Кайчандыр Казан мәдәният институтының хореография факультетыннан татар эстрадасы бүлегенә тәвәккәлләп күчмәсә, бүген, бәлки, Данир Сабиров атлы артистны белмәс тә идек. Хәер, җырчы булмаса, мөгаен, биюче яки данлыклы көрәшче булыр иде ул. Ә бәлки... баянчы?! Әйе, әйе, болары да җырчы һәм пародияләр остасы Данир Сабировның һөнәрләре. Бию дә, көрәш тә (2006 елда Азнакайда үткән республика чемпионатында Татарстан чемпионы исеменә лаек була) аның кечкенәдән яратып шөгыльләнгән хоббие. Ә баян – анысы инде бабасы киңәшен тотып.