Логотип
Яңалыклар

Яшь аналарга компенсация түләү

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында «Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык түләү турында» ТРның 74-5 нче номерлы закон проекты каралды. Аны КПРФ сәяси партиясе вәкиле Артем Прокофьев тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим ителгән закон проектында, 1,5-3 яшьлек баласы булган ана кеше, мәктәпкәчә яшькә белем бирү учреждениесенә баласын, урын булмау сәбәпле, бирә алмый икән, компенсация түләү хакында сүз бара. Шулай ук, гаиләдә бер кеше башына керем яшәү минимумына җитмәү дә шарт булып тора.

Тулырак:  http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/10/107106/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар