салмакланган булган. 

Лоллита бик шәп яшь ир белән 9 ел дәвамында матур яшәве турында әйтә. «Мин аңа чын күңелдән иң изге теләкләр телим. Дөресен әйткәндә, бер атна кайгырдым, хәзер исем китми инде», – ди җырчы. Лоллита иренең батырлыгына соклануын белдерә, чөнки чыгып китмәсә, аңа түзеп, гомер буе тилмереп яшәргә мәҗбур булыр иде.

Лоллита ирен кимсетеп төрле ямьсез сүзләр язарга мөмкинлек бирмәячәкмен, ди. «Шуның белән шул. Статус – буш», – ди җырчы.
Шулай ук Лоллита яңа маҗараларга әзер булмавын һәм гаиләдән, эштән тәм табып яшәргә теләвен белдерә.

фото: http://ru.hellomagazine.com

Теги: Лолита

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар