Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хатын-кыз – фәрештә ул!

Фирзәр Мортазин: «Тәкъдим ясап тормадым. Сыптырып алып кайттым кич. (Рәхәтләнеп көлә.) Туй да булмады, балдак та кидертмәдем. Үпкәләмәде, андый кеше түгел. Икенче көнне туганнар җыелышып утырдык та, өченче көнне икәүләп бәхет эзләп Златоустка чыгып киттек...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Фирзәр Мортазин – җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты;
гаилә стажы – 42 ел; 
балалары – Чулпан, Ленар;
Оныклары – Алинә, Алисә, Сафина.

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Минем хатын шикелле булсыннар. Чибәрлеге дә булсын, акылы да. Дуслар төнге икенче яртыда чакырып шал тыраталар иде, «Ник барасың?» – дип әйткәне булмады. Хатын-кыз таныш булмаган ирләр янында аларны узып сөйләмәсен, сүзгә кысылмасын иде ул. Һәр кеше үз урынын белергә тиеш. Бер дә таныш булмаган хатын-кызның сүзгә килеп кушылуын, гомумән, яратмыйм. Матурлыкка карамыйм. Кемнең кем икәне ике сүз алышуга ук аңлашыла. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Тиз үпкәләвен. Хатын-кыз бик тиз үпкәли инде ул. Ачыктан-ачык хыянәт итмәсә, барысын да гафу итәсең. Бер-береңә үпкәләп йөрү ике көннән артмаска тиеш. Үпкәләшкәндә, беренче үзем сөйләшә башлыйм. Бик кызу мин, әмма бервакытта та кул күтәргән кеше түгелмен. Гаилә өчен янып-көеп яшим. Шуңа хыянәттән башка барысына күз йомам.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Ялган сөйләгәнне һәм хыянәтне. Анысын да үзем күрсәм генә. Кеше сүзенә карап яшәргә ярамый. Хатын-кыз хыянәте ирләрнең мин-минлегенә бик нык тия. Сине хөрмәтләмәү дигән сүз ул. Аннан соң хатын-кыз ул – матурлык. Хатын-кыз ул – фәрештә. Аны ир-ат белән чагыштырып та булмый. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Аның бөтенесе бер кешедә булырга тиеш. Икесен бергә үзендә туплаган хатын-кызлар бар. Андый гаиләләрне күп беләм. Бәлки, аларга карап без дә үрнәк алганбыздыр. Мин, кая барсам да, хатын белән йөрергә яратам. Өйдә дә: «Кил әле, утыр, сөйләшик», – дим. Хатын-кыз бит ул өйдә гел нидер эшли. Миңа бер-береңне аңлап, киңәшеп яшәгән тормыш ошый. Кайбер гаиләләрдә ир белән хатын бер-берсеннән сер саклый. Без барысы турында да утырып сөйләшәбез. Заманында миңа икешәр капчык хат килә иде. Икәүләп утырып укыдык. Анда төрле хатлар бар иде. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә! Бергә озак еллар яшәгән саен, бер-береңә ярашасың. Дус та буласың, ике көн күрми торсаң, сагынасың. Менә мәхәббәт шул инде ул.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Тәкъдим ясап тормадым. Сыптырып алып кайттым кич. (Рәхәтләнеп көлә.) Наилә белән без бер авылдан. Мин ике сыйныф алдарак укыдым. Ул мине мәктәптә белмәгән. Өченче курстан соң каникулга кайткач, абыйлары белән бергә су коенырга барган идек. Ул да утырып барган булган. «Безгә мондый егетләр эләкмәс инде дип уйлаган идем», – ди ул шул вакытларны искә төшереп. Чәче озын, матур итеп киенгән, ябык вакыты. Укып бетереп, клубка эшләргә кайттым. Элек «вечер»лар була иде. Шунда таныштык. Ул әле кичке мәктәптә укый иде. Ике ел йөрдек тә өйләнештек. Хәзерге кебек төчелә-неп тәкъдим ясаулар булмагандыр ул чакта. Кич чыккач: «Әйдә, кайтабыз», – дидем дә алып кайттым. Туй да булмады, балдак та кидертмәдем. Үпкәләмәде, андый кеше түгел. Икенче көнне туганнар җыелышып утырдык та, өченче көнне икәүләп бәхет эзләп Златоустка чыгып киттек. Балдакны бер елдан соң кидерттем. Мин үзем аны бик тиз салдым – әткәйгә бирдем. Наилә дә кими.
 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр, шулаймы? 
– Юк инде. Әнисенә охшаган кыз булса, әнисе көнләшә башлый. Андый гаиләләр озак яши алмый. Хатын белән әниеңнең җаннары охшаш булсын. Ул яктан бәхетлемен. Әнкәйнең үлгәненә унбиш ел, һаман сагына аны хатын. Бик нык дус яшәделәр. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
 – Исәп-хисап буенча өйләнгән ирләр бар. Аннан үзенең юк кеше икәнен яши-яши аңлый. Хатын акчаны күп эшлә-гәч, ул командир була инде. Заманында Наиләнең миннән күп эшләгән вакытлары булды. Жәлли идем. Нужа күрде. Аннан соң өйдә тавыш акча җитмәүдән дә чыга. Концерт-лар белән йөри башлагач, тормыш бөтенләй икенче төрле төсмер алды. Иркенәйдек. Ун ел эшләде дә, аннан соң өйдә булды, эшләмәде Наилә. Юк, дөрес әйтмим, хатын-кызның эше, Алла сакласын, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Җирәнгеч инде. Ир-ат ясарга тиеш нәтиҗәне. Хатын-кыз яратып, ир яратмаса, нәрсә була инде ул?! Ир бик тиз үзгәрәчәк. Сәхнәгә менеп, колакка пышылдап мәхәббәт аңлатучылар булды. Мин аны бервакытта да җитдигә алмадым. Наилә апагыз белән дә мәхәббәт турында сөйләшеп утырмыйбыз. Ул күзләрдән, кылган эшләрдән күренә. Хатын-кыз үзен ир беренче булып мәхәббәт аңлатырлык итеп тотарга тиеш. Менә шул вакытта чын хатын-кыз була инде ул! Ир кеше яратуын әйтсен ул, хатын-кыз әйтмичә генә яратсын. Яраттыра алсын. Хәйләкәр булсын. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Хәзер акча җәлеп итә. Миңа бер акыллы кеше: «Нинди генә чибәр булып та, кесәңдә акчаң булмаса, синең белән беркем сөйләшми», – диде. Шундый замана килеп җитте хәзер. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
– Берни көтмим. Ничек бар, шундый мин. Килеп мактаганнарын яратмыйм, чөнки икейөзле кешеләр күп. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Матур һәм көчле хатын-кызлар тиктормый алар. Аңладыгыз инде, әйеме?! Матур булса, аны бөтен кешенең карыйсы килә. Шуңа уртача матурлыкта булсын инде ул. Көчле хатын-кызларга очраганым юк. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Хатын-кызның рульдә утыруын яратмыйм. Бик сак кына йөриләр, диләр алар турында. Дөрес түгел. Ул борылганда утын кабызып куя да, үзен хаклы дип уйлый – каршыңа килә дә чыга. Яратмыйм шуңа. Ирләр белән парлап аракы эчеп утырган, бездән дә узып сөйләп утырган хатыннарны яратмыйм. Спиртлы эчемлек эчкәннән соң теләсә нинди матур хатын ямьсезләнә. Бик чибәре дә!

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгыз-ны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?
– Мин исбатлыйм. Ахырга кадәр барам. Минем хатын йолдызлык билгесе буенча Чаян булса да, күбрәк ул юл бирә. Наилә дә хаклы була, әмма минем аста каласым килми. Дөрес түгеллегеңне ничек танымак кирәк?! Мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм: бер ир дә танымаячак аны. (Көлә.) Кайвакыт хаксызлыгыңны да беләсең, әмма барыбер үзеңнекен исбатларга тырышасың. «Без – хуҗа, без – баш», – дип йөрибез, ләкин хатын-кыз үзенекен эшләми калмый. Геройланабыз гына инде. (Көлә.)

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арыпталып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Кайчан кайтсам да, хатын йокламыйча көтеп тора. Иртәнге өчләрдә-дүртләрдә гастрольләрдән кайткан вакытларда да йокламый, өстәл әзерләнгән. Казанга килгәч: «Наилә, бүген кайтмыйм. Зинһар, йокла, яме», – дип шалтыратсам, йокларга мөмкин. Күбрәк Салаватларда кунам. Аның хатыны Ләйсән дә шулай. Йокламый көтеп тора, өстәле әзер. Безнең хатыннар бу! Башкаларныкын белмим. Наилә берәр кая китсә, пешереп, полуфабрикатлар ясап калдыра. Бер айга җитәрлек итеп әзерли. Үзем пешермим. Минем бит хатыным бар. (Көлә.) Безгә берәр кунак киләсе булса, ул ике көн йокламый әзерләнә башлый инде. Күрше-ләр бик яхшы безнең. Алар кереп җитә. Субботник оештырып, пилмәннәр ясап аталар. Гомер буе шулай яшәдек. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Наилә миннән алда киенеп куя. Кибетләрдә көтеп утырганда гына ачу килә инде. «Теге бетерә дип йөрим», – ди үзе дә. (Көлә.) Аның өчен ызгышкан юк. Кеше яши-яши бербөтенгә әйләнә. Аларны аерып алып булмый. Без дә шулай. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм иң ошамаганы?
– Бәйрәм саен бүләк бирешә торган кешеләр түгел без. 8 Мартка чәчәк алып кайтсам да: «Ике көндә шиңә ул, акча әрәм итеп нигә алдың инде? Нәрсәгә кирәк ул миңа, Фирзәр», – ди. (Көлә.) Бүләк дип тормыйбыз, нәрсә кирәк, шуны барабыз да сатып алабыз. Наилә 60 яшемә 60 мең акча җыйган. Шуңа исем китте инде. Әкренләп җыйган бит ул аны. Туган көнемә ау мылтыгы алып бирде. Дуслар белән ауга чыгар өчен генә инде ул мылтык. Рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп кайтасың шуннан. Мин киекләрне атарга жәллим, әмма янымда мылтык булсын. Наиләгә бүләкне үзеннән сорап кына алып бирәм. Нигә кирәкмәгән әйбер алырга? Мин романтик түгел. «Үчти-үчтиләр»не, гомумән, яратмыйм. Әмма Наилә белә: ул булмаса, мин дә булмас идем. Өйдә көтеп торучың булмаса, менә монда килеп җырлыйсы да килмәс иде. (Интервью концерт алдыннан алынды. – Ред.) Хатын-кыз – яшәүнең яме. Бер-береңне ихтирам итеп, кирәклегеңне белеп яшәгән вакытта гына яшәү ямьле була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шээп. Бик эчкерсез кеше икэн Фирзэр абый. Укыганнан сон, Фирзэр абыйга хормэт ем артты.

    • аватар Без имени

      0

      0

      С характером оказывается он.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сын татар мужигы- талканы коры, әмма гаилә дилбегәсе анда

        Хәзер укыйлар