Логотип
Яңалыклар

Татарстанда исерек ана ике баласын төнлә – 30 градуслы салкында калдырган

www.moyalmetevsk.ru хәбәр итүенчә, Алексеевск районында 30 яшьлек ана балаларны 30-градуслы салкында калдырган.

www.moyalmetevsk.ru хәбәр итүенчә, Алексеевский районында 30 яшьлек ана балаларны 30 градуслы салкында калдырган. Әнисенең ире белән бәйрәм иткәннән соң ул яшь ярым һәм дүрт яшьлек балалары белән абзарга чыгып киткән. Олы баласы туңгач, хатын аның белән өйгә кергән. Ә икенче баласы – яшь ярымлык кыз абзарда калган. Иртән аны эштән кайткан әбисе тапкан. Бүгенге көндә кыз – хастаханәдә. Олы балага да медицина һәм психолог ярдәме күрсәтелгән. Хатын-кызны исә кулга алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужас бу энинен узен салкын абзарда калдырырга кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Если её не накажут лично сама ее удушу за ребенка

      Хәзер укыйлар