Логотип
Икенче ашлар

Баллы соус сибелгән тавык

Дүрт өлеш өчен: 1-2 килограммлы тавык, 50 г атланмай, 350 г кәбестә, 500 г кишер, 30 г он, 300 г яшел борчак, 250 г сөт, төелгән борыч, 1 чәй кашыгы бал, 1 чәй кашыгы горчица һәм 1 бәйләм яшелтәмләткеч кирәк.

Иң элек тавыкны юып корытыгыз. Эчен һәм тышын тоз белән ышкып, канат һәм ботларын җеп белән бәйләгез.
Аннары тавыкны эретелгән атланмай белән майлагыз. Шуннан соң 2 аш кашыгы су салынган табага тавыкны түше белән куеп, мичтә 30 минут пешерегез.

Тозлы суда кишер һәм кисәкләп туралган кәбестә пешерегез. Алар өстенә яшел борчак өстәп, тагын биш минут кайнатып алыгыз. Шуннан бер стакан шулпа аерып алыгыз да атланмай, сөт, бал, горчица, төелгән борыч һәм он кушып, утта 5 минут дәвамында кайната-кайната соус ясагыз. Пешкән яшелчәләрне зур тәлинкә читенә матурлап тезеп, уртасына соус сибелгән пешкән тавык куегыз. Тавыкны яшелтәмләткечләр белән бизәгез.

фото: http://ovkuse.ru/recipes/farshirovannaya-kurica/


Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар