Логотип
Яңалыклар

«Салават күпере»ндә – мәктәп

Быел яңа уку елы башында  Казанның «Салават күпере» микрорайонында күптән көтелгән белем йорты ачыла. 

 2014-2017 нче елларда   республика программасы буенча Татарстанда 15 меңгә якын урын булдырган 42 мәктәп  төзелде. Быел 8  мәгариф учреждениесен ачу планлаштырыла.  Ниһаять, Казанның «Салават күпере»микрорайонында да 1 сентябьдә белем йорты үз ишекләрен ача. Ул 1224 балага исәпләнгән. Аның тантаналы ачылышына президент Рөстәм Миннеханов та көтелә.  Республикада социаль объектларга капиталь ремонт үткәрү программасы да эшли. Аның кысаларында быел 28 гомум белем бирү мәктәбе һәм 94 балалар  бакчасы төзекләндерелә. Төзелеше министрлыгы вәкилләре  белем йортларында  ремонт  яңа уку елына тәмамланачак дип ышандыра.

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар