Логотип
Икенче ашлар

Тиз, җиңел һәм фигура өчен зыянсыз сый



Файдалы иртәнге ашлардан берсе - тавык түшеннән паста. Бу пастаны кичтән әзерләп куйсагыз әйбәтрәк булыр. 

Кирәк: бер тавык түше, 1-2 тозлы кыяр һәм яшелчәләр кушылган эремчекле сыр (70 гр). 

 

Күкрәк түшен пешереп алабыз. Әзрәк суынгач, түшне сөякләрдән аралыйбыз, вак кисәкләргә турыйбыз һәм блендер яки ит чыгарткыч белән ваклыйбыз. 



Вак итеп туралган кыярны һәм эремчекле сырны өстибез. 



Массаны яхшы итеп болгатабыз. Паста тоташмаса, тагын бераз сыр өстәргә була. 

Инде эш тәмам! Паста әзер. Контейнерга тутырып суыткычта саклыйбыз. 



Хлебецка яки чүпрәсез ипигә ягып ашагыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар