Әхәт Гаффарның бүген кинәт йөрәге тибүдән туктады

Танылган язучы һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның бүген кинәт йөрәге тибүдән туктады.
Без аның Балык Бистәсенең атаклы Олы Әшнәгеннән икәнен дә беләбез. (Өч бертуган Әхәт, Ренат, Рәкыйп Гаффарлар татар матбугатының асыл егетләре булдылар!) Әхәт абыйның «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газеталары, «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшләп йөргән көннәрен хәтерлибез. «Әҗәт», «Яра», «Язлар моңы» әсәрләре, «Җиләк вакыты бер генә», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Соңгы ләкләк» пьесалары белән ул киң катлау укучыга, тамашачыга танылды.
Әхәт абый Гаффар безнең өчен аеруча үз, якын иде. «Сөембикә» редакциясендә кече кызы Сөмбел эшләве белән бик горурлана иде ул. Олы кызы Ләйлә дә журналистика аша тәрҗемәчелек эшенә килде. Мәрхүмә күренекле галимә Фәридә Гаффар белән Әхәт абый милләтебезгә хезмәт итүче асыл кызлар тәрбияләп үстерделәр.
Әхәт абый бу дөньяга 1 гыйнварда аваз салып, 1 гыйнварда бакыйлыкка күчте.
Кызы Сөмбель Гаффарова Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр иткәнчә: «Әтиебез үлде. Моның хакта язуы авыр. Сүзләр таба алмыйм. Күренекле язучы Әхәт Гаффар белән хушлашу урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итермен. Догада булыгыз, зинһар, шуны гына сорыйм. Ләйлә апам белән ятим калдык».
Кызлары Ләйлә белән Сөмбелнең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Татар әдәбияты өчен дә, халкыбыз өчен дә зур югалту...
Әхәт Гаффарның хикәяләрен укырга:
«Тәңре юлында»: http://syuyumbike.ru/news/proza/tre-yulynda
«Тимер аяк»: http://syuyumbike.ru/news/proza/timer-ayak
«Тентү»: http://syuyumbike.ru/news/proza/tent
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.