Логотип
Проза

Тимер аяк

(Хикәя кыскартылып бирелә)

Киң кырыйлы кара эшләпәмне маңгайга бастырыбрак кидем, чәнечкеле җил ургымнарыннан ышыкланырга ниятләп, күн плащымның якасын күтәрдем. Шуның белән мәшгуль булып, яныма кемнеңдер силеп басканын күрми, сизми калганмын. Аның русча:
— Шырпың юкмы? — дигән тавы-пын гына ишеттем.

Мин аны таныдым инде. Ул минем авылдашым, әтинең иң турылыклы дусларыннан берсе — Касыйм абый иде. Кушаматы — Тимер аяк. Әллә ни баш ватып чыгарылган кушамат түгел — нәселдән дә килмәгән, холык-фигыленә дә карап тагылмаган. Тимер аяк Касыйм — бетте-китте. Мәсхәрәләү, көлке өчен дә түгел, иясен үпкәләтер өчен дә түгел. Мәгънәсе тик шунда: авылда тагын бер аяксыз кеше бар иде, анысы агач аяк Илдар. Чөнки аның бер аягы агач.
Кесәмнән газ кабызгычымны алып, карамыйча диярлек янымдагы кешенең борын төбендә ут кабыздым.
— Рәхмәт,— диде ул. Һәм, елмая төшеп, миңа күтәрелеп карады.

Аның елмаюы миңа хәзер элеккечә түгел, ә ничектер читлеккә ябылган соңгы хәтерләткән шикелле тоелды. Ул көтелмәгәндә очрашудан югала калып, башта ук танымаганына уңайсызланып елмайды ахрысы.
— Син бит бу! — диде ул бу юлы уз телебездә эндәшеп.— Бәрәкалла!
— Нинди эш белән йөрисең? — дип сорадым мин.
— Шул ук инде, агайне: колхоз эшен юллап.
— Ерак юл яшьләргә төсрәк инде ул.
— Аңласаң, аларга да рәхәт түгел. Аларның да мәшәкатьләре муеннан. Ерак юл миңа кулайрак: аяк — тимер, тузмый, таушалмый. Яшьләрне җылы урын-җирләреннән ник күтәрергә?

Ул үз шаяртуыннан үзе рәхәтләнеп көлеп куйды. Кайдадыр күңелем түрендә кузгалган кызгану хисемне басарга тырышып, аңа мин дә кушылдым. Аны ерак юлга хуҗалык мәшәкатьләре генә кузгатып чыгармаган, күрәсең, чөнки аның тимер аяк тузмый, таушалмый дип шаяртуы — тормыш дигән нәрсә алдында кызганыч хәлдә калырга күнекмәгән холык-фигыленнән килгән нәрсә генә.
— Кая бардың соң, Касыйм абый? — дип сорарга ашыктым.
— Урман хуҗалыгына. Чана алырга,— дип җавап бирде ул.

Паром, дуга ясап, башта агымга каршы, ә борылып җиткәч, агымга түбән, бу юлы дулкыннарга каршы йөзә иде инде. Кайда сирәк, кайда куе куаклар һәм агачлар, ә кайда ышык ялпылыклар белән гел хәрәкәттә булып күренгән каршы текә яр да башта сул яктан артка таба, хәзер исә уң яктан тагын артка таба йөзә шикелле. Аннары, причалга җитәр-җитмәс, паром алай-болай борылгалар да ярга килеп туктар.
Мин кул сәгатемә карап:
— Озак чыктык,— дидем.— Кырык биш минут урынына — сәгать тә ун минут.
— Әмма ләкин елга диңгез түгел,— диде Касыйм абый.
— Хәзер туктыйбыз.
— Туктамый чара юк, агайне. Хәзергә бергәләп. Аннары һәркем үз ярына аерым-аерым килеп туктый. Бүтән чара юк, әйе,— диде ул.

Мин аны аңладым.
— Сәлам әйт, Касыйм абый.
— Тәгаен кемгә?
 Кемгә инде... Мине белгәннәргә.
— Сине белгәннәрнең барчасына тапшырып бетереп булмас анысы. Кем кайдадыр бит. Бәлки кайберәүләр кемгәдер безнең һәммәбездән сәлам илтеп тапшыргандыр инде.— Ул бер генә мәлгә туктады да, миңа борылып, күземә төбәп карагач, телен шартлатып куйды.— Менә шулай.

Мин аның ни әйтергә теләгәнен бу юлы да аңлап:
— Тәскирә апага...— дидем.
— Тәзбирә апаңа, Тәзбирә. Минем карчыгыма инде алайса,— дигәч, ул ак ярда катлам-катлам яткан таш кантарларына карап, алга атлады.— Тапшырырмын... берәр заманны. Тапшырырга туры килер, качып калып булмас. Тәзбирә атлы иде ул, агайне.
— Әйе, әйе,— дидем мин аның белән ризалашырга ашыгып һәм, соңарып булса да, аның хәленә керергә тырышып. Җанымны ирексез ялгышым кыеп алды. Нишлисең инде, ни гомергә бер күрешеп, ашык-пошык хәл-әхвәл белешкәндә була торган хәл.— Күптәнме соң?
— Гүр иясе дисеңме? Бу язда. Көне нинди иде... шомырт чәчәк атканда... Хәзер мин улым, киленем белән торам. Оныкларым бар. Яхшы торабыз. Иң кимендә — ярыйсы. Минем бизмәнем — командирларныкы шикелле: тормышның кыенлыгын күз уңында тотып яшим. Шулай кулайрак... ышанычлырак. Ул чагында тормыш... ничек әле... әйе! Ул чагында тормыш инфляциягә бирешми.
Һәммә машиналарның моторы берьюлы эшли башлады, паромны төтен басты. Халык автобусларга кереп бетте, акчарлаклар тынды. Зәңгәрсу төтенне җил таратты. Мин дә плащымны буйый-буйый чыгу юлында иң беренче булып торган автобусыбызга таба атладым. Аның баскычына аягымны куйганда тимер трап төшә башлаган иде инде.

Паромнан чыктык. Юл Саескан таулары дигән авыл урамы буенча бормаланып, югары күтәрелә. «Кеше ничә тапкыр үлә? — дип уйладым мин. Үз-үземә: Әлбәттә, бер тапкыр,— дип җавап бирсәм дә, мин аңа каршы килдем.— Әнә бит, Касыйм абыйның хатыны Тәскирә... Тәзбирә апа да вафат булган. Язын үлеп киткән. Мин моны белмичә калганмын. Аны җирләгәннәр, ә мин моны хәзер, көз көне генә ишеттем, һәм ул тагын бер мәртәбә, бу юлы минем өчен үлгәндәй булды. Ихтимал, кайберәүләр аны хәзер дә исән-сау дип беләләрдер әле, ә бу хәбәр җиткәч, ул тагын бер тапкыр вафат саналыр... Ахыр килеп, бу кабатланып торган «үлү»нең өзлексез хәрәкәте аның үзе өчен үлүенә караганда да зуррак һәм мөһимрәк түгел микән?.. Мул сулы елга ага, ул вакыт агышын хәтерләтә. Бар нәрсә ага, ә син ярда басып каласың шикелле. Менә төнлә краннан су тамчылый. Эшләп торган суыткыч тавышында аның тамганы ишетелми. Тынлыкта исә аның тамганы ишетелә дә, күренә дә. Кире кайтмас мизгелләр, минутлар уза. Алар синең янәшәңнән узмый, ә синең аша үтә. Суыткыч эшләп китмәс һәм игътибарыңны җәлеп итмәс борын, һәр тамчы яңадан һәм тагын яңадан юкка чыга.
Тиздән Касыйм абый белән очрашу шатлыгы һәм ул уяткан җан тынычсызлыгы шомарыр, тормышның «суыткычы» үз эшен эшләр. Бәлки безгә яңадан күрешү насыйп та булмастыр. Берәр чакны мин (әллә улмы?) берберебезнең үлгәнен ишетер...»
Мин уемны очлап бетермәдем. Үз авылыбызга илткән юл аермасында Касыйм абыйны көтеп торырга, алар-ның машинасына күчеп утырырга, кабинага сыймасам, югарыда, чаналар янында кайтырга карар кылдым.

Кеше үзе дөньяга килгән җирдә мәңгелек. Авылга кайткач, мин үземне вакытның күренмәс бармаклары җөпләгән тәсбих җебендә шуган төймәләрнең берсенә әверелгән сыман хис иттем. Тәсбихның өзлексез әйләнмәсендә минем гомерем дә ага ич. Зираттагы яшел мүк сарган һәм җиргә яртылаш иңгән ата-бабаларымның кабер ташы белән билгеләп куйган яшәү башына минем кан тамырының да очы тоташкан. Монда миңа җиде гасыр. Тимер аяк Касыйм абыйның күзенә мин бүген үз балаларым күзе белән дә карыйм, аның сүзләрен вакытның типкән йөрәге белән дә тыңлыйм. Аның белән бергә мин шул кабер ташының мәңгелек сулышын да ишетәм.
Касыйм абый, кулын селтәп:
— Беләсеңме, минем беркемне, беркайдан көтәсем калмады инде,— диде.

Без аларның алты почмаклы өйләрендә — кече якта сөйләшеп утырабыз. Әле яңа гына аның улы Исмәгыйль һәм килене, ике оныгы белән бәрәңге, кыздырылган балык ашадык, сөтле чәй эчтек, мин алып кайткан кымызны татыдык. Хәзер калганнары алгы өйдә төсле телевизор карап утыра. Безнең якта мичтән җылы бәреп тора. Тышта радио һәм электр чыбыкларының гүләгәне, агачлар шаулаганы ишетелә.
— Үземнең башымнан кичкәннәрне сөйлимме?
— Мин беләм, Касыйм абый.
— Шайтанымны беләсеңме соң син? Әйе! Тышкы кыяфәт, җаннан ерак торган сүз — ул әле кешенең үзе түгел. Кеше ул үз-үзендә башлана да — үз-үзендә бетә. Бүтән кешеләрдә дәвам гына итә... Түземең җитсә, тыңла әле...

Ул чалбар каешын ычкындырды да кулын эчкә тыкты. Мин аны тимер аягының берәр перәшкәсен җайлый яисә элмәген бушата дип торам. Юк икән: иелеп һәм сулышын тыеп, ул чалбар балагыннан протезын суырып чыгарды да почмакка сөяп куйды һәм ипләп, җәелеп утырды.
— Хәзер яхшы тормыш китте,— диде ул.— Мин, агайне, бәхетне тел салындырып эзләп йөрмәдем. Кемдер югалткан бәхетнең миңа хәҗәте юк. Ә бәхетсезлекне читкә кудым. Син дә үз акылың белән яшисең булса кирәк, йөзеңә чыккан. Безнең ничек яшәгәнебезне беләсеңдер инде. Безне мәрхүмлек кыргычы да кырды, сугышның ит турагычыннан да үттек. Аннары... башлыкларның бер-берсен ничек итеп ашатканын-эчерткәнен дә күрдек... Әмма ләкин аңа карап безнең намусыбызга кер кунмады. Хәзер менә кайбе-рәүләрне шул намусыбыз иләге аша илибез. Әйе. Югыйсә, сүз боткасын байтак тугладылар, ә эш юк иде. Алтын бодай бөртекләрен дә, кибәкне дә бер чуттан йөртү җайлы гамәл. Байрак белән чүпрәк бер үк нәрсә түгел бит ул. Безнең колхоз идарәсендә байраклар саны унөчкә җитте. Район үзәге кибетендә дә сатыла, теге... кәгазь-карандашлар кибетендә. Моңарчы байракларның сатылганын күргән юк иде... Ә гвардиягә бер генә байрак тиеш. Унөчәр була башласа, дөнья нишләмәс? Ә? Унөч байрак артыннан унөч тапкыр утка-суга кереп булмый лабаса. Берәү булсын, берәгәйле булсын! Байрак ич ул, агайне! Кайвакытны, гөнаһ шомлыгына каршы, җанны агач корты шикелле бер шик кимерә. Ничек инде, дип уйлыйсың, идарәдә унөч байрак үрә тора, ә авыл егетләренең чалбар артларында йолдызлы-полосалы байрак сурәтләре ябыштырылган. Бәлки аңдый-л арның урыны нәкъ шундадыр да. Әмма ләкин кем арбасына утырсалар, шуның җырын җырлаулары да ихтимал бит әле, агайне, менә нидә ул хикмәт. Чит ыштан кигән кешене үзебезнең күлмәккә ияләштерүе кыен эш ул. Ризамы? Ничек кенә булмасын, безнең иләк таза әле, яшьләрне дә иләрлек. Аңлыйм, әлбәттә,— арттырам, әйеме? Мактану да хәерлегә илтми. Безне чабаталардан хурланмаска, киндер ыштаннарыбыздан оялмаска, арыш умачына канәгатьләнергә өйрәтеп үстерделәр. Гадел киләчәк хакына, янәмәсе. Гаделлекне саклый белдек без. Яшьләрне дә артык әрләү ярап җитми. Аларга ни булган? Кирәк чагында бик яхшы алар. Аларга кирәксә, кирәкмәсә дә «без яшь чакта!» дип, күккә бармак терәү килешми. Ә шуңа маһирлар бар. Ни дип мактанырга? Ни белән? Протезың беләнме? Әгәр кайчан да булса берәүгә үзенең йөзендәге атом өткән яра җөе белән мактанырга туры килсә?... Минем протезым чып-чын дип мактаныргамы? Ул чындыр да бит, ә җаның ясалма булса? Мин, агайне, үземнең тимер аягымны өч тиенлек данга алмашмыйм. Хәер, бер заманны менә дигән протезга чак кына алмаштырмый калдым. Американыкына, чын аяктан аермалы түгел диярлек. Шыңгырдап торган сары күн белән тышланган, тез турыннан бөгелеп йөри.

Тот та күнитек, я штиблет киеп җибәр. Я шулай йөр, яланаяк шикелле, хе-хе... Бусы хакында соңрак сөйләрмен... Менә шул, аякны кисеп ташладылар, госпитальдә ятам. Эш рәтләнүгә таба китте. Бездә Тәзбирә атлы шәфкать туташы бар иде. Миңа Тәзбирә, бүтән милләт егетләре Тася дип атый. Бер көнне палатага бик коелып, бетешеп килеп керде бу. Югыйсә, бик мөлаем, тыйнак кыз иде үзе. Килеп тә керде, ишек төбендә миңа капланып диярлек елап та җибәрде. Минем култык таяклары әз-мәз тыйтаклый башлаган чак. «Ник балавыз сыгасың?» — мәйтәм. «Әти вафат булды»,— ди бу. Аның атасы — Мисбах абый — безнең госпитальдә мич ягучы иде. Аның да уң аягы бот тиңентен юк, гражданнар сугышында ук алдырган. Җирләгәннәр, ә протезы калган. «Ник бергә күммәдегез соң?» — дип сорыйм. Тәзбирә: «Сезгә васыять итеп калдырды»,— ди. «Миңа,— мәйтәм,— кеше аягы хәҗәт түгел, үземә-үзем юнәтермен әле».— Кире кага күрмәгез, зинһар. Әти сезгә тапшырырга кушып үлде бит», — ди Тәзбирә. Яшьлек юләрлеге белән, тимер протезларның җирдә аунап ятмаганын белми идем әле мин. Хәзергечә әйтсәк, сугыш чорында алар зур дефицит иде... Әйе. Тәзбирә тиздән тимер аякны күтәреп тә килде. Кәгазьгә төргән. Аны безнең палатада чишеп, минем караватыма сузып та салды. Ышкылып беткән тире, элмәкләр, ялтырап торган перәш-кәләрне күрүем булды, моны эләктереп, бар көчемә ишеккә томыруым булды. Әллә алласын-мулласын калдырмый сүгендем, әллә кыргый җанвар сыман үкереп җибәрдемме — анык хәтерләмим. Тәзбирә мине башымнан сыйпый-сыйпый озак тынычландырды. Бөтенесе мине тирги. Бигрәк тә берсе, җирән мыеклы украин Павло дәдәй. Бар җире бинтка уралган, гипска катырылган, каны качкан иреннәре белән мыегы гына кыймылдый. «Син сугышның ни икәнен белмисең икән әле, малай актыгы!» — ди бу. «Тузган протез, кеше калдыгы кияргә калгач, ничек белмим ди мин аны?!» — дип акырып салдым. «Ничек тузган?!» — дип битәрли берсе, анысын Кузьмич дип йөртә идек.— Синнән балаларыңа да калырлык әле ул»,— ди. «Балаларым юк минем,— дип кычкырам.— һәм буласы да юк. Бер аяклы килеш кемгә хәҗәт мин?» Тагын шул ук Кузьмич кысыла. «Мондый протез белән балаларың булмыймы соң? Бу эштә ул сиңа беренче ярдәмче булыр әле. Мисбах Сәйфуллович үз протезын кемгә калдырырга икәнен белгән ул!». Палатаны тутырып көлештеләр. Үземнең дә җыелыр хәл калмады. Йодрыгым белән үз яшьләремне сөртәм, ә үзем көләм. Әмма ләкин чүлмәкне ташка орасыңмы, ташны чүлмәккәме — аңа карап чүлмәкнең хәле җиңеләйми бит. Ә Кузьмич, минем көлгәнемне күреп, утка тагын май сибә: «Әле тагын бәләкәйрәк бер протез кирәк булмавына сөен, акыллы баш»,— ди бу. Тагын кычкырып көлделәр. Әллә, мәйтәм, җүләрләнә башладылармы болар? Исең-акылың китәр, әйеме? Көпә-көндез минем хәсрәтемнән, кайгымнан көлгән шикелле. Шунда Кузьмич протезны кулына алды да, авырлыгын чамалаган шикелле тотып торгач, миңа сузды. «Чалбарыңны салып ат, үлчәп карыйбыз,— ди бу,— таман микән?» Чәчләрем үрә торды, агайне, тиргә баттым. Тәзбирә мәк чәчәге ише кызарып чыкты. Тик йөзен читкә бормады. Госпитальдә төрлесен күргән, күнеккән ич инде. Мин бумази ыштанны салмый торып тынмадылар. Павло дәдәйдән кала барысы да мине урап алды, аягым калдыгына протезны ничек беркетәсен Тәзбирә күрсәтеп бирде. Палата буенча йөртеп тә карадылар. Тәнемне үтәдән-үтә сызлану ярып узды. Иренемне кан чыкканчы тешләдем,— биш адымга көч җитте. Утлы күмер өстендә йөрттеләрмени?.. Аннары мине Тәзбирә җитәкләп китте. Инде палата буенча гына түгел, тормыш буенча да. Әйе... Икенче көнне Тәзбирәгә үзем дә шаярткан булдым. «Мисбах абый теге дөньяда протезсыз нишләр инде? — мәйтәм.— Җәннәткә ничек эләгер? Мин дә җәһәннәмдә, ул да җәннәттә түгел». «Белмисезмени,— ди Тәзбирә,— мөселман гореф-гадәте ләхеткә тимер иңдерергә кушмый бит». Ә Мисбах абый үзенчә фикер йөрткән икән. Моңа мин соңыннанрак, йокысыз төннәрдә уйлана торгач төшендем. Ул миңа үз протезын васыять итеп, бүтән гореф-гадәткә баш игән — кешелеклелек гореф-гадәтенә. Тәгаен шулай! Әйе... Шуннан соң мине җир өстеннән Тәзбирә җитәкләп китте. Теге протезны күпме тапкыр бәйләп, күпме тапкыр чиште ул — санап бетермәле түгел. Монда бүтән бухгалтерия. Ярату бухгалтериясе. Шуннан тезелешеп балаларыбыз дөньяга килә башлады. Кузьмич хаклы булып чыкты: бу протез мине җиргә нык бастыртып йөртте, Тәзбирә белән йөрәкләребезне дә кушты. Шу-ул... Бер вакытны Тәзбирә мине чак кына ташлап китми калды. Үпкәләттем мин аны. Бусы аннары, авылга кайтып тора башлагач килеп чыкты. Сугыш бара иде әле. Әти фронтта. Кече энекәшне дә алдылар... Мин, колхоз эшләрен йомышлап, Казанга барып чыктым. Бригадир чак. Төн кунарга бер якташка төштем. Чыбык очы туган тиешле кеше. Безнекеләр бөтенесе шуңа туктала иде. Башка җир дә юк, җүн дә юк. Тегене, моны сөйләштек, мине шәһәр сые белән сыйлады бу. Ул Суконный базарының директоры иде. Сүз уңаенда минем протезымны хурлап алды. «Мин сиңа американыкын табып бирәм, чын аяктан аералмассың»,— ди. Кызыктырды бит. Тик шундук кире кагарга туры килде — бәһасе ярты мең тора икән. Кая инде безгә андый акча! Без кайтыр алдыннан гына әни соңгы чулпысына хәтле оборона фондына илтеп тапшырган. Якташ протез хакын үз өстенә алды. «Син әле үзеңнең кем буласыңны үзең дә белмисең, бәлки сине колхоз рәисе итеп тә куярлар әле, үз җаең белән түләрсең»,— диде... Иртәгесен Татвоенкоматка алып китте, бер капитан каршысына кертеп бастырды. Яралануым хакында белешмә тутырдылар. Шуны учлап, протез мастерскоена киттек. Сатулашу-нитү юк, шыңгырдап торган протез чыгарып бирделәр. Хром итекләрең бер якта торсын. Менә шул, алып кайттым мин моны, арыш капчыгыннан тартып чыгардым. Әни белән Тәзбирәне куандырам янәмәсе. А-а! Көр күңелле, Тыйнак Тәзбирәмне алыштырып куйдылармыни! Чәчен генә йолыкмады инде менәтерә! Ул кычкыру, елау, тиргәү. Нәкъ мин үзем инде, теге — ул атасының протезын китереп биргән чактагыча. «Сатлык җаннан да тегеләйрәк икәнсең,— ди бу.— Миңа чит аякларның хаҗәте юк! — дип өзгәләнә, бичара.— Мин сине аяксыз килеш яраттым, яхшылык белән ташып торган күңелеңне ошаттым,»— ди. Аның ничек тузынуын хәзер сөйләп аңлатырлык түгел инде. «Син американ протезына кызыкмаган, син кайгы алдында кул күтәргәнсең!» — дип, эт итеп сүкте. Менә ничек, агайне... Миңа теге протезны кире илтеп бирергә туры килде. Югыйсә ташлап китәм дип куркытты. Китә дә иде, китә дә... Мин аңа соңыннан гына ышандым, үләр алдыннан үзе янына протезсыз гына килерсең дип пышылдагач... Әйе. Шулай, протезсыз гына килерсең диде.

Касыйм абый тынып калгач, мин:
— Ник алай әйткән соң ул? — дип сорадым.
— Белмим,— диде Касыйм абый.— Бәлки...— Ул, ике учы белән җылыткандай тотып, зәңгәр чынаяктагы кымызны уртлап куйды.— Бәлки...— Ул җавап эзли, тик аны таба алмый интекте. Гөлдерек тавышы әллә ничек калтырап чыга иде. Бүген беренче мәртәбә мин аның югалып калганын күрдем.— Бәлки...— диде ул өченче тапкыр. Тавышына карап, мин аның ахыргы җавапны тапмаганы өчен борчылуын тойдым. Аның күңелендә җавап бар иде ахрысы, ләкин ул аны ни өчендер үз җанының тирән коесыннан суырып чыгарырга кыймады.
Без үзебезгә җәелгән урыннарга яттык. Бер ара караңгыда гына гәпләштек. Касыйм абый торган саен сирәгрәк сөйләште: аны-моны исенә тө-шергәләп, әлеге дә баягы «бәлки» дигәненә җавап эзләгәндәй, тәмам тынды, аннары йокыга талды.

Тынлык урнашты. Калай түбәгә ботаклар тиеп кыштырдавын, тәрәзә пыяласына яңгыр тамчылары бәргәнен, сандык өстендәге мәченең рәхәтләнеп мыр-мыр килүен, ишегалдындагы казларның ара-тирә тынычсызланып каңгылдашып куюларын, су юллыгыннан сүс бау буенча туктаусыз аккан су шыбырдавын тыңлап яттым. Бу минем үз гомеремдәге иң тыныч төннең авазлары иде ахрысы. Ә бәлки иң бәхетле төнемнеңдер? Ни өчен иң тыныч һәм бәхетле төн? Моңа җавап юк иде. Касыйм абый затлы американ протезын алып кайткач, Тәзбирә апаның ни өчен тузынуына җавап булмаганы кебек.
Уйлар, бүген көндезен мин паромда кичкән Кама елгасының ярсу дулкыннары сыман, очсыз-кырыйсыз ераклыктан ишелеп килә тордылар. Аннары офык үрә торды, һәм миңа каршы ак яллы дулкыннар кагып килми, ә бәлки зират каеннарының ак кәүсәләре ава язып әйләнә кебек иде инде.

Йокыга китәр алдыннан Касыйм абый:
—Бер генә тапкыр үлеп була. Безнең өчен беркем үлә алмый. Үзебезгә туры килә. Исән-сау чакта бер-беребезнең гомерләрен озайту кирәк,— дигән иде.
Хәзер мин:
«Шул ук вакытта безнең өчен беркем яшәми дә»,— дип уйладым.
Бүгенге кебек, тагын очрашып булыр микән?
Касыйм абый белән күрешү насыйп булмады.
Мин авылга ике елдан соң гына — көз башында кайттым.

Касыйм абыйларның капка төбендә зәңгәр «КамАЗ» машинасы тора иде. Аның астыннан, безнең җиңел машинада нәкъ аларга килеп туктавыбызны күреп, Исмәгыйль килеп чыкты. Корый башлаган үләнгә иске палас кисәге җәеп салган: шуннан шуып чыкты да, майлы чүпрәккә кулын сөрткәлә-гәч, безнең белән күреште, кече капканы киң ачып, үз артыннан өйгә әйдәде. Мин соңгы кеше булып кердем, җирдәге такта аша атлагач, капканы ябарга дип, аркан борылдым. Хәер, ул чак кына этеп җибәрү белән үзе дә ябылыр иде, чөнки өр-яңа, сандык капкачы кебек, келәсе тимерчелектә бизәкләп ясалган. Шуның ничек ябылганын күрер өчен борылганмындыр инде. Җитмәсә Исмәгыйльне эшеннән бүлгәнемә дә уңайсызландым бугай.

Капка, чыннан да, үзеннән-үзе ябылды. Ниндидер хикмәтле пружина эзләп, карашымны күтәрдем — һәм йомшак кына чыкылдаган келә турысында Касыйм абыйның бөтен җанымны актарып салырдай таныш тимер аягын күреп алдым. Тире мендәрчеге дә, элмәкләре дә юк, фәкать элеккеге эретеп ябыштырганнан калган җөе генә үз урынында. Ул олы капканың урта шикмәсе белән имән баганага кагылган тимер атламнарга бикләвеч эшермәсе итеп тыгылган иде. Үземә күз иярмәс, ләкин мәңгелек кайгы шикелле гаҗәеп озын тоелган игътибарым һәм шуннан соң башымны борып, Исмәгыйльгә әйләнеп каравым шул кадәр дә нәфрәтле булган күрәсең, — Исмәгыйль әллә нишләп китте. Әллә миңа гына шулай тоелды микән?
— Беләсезме... беркемгә дә бирер кеше юк,— диде Исмәгыйль, йөзенә елмаю сымаграк нәрсә таратып.— Хәзер бездә бөтенесе аяклы. Кемгә бирәсең? Тимер ватыгы итеп тапшыруы да гөнаһтыр. Әтигә хыянәт иткән шикелле. Заманы шундый... яхшы. Шулаймы? — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар