Логотип
Проза

Тентү

– Кагылма әнигә! – дип, син аның беләгенә – төссез кәчтүменең уң җиңенә ябышасың. Чытырдап. Ул сине читкә тибәрергә яскана, ә син капкан җиреңне ычкындырмыйсың. Ул, әнигә таба сузынуыннан кисәк арынып, сине сул куллап этәреп җибәрә. Сине үз аягы турысына ялгыш кына, өрмичә-нитмичә генә килеп чыккан эт көчеге урынына санап. Ул көчле. Шунда син аның әни күкрәгенә үрелгән кулының нәкъ саяк турысына сүзсез-нисез ачыргаланып һәммә тешең белән ябырылып кабасың.  Аның ары таба нишләгәнен белмисең, моны белештерерлек түгелсең; син бер эләктергән җирне һич ычкындырмыйсың инде. Нәкъ ләтчә сымак. Ул ары-бире күпме генә селтәнгәләсә дә, син үз дигәнеңнән кайтмыйсың. Кеше карап тора ич. Бу сап-сары чәчле, бите, аркасы мең сипкелле бала нишли дә, нишләр икән дип.

Син аның тәмсез җиңен җибәрәсең-җибәрүен. Ул тәмам аптырашта. Бөтен урам эте моннан шүрли, курка. Ә монда – зур зиратның текә ярлы инеш буасына тикле җиткән төштә, җәяүлеләрнең такыр, тар сукмагында аръяктагы ындыр табагыннан эш эшләп кайта торган тузанлы, тирле, керле, тик, бер юынсалар, чишмә күзенә торырлык чиста, чишенсәләр, Ай да көнләшерлек хатын-кызны алар башларын баглап үтүчән койма төбендә көтеп торуы аңа үтә җайлы: керә торалар – тота бара. Тентеп. Нигә тотасы, кайдан табасы икәнлеген белеп. Суң хатын-кыз көшел-көшел ашлыклы амбар алдыннан кайтып килсен дә кигән калушларындагы төпләмә астына икешәр-өчәр куш уч бодай-фәлән салмасын ди. Имеш. Өстәп, күкрәкчәләренең дә катлы булуы ихтимал. Билдән түбәндәрәк бәгъзе төшләре кесәле икәнен ул тәгаен чамалый.

Ә син исә аның әнкәң күлмәге, тәне тирәсенә үрелгән кулына чатырдап ябышасың. Берүзең. Ялгызың. Югыйсә синең арка ягыңда – күләгәңә дә басарга кыймый торган урамдаш иптәшләрең дә барлыкка-бар анысы.
Син аларның ләм-мим икәнлекләрен әйбәт беләсең. Алар – куркак. Юаш. Карыннары ач. Аларның ашыйсылары килә. Синең әйткәнеңне, өйрәткәнеңне тиз оныталар. Тентелеп, калуш, күкрәкчә, кесә, күлмәкләренең фәкать үз кул учлары, бармаклары гына җитә торган урыннардан капшап, кармалап табылган иген бөртекләре челлә яктысында инешнең башлап син генә чума алырлык дүрт сажинлы ярыннан ике дилбегә дә җитмәслек тобага сибелеп оча, тарала, бата, югала. Ул бөртекләрне балыклар каба.

Инде әнкәңнең дүрт рәшәткәсе алынган койманың аскы җепсәсеннән чүәкле сул аягын сак кына атлап, өстәгесеннән ефәк яулык ябылган башын тыйнак, җайлы иеп чыкканда, ә чыккач, тегенең бармак буынтыклары да каралы-аклы җон бөртекләре баскан уң кулы тентүгә күтәрелүгә үк, син:
– Кагылма әнигә! – дип кычкырасың.

Син аның куе кашын, сирәк-мирәк керфеген, төссез күз алмаларын бәгырь, җан карашың белән сөзеп аласың да әле судан гына чыкканга күрә кибеп өлгермәгән кара сатин трусигыңның бөрмәсен уң кул баш бармагы бите белән генә шәпләп шапылдатып куясың. Бу инде авып көтүендә кем дә тыймаслык үгезгә искәрмәс-нитмәстән чыбыркы шартлату белән  бер. Юкә мунчаласының таза, киң аклы-сарылы тасмаларын уңнан сулга бора-бора дүртләп ишкән чыбыркыңның кызлар толымыдай өчләп үрелгән очы колак төбеңдә шартлап карасын әле. Мин үз трусигым бөрмәсендәге подмискыны шулай шапылдатып куйдым.
Ул тентүен капылт туктата.

Син аның көрән кәчтүме җиңеннән аңкавы белән капкан тешеңне аерасың да, үзең генә булдыра алганча черт иттереп, буа суына төкерәсең. Синнән күрмешле, җиде-сигез малай да шулай итә дә, уттагы кузакларыннан чәчрәп атылган борчак бөртекләредәй, синнән соң бер-бер артлы баш түбән суга сикерешә.

Ары таба син борчак басуында кузак аерып ашаганың мәлендә хәтмәле килеп чыккан кыр каравылчы чыбыркысының өч-дүрт иптәшеңне өтеп чаккан, сиңа селтәнгән чагында кургашлы очын елгыр учыңа эләктереп алып, аны иярсез атыннан җиргә сөйрәп төшергәнеңне мәңгегә исеңдә тотасың бугай.
– Кагылма әнигә!

Аңа әти генә тия алганлыгын син үз хәтереңдәге кайтып-китеп барышларыңда әнкәңә чәнти бармагыңны да орындырмаганың соңында яхшы тоясың.
Тентүдән, тентештән соң син инешенең кискен борылышы турысындагы тоба яры читенә барып басканың килеш искән йомшак эссе җилгә каршы торып каласың. Яланаяк табаныңның яртысы дүрт сажин чамасындагы биек яр читендә, ә кытыршы үкчәң саргаеп кипши, кора, көя башлаган үләнле туфракка каккан казыктай береккән. Син түбән белән югары арасында, шуларның кыл уртасында, тик моннан әллә кайдагы зәңгәр, кайнар, ерак күккә һич ашалмаганыңны беләсең. Күпме генә, ничек кенә теләсәң дә, кемнән, нинди генә итеп ялварсаң да. Күк йөзе сине үз кочагына сыйдыра алмастай чиксез киң, ә анаң карыны сине киреләтә кабул кылудан мәңге ерак.

Тавыш-гауганы, ыгы-зыгыны ниһаять чикерткәләрнең тын зыңы басканын тоеп өлгерәсең дә, баскан урыныңнан карыш та кымшанмыйча, уң күзеңнең кырын, үткер карашы белән генә кайсысының кая таралышканын тәгаен чамалыйсың. Урам якка туры кайтасылары зиратны өстән аска тоташлый чикләп казылган ерганак туфрагы өемендәге туп-туры җәяүлеләр сукмагы буйлата үтеп бара. Алдан хатын-кызлар атлаганын, аларга боегышкан, сәлперәешкән уллары ияргәнен кайтарылып карамасаң да әйбәт беләсең.
Син әнкәңне сабыр гына узып, алдына төшәсең дә, аны сүзсез-нисез генә килеш ияртеп, инеш яры буйлата сузылган борылмалы-сыгылмалы такыр сукмактан атлыйсың да атлыйсың, барасың да барасың. Капкадан үтеп, зәңгәргә буялган такта болдырчыктагы өч тимер кыршаулы имән кисмәктән алюмин чүмечкә чумылдырып алган салкынча чишмә суын тыныңны өзмичә эчкәндә әнкәңнең келәткә узганын шәйлисең, ә аннан әтинең:
– Булган бу. Өченче капчык тулды. Сиксәнешәр киладан – өч сигезең җегерме дүрт – ике ситныр да кырык кила. Труттиннәребезгә бирәселәрен дә кушсак, ару гына тиясе, – дигән тонык тавышын ишеткәнеңне барлыйсың.

Аннары әнкәңнең, кап-караңгы келәт ишеге төбендәге яссы ак ташка төшеп баскач, матур алъяпкычының инде бушаган ян-як кесәләре төбендәге соңгы бодай бөртекләрен берәмтекләп тавык-чебешкә сипкәләгәнен, яп-якты ишегалды аша сиңа күзен тутырып, тирән сагыш, тиңсез моң белән караганын күрәсең. Ул унбер бала тапкан әни. Аның шул мизгелдәге хәл-әхвәле сине куырып, өтеп ала. Гуя ул: “Шулай, улым. Сезне ач-ялангач тотмас өчен миңа да менә шушындый булырга туры килә”, – дия иде.

Син үзеңнең салкын күз яшеңне чүмеч сабы тоткан уң кулыңның баш бармагы бите белән сөртеп-сөртеп алганыңны якты дөньяга белгертмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар