Логотип
Яңалыклар

​Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак

 Фото: архив/Михаил Захаров, Султан Исхаков

Мәскәүдәге Столыпин форумында өйдә кондитер эшләнмәләре әзерләү кагыйдәләре хакында фикер алышачаклар.

Динара Прокопьева). ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында булдырылган үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга ниятлиләр. Республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Әлеге тема хакында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында фикер алышулар үткәрелә инде, дип искәртте ул. 22-23 май көннәрендә Мәскәүдә узачак икенче Столыпин форумында да үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр турында сүз барачак.]



Апрель башында Татарстанның үзмәшгуль кондитерларына таләпләр җыелмасы тәкъдим иттеләр. Кагыйдәләрне Эшкуарлык советы экспертлары кондитерлар һәм Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә төзеде. Мисал өчен, үз өйләрендә кондитер эшләнмәләре әзерләүче үзмәшгульләрнең медицина кенәгәләре булырга, фатирларында йорт хайваннары асрамаска тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185843/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар