Г. Камал театры артисты Әзһәр Шакиров тормышыннан кызыклы фактлар

1. 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Ташлыяр авылында туа.
2. Г. Камал театрында уйный башлавына 2021 елда 60 ел була.
3. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты.
Артистка Нәҗибә Ихсанованың авылдашы, классташы.
4. Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда гына чын театрны, тере артистларны күрә.
5. "Күктау", "Бөркетләр", "Зөләйха" татар фильмнарында уйный.
6. Үз тормышы турында "Язмыш" китабын яза.
7. "Ак чәчәкләр" телефильмында профессор Әбүзәр Таһиров роле белән табибларның мәхәббәтен казана.
8. Театрда эшләү дәверендә 150 дән артык роль уйный.
9. Хисчән рольләр башкарганга "елак артист" дигән кушамат тагалар.
10. Юкка чыккан авылының зиратын яңадан эшләтеп җибәрә.
11. Күтәрелеп китүенә телевидение ярдәм итте дип саный.
12. Аның турында үзсүзле, үҗәт, буйсынырга яратмый торган артист диләр.
13. Иң карт кешеләрне уйнауны һәрчак аңа тапшыралар.
14. Төркиягә гастрольләр белән баргач, башка әләмнәр арасында Татарстанныкын да күреп, күзләренә яшьләр килә.
15. Милләт язмышына кагылышлы һәр чарада ул актив катнаша.
Эльмира Закирова әзерләде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.